“Татар тарихы. Альтернартив караш».
Автор Илдус Хуҗа (Илдус Әбүбәкер улы Хуҗин). 06.03.2015 елда Казан
шәһәрендә “Отечество” полиграфик үзәгендә нәшер ителде.
Тышлыкның беренче битендә рәссам Рушан Шәмсетдинов эше.
Илдус Хуҗа
Татар тарихы
Альтернатив караш
А в т о р д а н
Н.М.Карамзин XIX гасырның башында үзенең “Россия империясе тарихы”на кереш сүзендә яшермичә әйткән: “Тарих ялган белән тулы, дип әйтәләр. Аңарда, кешенең һәрнинди гамәлендәге кебек, ялган кушылдыгы бар, ләкин хакыйкать азмы-күпме саклана, һәм кешеләр хакында, аларның гамәлләре турында хәбәрдар булу өчен безгә шул кадәресе дә җитә”.
Бу язманың авторына, Русия һәм татар тарихын әле өйрәнә дә башламаган, 6 сыйныфта укучы татар балаларына шундый сорау бирергә туры килгән иде: “Сез татарлар турында ниләр беләсез?”. Шушы ук мәктәп укытучысының ана телен ярыйсы гына белгән улы кулын күтәрде дә җавап бирде: “Татары - наши враги”. Бу фаҗига түгелмени? Бу баланы бит урыс укытучылары укытмаган. Менә шулай итеп без үзебез балаларыбызны урыска әйләндерәбез. Ә яшь буынны ана теленнән яздыру балалар бакчасыннан башлана, чөнки анда ук инде балалар белән урыс телендә генә сөйләшү гамәлгә кертелгән. Чөнки, беренчедән, тәрбия-укыту програмнары шулай төзелгән. Икенчедән, тәрбиячеләр, бәлки, кайсыбер эшләрен татар телендә алып та барырлар иде, ләкин ана телен белүләре чамалы, ә балалар өчен татарча җыр-биюләрне, уеннарны бөтенләй дә белмиләр.
Ул гына да түгел, хәзер инде саф милли гаиләләрдә дә, бигрәк тә Татарстаннан читтәге регионнарда, яңа туган бала белән урысча сөйләшә башлыйлар. Һәм ни кызганыч, баланың теле ана телендә “әннә” дип ачылса да, аны “мама” дип әйтергә өйрәтәләр. Шул рус тел белән ул үсә дә. Инде аңлашыла ки, Русиянең регионнарына сибелгән һәм барлык татарларның күпчелеген тәшкил иткән милләттәшләребез арасында тагын ике буыннан соң (50-60 ел) татарча сөйләшү бары тик картлар арасында гына калачак. Ни аяныч, күренекле мәгърифәтчебез Гаяз Исхакыйның Ике йөз елдан соң – инкыйраз”, дип язып калдыруы дөрескә чыгу алдында, әйтерсең лә ул безне программалаштырып куйган.
Күп кенә ата- аналар балага ана теле өйрәтү файдасыз, ул аңа тормышта кирәк түгел, дип исәплиләр. Ләкин бу зур хата. Урыс телен бала ата - анадан башка дә өйрәнә, чөнки тормыш шулай төзелгән. Ә ике тел белгән кеше ул инде галимрәк, күбрәк белгән кеше. Ә өч тел белгән кешене инде зыялы дип әйтә алабыз. Аның дөньяга күз карашы киң, ул урыс дөньясында да, татар дөньясында да үзен иркен тота.
Шунсы да бар, теленнән читләштерелгән бала, ата- анадан да, әби-бабайдан да, туган- тумачасыннан да читләшә. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр өстә-өстән генә, тирәнгә кермичә генә алып барыла. Ә алардан туган яртылай урыс балалар инде ят кешегә әйләнә башлый. Яшь аналарыбыз, әбиләребез сабыйларына инде “Газиз балам! Бәхетем! Йөрәгем парасы! – дип, бишек җырлары җырлап, хикәятләр сөйләп үстермәячәкләр, чөнки бала аларны аңламаячак. Ләкин, кызганычка каршы, без шуны аңламыйбыз. Ләкин гаеп монда тулысынча ата-анада гына да түгел. Мәктәпне бетереп, шәһәргә барып укырга кергәндә, татар баласында милләтебезгә хас булган мескенлек, тулы кыйммәтле булмаганлык комплексы инде ныклы урын алган булуында да, һәм ул татар кешесен кабергә кадәр озатуында да ата-ана гына гаепле түгел. Нигә соң бу болай? Чөнки без шундый шартларга куелганбыз. Кызганычка каршы, безнең моңа каршы торырлык көчебез дә, мөмкинлегебез дә һәм, дөресен әйткәндә, теләгебез дә чикле. Ә моның тамырлары тарихта. Шунда ул, безне хурлыкка төшергән, исемнәребездән оялып йөри торган, милли үзаңыбызны, кем әйтмешли, плинтустан түбән төшергән мәхълукларга әйләндергән ялган тарихи вакыйгалар турындагы язмалар.
Татар кешесенең милли үзаңын бары тик бер юл белән генә күтәрергә буладыр. Ул да булса, аның чын тарихын булдыру, ул тарихтагы уңай вакыйгаларны, дәверләрне ачыклау, халкыңның мескенлеген түгел, батырлыгын, кыюлыгын күрсәтү. Һәм ул тарихны һәр татар кешесенә җиткерү. Әгәр дә татарның милли үзаңы милләтенең тарихы биеклегенә күтәрелә алса, татар нинди шартларда да телен, мәдәниятен һәм гореф – гадәтләрен югалтмас иде, чөнки аңа милләте өчен горурлык хисе көч бирер иде.
Милләтебезне саклау гади сүз генә түгел, һәм ул дөньялык өчен генә кирәк, дип һич әйтә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә милләтләрне үзе яраткан һәм аларны саклау фарыз дигән, бу турыда Корьән әйтеп тора. Безнең борынгыдан яшәгән ата-бабаларыбыз меңнәрчә еллар эчендә халкыбыз, динебез саклансын өчен зур сугышларга чыкканнар, каннарын, гомерләрен биргәннәр. Ә хәзер без, аларның ваемсыз һәм рәхмәтсез балалары, җиңел генә башка милләт кешеләренә әйләнәбез. Моны күреп, ата-бабаларыбызның рухлары, җаннары бик әрни булыр.
Тарихыбыз турында
(Кереш)
Татар тарихы. Мондый бәхәсле, фаҗигалы тарих бармы соң бу дөньяда? Кемнәр генә язмаган татар тарихын. Ләкин барысы да татарны монгол белән бәйләп, халкыбызга тузга язмаган нахак гаепләр таккан, һәм бу җәбер хәзергә кадәр дәвам итә. Хәтта үзебезнең татар галимнәребез-тарихчыларыбыз да, нигездә, шушы ялган тарихны яклый. Алар бары тик шуны бераз йомшарту, шомарту һәм бизәү белән генә шөгыльләнәләр.
Икенче, капма – каршы чиккә таба омтылу да бар. Ягъни халкыңның үткәнендәге, башкалар өчен күңелгә ятышсыз булып күренгән ялган фактларны яшерергә тырышу. Һәм дә шул максат белән халкыңның исемен алмаштыру, башка кавемнәр исеме (мәсәлән, болгар) астына качарга омтылу. Монсы гамәл дә, әлбәттә, беренчесе белән бәйләнгән.
Ләкин тарихны болай тасвирлау белән һич килешеп булмый, чөнки күп санлы тарихи чыганакларда татар кавеме меңнәрчә еллык тарихы булган бөек халык итеп тасвирлана. Аларны укыганда йөрәк еш тибә башлый, халкыбыз өчен горурлык хисе кабына һәм ул инде бервакытта да сүнми. Җитмәсә, XVIII гасырга кадәр булган рус һәм чит ил елъязмаларында, тарихи чыганакларда татар-монголлар дигән халык турында бер сүз дә юк, дип әйтергә була, анда бары тик татарлар турында гына язылган (Татар-монгол дигән сүзне 1817 елда Христофор Крузе “Европа атласы” дигән язмада башлап куллана). Кыскасы, традицион тарих күп сораулар тудыра һәм аларга бу рәсми тарих кысаларында җавап табып булмый. Гомумән, татар тарихын татар-монголлар, булгарлар тарихы белән бутауның максаты бер генә: татарның тарихын юкка чыгару, аны ярым кыргый, дәүләтчелексез кавемнәр рәтенә кертү, халкыбызга җир йөзендә үз дәүләтен корып яшәргә юл куймау.
Дөрес, соңгы елларда кайсыбер галимнәр, тарихны популярлаштыручы язучылар булып үткән вакыйгаларны башкачарак фаразлыйлар, үзләренчәрәк тасвирлыйлар. Монда А.Фоменко, А.Бушков, В.Томсинов, К.Пензев, А.Баяр, А.Мурад, Д.Калюжный, М.Гайнетдин, Г.Еникеев, Р.Безертдинов һ.б. кебекләр күздә тотыла. Әлбәттә, аларның кайсыберләре профессиональ тарихчы түгел, ләкин, шуңа карамастан, аларның тәгълиматлары кеше ышанырлык түгел, дип әйтеп булмый, чөнки алар тарихны кайсыбер академик тарихчылар кебек власть башында торучыларга ничек кирәк шулай үзгәртмиләр һәм үзләре уйлап чыгармыйлар, инде танылган, бөтен дөньяга билгеле булган тарихчылар язмаларына гына таянып эш итәләр, бары тик тарихта булган фактларның мәгънәсен генә үзләренчә аңлаталар, һәм бу юнәлештә мантыйкка таянырга тырышалар. Иң мөһиме – алар тарихны халык аңлый торган телдә язалар. Кайвакытта академик тарихчылар тарафыннан “яшерелгән” тарихи материалларны да әйләнешкә кертәләр.
Әле әйтеп кителгән “халык тарихчылары”ның (бу яңа термин) язмаларын укыгач, төрле хисләр туа. Эш шунда ки, аларның кайсылары төрки - татар тарихын тамырдан үзгәртә (А.Бушков, А.Бояр, К.Пензев, Г. Еникеев һ.б.), ә кайсыберләре татарны бөтенләй тарихсыз калдыра (А.Фоменко һ.б.). Без бу гамәлләрдән хәбәрдар булырга тиешбез. Соңгы берничә дистә еллар күрсәткәнчә, дөньяда, тормышта һич көтелмәгән үзгәрешләр, җәмгыяви зилзиләләр куба тора. Булмас дип кем әйтә ала, әлеге “халык тарихчылары” тәкъдим иткән, безгә көлке тоелган фаразлаулар берзаман Русия дәүләтенең (дөресрәге, рус милләтенең) инде күптән эзләгән милли идеясе булып китмәсме? Һәм без тарихсыз калмабызмы? Димәк, татарга уяу булырга, тарих актарылып яңадан языла башласа, үз тарихын булдыруны үз кулына алырга кирәктер.
Укучылар игътибарына шуны да җиткерәсе килә: автор монда хәзерге вакытта билгеле булган татар тарихын сөйләп чыгуны бурыч итеп куймый. Чөнки, беренчедән ул Русия тарихы белән үрелеп бара. Икенчедән, татар тарихы, ялган булса да, ул бик катлаулы һәм бай эчтәлекле, һәм аны тасвирлар өчен берничә том китап язарга кирәк булыр иде. Һәм ул томнар тарихчылар тарафыннан язылганнар да инде.
Шунсын да искәртеп китү кирәк: авторның бурычы - ниндидер гадәттән тыш зур гыйльми эш башкару түгел һәм, әлбәттә, бу әсәр, чын мәгънәсендә фәнни хезмәт түгел, һәм бу мөмкин дә түгел, чөнки автор – гади язучы. Әмма эш шунда ки, ул тарихи вакыйгаларны үз күзлегеннән чыгып ачыклаячак, үзенең фикерләрен җиткерәчәк, һәм үз әсәрен халкыбызга аңлаешлы телдә язачак. Төп теләк – милләттәшләребезнең үз тарихына игътибарын булдыру, аны белергә тырыштыру. Халкыбызның үзенә лаек булган тарихын ачу һәм шуның аркылы татарның абруен тиешле баскычка күтәрү. Әгәр дә һәр татар кешесе үз милләте белән горурланса, аны яратса, телен, моңнарын онытмаса – йә Хода, тагын нәрсә теләргә кирәк булыр иде! Ул бит беркемнән дә үзен кыерсыттырмас иде. Ләкин моның өчен йөзебезне кызартмаслык, телебезне йоттырмаслык, исемнәребезне яшертмәслек милли тарих кирәк. Булганмы соң ул? Әлбәттә, булган. Татар тарихы – бөтенләй башка тарих. Ләкин, күңел сизә, ул яшерелгән. Автор шуны эзләү юлына басты. Нәрсә килеп чыгар – ансын Аллаһ белә!
Ошбу язмага кертелгән мәгълүматларны җыйганда төрле чыганаклар файдаланылды: кайчандыр укып, күңелгә сеңеп калган тарихи истәлекләр, кулда һәм китапханәләрдә табылган тарихи әсәрләр, электрон ресурслардагы материаллар. Шулай итеп, алга, хөрмәтле укучы!
Татарларның ата-бабалары
Татарлар үз ата - бабаларын җиденче буында Нух улы Яфәстән (Иафет) туган Татар хан белән бәйлиләр (Рәшидетдин. “Еъязмалар мәҗмугасы”). Ә Татар ханны якутлар (саха) үзләренең бер хөрмәтле аллалары итеп тә исәплиләр икән. Бу исә татарлар белән якутларның нәселдәш икәнен генә күрсәтеп калмый, ә бәлки татар тарихының тамырлары бик тирәндә булуын, һәм шул ук вакытта татарның абруеның бик югары булганлыгын белдерә (Г.Миллер буенча.) Әлеге тарихи фактлар “татар” сүзенең килеп чыгышы турында төрле уйдырмалар йөртүне дә әдәпсезлек һәм татар тарихын юкка чыгару юлын эзләү икәнлеген аңлата. Мәсәлән, башка йөзләрчә-меңнәрчә сандагы милләтләр исеменең мәгънәсен беркем дә эзләми бит.
Галимнәр төрки - татар кабиләләренең барлыкка килү һәм үсеш урыннарын киң Евразия регионнары дип күрсәтәләр. Мәсәлән, яңа эрага кадәр X – VII меңъеллыкларда мезолитик мәдәни – иктисадый сөрешләр нигезендә IV – III меңъеллыкларда Евразия далаларында һәм бигрәк тә Идел – Уралда курган археологик культурасы барлыкка килә. Аның “тумыш” урыны Идел - Җаек аралыгында була. Ул вакытта яшәгән кешеләр европеоидлар булып, араларында монголоид (лапоноид) билгеләре чагылганнары да була. М.Н. Герасимовның объектив тикшеренүләренә нигезләнгән бу ачышлар, шул вакытлардан бүгенге көннәргә кадәр шушы регионнарда яшәгән халыкның (төркиләрнең) антропологик яктан үзгәрмәгәнлеген күрсәткән (Лайпанов К.Т., Мизиев И.М., 1993, 20, 25). Димәк, Идел – Уралда яшәгән халыклар – автохтоннар, беркем – беркаян күченеп килмәгән, һәм бу 5-6 мең ел дәвамында шулай бара. Дөресрәге, күчеп килгән кабиләләр булган, мәсәлән булгарлар һәм башкалар, ләкин алар шунда электән яшәгән кавемнәр тарафыннан ассимиляцияләнә килгәннәр (автор). Әлбәттә, бу татарларга шул тирәләрдә яшәгән барча халыклардан да бигрәк кагыла, чөнки алар элек тә шул җирләрнең хуҗасы булганнар, хәзер дә төшеп калганнардан түгелләр. Ә тарихи китапларда күп мәртәбәләр телгә алынган байтак кавемнәрнең хәзер исеме генә калган.
Идел - Урал зонасы өчен Ананьино археологик культурасын өйрәнү нәтиҗәләре дә бик мөһим. Әлеге тимер гасырына нисбәтле археологик культура Кама, Урта Идел, Вятка һәм Агыйдел бассейннарында таралган була. Бу культура кабиләләре җир эшкәртү, терлекчелек, сунарчылык һәм балыкчылык, металл эшкәртү (бронза, тимер) белән шөгыльләнгәннәр (БСЭ, III изд., т. 1, 572). Ананьино культурасы кабиләләрен, гадәттә, финно – угорларга нисбәтлиләр. Ләкин аларның киң таралган зоналары үз эчләренә төркиләрне һәм финно – угорларны керткән скифларның яшәү зонасы һәм вакыты белән туры килә. Урал һәм Идел буе бу вакытта суар һәм аслар, көньяктан күчкән саклар белән тулган була. Ә саклар – шул ук скифларның икенче төрле әйтелеше генә бит.
Яңа эраның IV – VII гасырларында Кама һәм Идел буйларын Имән кискә археологик культура кабиләләре биләгән. Әлбәттә, традицион тарих даирәләре, төркиләр бу урыннарга IV-VII гасырларда гына килгән, алар күчмәләр булган дип, боларны төркиләргә “бирми” һәм үз сүзләрен исбат итү өчен тагын тарихны үзгәртергә маташа.
Әлбәттә, күчмәлек борынгы төркиләрнең тормыш рәвеше булган, ләкин булгарлар һәм татарларның бер өлеше кебек җир эшкәртүчеләребез дә булган бит әле. Һәм болары белән тегеләренең контактыннан хәзерге заман татарлары килеп чыкмаган, дип кем әйтә ала? Җитмәсә, күчмәлек далада яшәгән халыкларга хас, ул шундагы яшәү технологиясы. Ә Урта Иделдә һәм Уралда күчмәлек була алганмы соң?
Татар тарихын Ауропа һәм Русия тарихчылары һуннар (гуннар) һәм монголлар белән генә бәйлиләр. Янәсе, татарларның ата-бабалары һуннар кайдадыр ерак көнчыгышта монголлар һәм кытай халыклары белән бергә яшәгән һәм берничә дистә төрле кавемнәрдән торганнар. Һуннар соңрак дистәләгән ханлыкларга бүлгәләнгән һәм шуларның берсе татарлар кавеме булган. Ләкин бу тарихны укыган кеше шуны уйламый, йөзләрчә-меңнәрчә еллар Ерак Көнчыгыштагы тулысынча монголоид расасына керүче халыклар белән бәйләнештә көн күрүче татарлар үзләре дә шундый ук булырга тиешләр иде. Мондый уйны без исәпкә бөтенләй алмыйбыз. Чөнки әлеге фикер татарның рәсми тарихын шундук юкка чыгара башлый.
Рәсми тарихны яклаучы барлык авторлар да диярлек бу борынгы кавемнәрне бары тик тискәре яктан чыгып кына тасвирлыйлар. Ләкин шул ук тарихтагы һун-төркиләрне мактап язган авторлар да юк түгел. Бу җәһәттән күренекле язучы, тарихчы Мурад Аджины китерергә була. Ул борынгы заман тарихында һуннарның һәм төркиләрнең ролен бик югары күтәрә (М.Аджи “Полынь половецкого поля», “Тюрки и мир”). Аның сүзләренчә, Европа һәм Русия тарихчылары тасвирлаган ярымкыргый күчмә һуннар тарихы дөреслеккә якын да килмәгән. Алтай тауларында яшәгән бу кавем (һәм аларның дәвамчылары – төрки кабиләләр), тимер ятмаларына тап булгач, чуен һәм корыч кою, алардан көнкүреш кирәк-ярагы, җир эшкәртү һәм сугыш кораллары әзерләүне ныклап башлый. Бу хәл төркиләр тормышын тамырдан үзгәртә, төркиләрне икътисадый, мәдәни уңышларга ирештерә. Халык саны тиз арада нык кына арта, һәм Алтай тауларына сыймый башлаган төркиләр далаларны үзләштерә башлыйлар. Бу инде “Бөек күченү” чоры башлану дип атала. Шул вакытларда һун - төркиләрнең бер зур өлеше ярым - күчмә тормышны үзләштергән, чөнки яшәү шартлары шуны таләп иткән.
Һуннар, М.Аджи буенча, далаларны үзләштерүне һәм яңа җирләргә күченүне гаять киң фронтта алып баралар – Индостаннан Кече Азиягә һәм Европага кадәр, икенче яктан, Себер, Урал, Кыпчак далалары, Карпат таулары аша тагын Европага кадәр. Ул гына да түгел, һуннар һәм алар составындагы төркиләр Аппенин, Пиреней, Британия, Скандинавия ярыматауларына үтеп керәләр. Төп урнашкан, дәүләт төзегән җирләре булган Азиядән алып Паннониягә кадәрге тарихи мәйданнарда алар телләрен, мәдәниятләрен озак кына саклап калалар, ә менә бөтен Европага таралганнары әкрен - әкрен шунда йотылалар. Шулай булса да күп җирләрдә аларның бераз гына үзгәртелгән исемнәре, топонимнар кала. Европадагы ат менгән рыцарьлар да һуннар токымы, джентльменнар да төркиләрдән калган югары катлам вәкилләре булган һ.б. Һуннарның куәте һәм шанлылыгы турында Атиллага килгән Византия илчелеге әгъзаларыннан берсе Приск Панияле һәм, аңа таянып, Иордан язып калдырган. Алар, һәрвакыт күчмә халык, дип тәкърарланган һуннарның шәһәрләренә баралар (Приск Панияле), һәм аларның утрак тормышлы халык та булганлыгына укучыны инандыралар. Әлбәттә, һуннарның утраклыгын алар үзләре күптән белгәннәр.
Әнә шул һәм башка чыганаклар нигезендә булса кирәк, танылган татар тарихчысы Г.Гобәйдуллин да (1887—1938) үз фикерләрен бәян кыла. «Тарихи сәхифәләр ачылганда» (Казан, 1989) дип аталган китабында урын алган мәкаләләрнең берсендә ул Атилла турында болай яза: «Һуннар Атилла исемле ханнары заманасында бик куәтләнеп китеп, ул заманның иң куәтле булган Европадагы империяләрне дер селкеткәннәр. Хәзерге Франция, Германия, Италиянең җирләрендә һун атларының тоякларыннан күтәрелгән тузан бик еш күренәдер иде. Истанбул, Рум кебек зур шәһәрләрдә торган императорлар Атилладан мәрхәмәт сорап ялварганнар, әллә никадәр алтын, бүләк биреп кенә үзләренең җирләрен һуннардан котылдырып торганнар».
Һуннарның тагын бер казанышы – бөтен дөньяга бер алла дине идеясен тарату. Һуннарда һәм төркиләрдә бер алла - Тәңре дине булганлыгы күпләргә мәгълүм (бу диннең бер аллалык идеясе һәм кайсыбер йолалары соңрак азрак үзгәреп, христиан, ислам диненә һәм башка диннәргә дә күчкән).
Тәңречелекне (белеп тә, белми дә) ниндидер ярымкыргый кабиләләргә хас булган шаманлык белән бутау гадәте бар. Бу - әлеге дә баягы безнең ерак ата-бабаларыбызның тарихта тоткан урынын түбәнәйтү, кимсетү максаты белән эшләнәдер.
Тәңречелек – яңа эрага кадәр үк Азияда таралган бер аллага ышану дине ул. Һәм бу хәл татар халкы яңа дингә - исламга күчкәч тә дәвам иткән. Моны XV гасырларда халык тарафыннан иҗат ителгән “Идегәй” эпосында күрергә була. Беренчедән, ул вакыттагы ата-бабаларыбыз Аллаһы Тәгаләгә инанганнар, намазлар кылганнар һәм башка фарыз гамәлләрне үтәгәннәр. Шул ук вакытта Тәңрене дә онытмаганнар: “Болытлар күкне каплады, Кара болыттан караңгылык таралды, җир селкенде һәм яшен уты кабынды, күкләр күкрәде – Тәңре – бер Алла!...” , дип фаразлаганнар.
Ул гына да түгел, автор бу диннең XX гасырга кадәр татар кешесенең күңелләрен биләп торганлыгын исбатлый ала. Тәңре аңлатмасы безгә кечкенәдән таныш, чөнки әле 40 - 50 еллап элек кенә безнең бабайларыбыз һәм әбиләребез Аллаһы тәгаләгә еш кына Тәңре дип дәшәләр иде һәм ислам кушканча аңа багышлап намаз укыйлар иде. Һәм алар моны чын күңелдән, ике алланы бер затка берләштереп карыйлар һәм ышаналар иде. Ә башкалар тарафыннан бу гамәл табигый хәл итеп кабул ителә иде. Бу очракта алар хаклы булган дип уйларга кирәк, чөнки тәңречелек дөньядагы иң тәүге бер алла дине ул. Алып карыйк бабайлардан калган, XIX гасырда нәшер ителгән Рабгузиның “Пәйгамбәрләр кйссасы”н. Битләре саргаеп, гарәп хәрефләре коелырга тора бу китапның, ләкин әле укырлыгы бар. Ачабыз 44 биттәге “Нух (Ной, автор) кыйссасын”. “Нух пәйгамбәр мәшрикъдән мәгърибкә тикле: Тәңре бер дип, Мине аның пәйгамбәре, дип әйтең, ди”. Чыннан да, әле бу китап язылган XIV гасырда ук Тәңре Аллаһы дигән сүзне аңлаткан. Димәк, тәңречелек – шаманчылык дигән сүз ялган. Безнең бабаларыбыз борынгы заманнарда ук Аллага ышанган, дип әйтеп булмыймыни соң? Бу хәбәр бит ислам гарәпләргә татарлардан килгән дигәнне аңлата. Мурад Аджиның кайсыдыр китабын укыганда исемдә калган, ләкин артык игтибарны җәлеп итмәгән, ислам гарәпләргә төркиләрдән килгән, дигән мәгълүматы дөрескә чыга бит.
Тәңречелек әле борынгы Римда, Египетта, Византиядә, Иудеяда мәҗүсилек хаким иткән чакларда ук булган һәм аның барлыкка килгән вакытын беркем дә белми. Кайбер галимнәр тәңречелекнең Будда диненнән килеп чыгышын исбатларга тырышсалар да, моны дөрес түгел дип уйларга була. Чөнки “буддалык”та бөтен нәрсәне барлыкка китергән һәм бар нәрсәдән өстен булган бер аллага ышану юк. Шулай ук рух һәм материя дигән төшенчә дә кертелмәгән (БСЭ). Шулай булгач, тәңречелек буддалыктан аерылып чыкмаган, киресенчә, Тибет, Алтай төрки халыклары дөньясында туган һәм камилләшкән. Ул гына да түгел, тәңречелек - яңа эраның башларында гына барлыкка килгән Ибраһим пәйгамбәр диннәренең - Иудалык (элегрәк), Христианлык һәм Ислам нигезе булып тора дип әйтү дөреслеккә хилаф кылу булмас.
Виль Мирзаяновның Э. Паркер (“Татарлар. Бөек халыкның килеп чыгышы”) әсәрендәге сүзләренә таянып әйткән бер фикере дә бик кызыклы. Әле ике мең еллар элек яшәгән һуннар дуңгыз итен бөтенләй ашамаганнар. Бу нәрсә турында сөйли? Уйлап караганда, тәңречелек дуңгыз итен ашауны тыйган һәм бу гамәл соңрак ислам диненә күчкән, дип әйтергә була. Икенче яктан, мондый гамәл татарның милли гадәтләренең берсе булган, дигән фикерне нигезли. Бу җәһәттән шунсын да әйтик, археологик истәлекләр күрсәтүенчә, Идел-Урал тирәләрендә яшәгән борынгы кабиләләрнең дә дуңгыз ите ашамаганлыклары беленә. Ә бу бит әле ислам дине килгәнче үк шулай булган. Ләкин кайсыбер авторлар (бигрәк тә археологлар) Уралдагы археологик катламнарда дуңгыз сөякләре табылмый, димәк, алар монда исламны кабул иткәч кенә күчеп килгәннәр , дип тәкрарлыйлар. Аңлашыла ки, ата-бабаларыбызның борынгы заманнарда тәңречелек динен тотулары исәпкә алынмый. Тәңречелекне чын дин дип кабул итсәләр, тарих китапларын шундук үзгәртеп яза башларга кирәк булыр иде.
Борынгы төркиләр Тәңредән бәйле рәвештә тагын табигать күренешләренә дә табынганнар. Алар табигатьне җанлы күренеш дип кабул иткәннәр. Тәңре дине төркиләргә мәрхүм бабаларының рухын хөрмәт итәргә кушкан, тереклекне тоярга, аның белән гармониядә яшәргә өйрәткән. Тәңречелек сихер, шаманлык, тотемизм күренешләре белән бәйләнгән, дип әйтсәләр дә (Р.Мөхәммәтшин. Тәңречелек безнең юлмы?), моның белән килешеп булмый, чөнки һәр диннең йолалар белән бәйләнгән ягы бар. Без инде онытылган тәңречелек диненең йолаларын шаманлык дип кимсетергә хакыбыз юк. Билгеле автор күрсәтүенчә, безнең бабалар Тәңредән имин көн сорап йокыдан уянганнар, аңа рәхмәт әйтеп йокларга ятканнар. Бу дин аларны яздан – көзгә, көздән – язга керткән. Алар Тәңрегә дога кылып иген иккәннәр, мал көткәннәр, корбан чалганнар. Тәңре әләме астында Кытайдан алып Римга кадәр халыкларны буйсындырганнар, дөньяда тиңе булмаган Сөннәр иле, Төрки каганат, Кубрат дәүләте, Идел Болгарстаны, Кимәк каһанаты, Алтын Урда, Татар ханлыклары кебек империяләр төзегәннәр.
Безнең бабаларыбызның (өстәрәк әйтелгәнчә) Аллаһы тәгаләне Тәңре белән берләштерүе тикмәгә түгел, чөнки бу ике диннең философиясе охшаш. Икесендә дә бер алла гына бар. Христианлыктагы кебек алланы өчкә бүлеп карау (святая троица) юк. Шулай ук ясап куелган сыннарга, образларга (иконаларга) табыну рөхсәт ителмәгән. Һәм гомумән, төптән уйлаганда, Аллаһы белән Тәңре шул ук бер алла дип әйтергә була. Аларның мәгънәсе, асылы бер, ә йолалары башка. Ләкин бит күп диннәрнең йолалары меңнәрчә еллар эчендә байтак үзгәрү кичергән.
Өстә әйтелгәнчә, безнең әби-бабаларыбызның күптән түгел генә Тәңрене искә алулары аларның тамырлары Азия ягында да булгандыр, дип әйтергә мөмкинлек бирә, чөнки, ни әйтсәң дә, Тәңречелек шул яктарак таралган дин булган.
Өстә әйтелгәнчә, христианлыкның да кайсыбер атрибутлары һәм йолалары тәңречелекнекен хәтерләтә. Мәсәлән, тәңречеләрнең баш киемнәренең түбәсендә тигез яклы хач ясала торган булган. Руханиларның киемнәре христиан монахлар киемен хәтерләткән. Тәңрегә, кулларны алга сонып, уч төпләрен күккә каратып ялвара торган булганнар (М.Аджи. Тюрки и мир). Шуннан мөселманнардагы бит сыйпап дога кылу калгандыр (автор).
Тәңречелек, әкренләп үзгәрешләр кичерә - кичерә, диңгез юлы белән Төньяк – көнбатыш Африкага, Египетка күчә. Урта Азиядән Кече Азияга, Византияга үтеп керә. Менә шунда инде диннәр казаны кайный. Ике яклап килгән Тәңречелек идеяләре Египет – Фәләстин – Византия тирәләрендә христиан динен барлыкка китерә. Соңрак ислам да Тәңречелек нигезендә барлыкка килә, һәм ата-бабаларыбыз аның әле онытылып өлгермәгән үзенчәлекләре белән исламны баета.
Христианлыкның төп тармагы католиклар һәм носарилар (православие) диненә әверелә. Ә Европага күчкән һуннар өлешчә тәңречелектә кала, зур гына өлеше арианлык динен сайлаган була. Азиядә несторианлык (христианлыкның бер мәзһәбе) тарала.
Һуннарның, һәм аларның токымыннан булган төркиләрнең Европа халыкларына булган тәэсире дә көчле була. Мәсәлән, бу турыда Скандинавия сагаларындагы күп санлы фикерләрдән берничәсен китерәбез (Р.Нәбиев буенча).
“Скальд Стурлусон, шведлар үзләренең тарихи яшәү урыннары дип Доннан көнчыгыштарак булган “Асгард” һәм “Бөек Светьорд” (Скифия, автор) җирләрен атаганлыклары турында язып калдырган. “Кече Эдда” дигән әсәрендә Одинның (Скандинавия халыкларының алласы) үзенең халкын түркләр җиреннән алып килгәнлеге, аның Сигтуна дигән шәһәр салганлыгы һәм үз илендә төркиләр кануннары урнаштыруы турында язган.
С.Стурлусон үз язмасында шундый фраза китергән: “Азиядән килгән бу кешеләрнең теле Европа илләренең теле булды”. Борынгы сагаларда шулай ук Азияне мактау сүзләре китерелгән: Азия “бөтен яктан да матуррак һәм яхшырак, ә анда яшәгән кешеләр гакыллылык, көч һәм төрле белемнәр белән аерылып торалар”. Бу Азия җирләре дип Меот сазлары (Азов диңгезенең төньяк – көнчыгышында) дип аерып әйтелә. Ә бу бит нәкъ көнбатыш татарлары җирләре.
В.Н.Татищев та мондый хәбәр калдырган: швед тарихчылары Иоган Магнус һәм Рутберг язмалары буенча, швед корольләре татар ханнарының нәселеннән һәм аларның исемен йөртәләр икән. (Һуннар, булгарлар һәм татарлар турында Скадинавия чыганаклары. 2002 ел, Рөстәм Нәбиев, «Гасырлар авазы» журналы – №2 2002).
Бу турыда Мурад.А. да байтак язган (“Тюрки и мир”).
Тарихта Үзәк Азия татарларын бары тик монголлар белән бәйләп кенә карыйлар. Янәсе, хәзерге татарлар ул вакыттагы татарлар түгел. Тегеләре монголдан чыккан булганнар. Ләкин күп кенә чыганаклар элекке татарларның монголоид булмаганын күрсәтә. Мәсәлән, бу проблема буенча иң танылган белгеч исәпләнүче Лев Николаевич Гумилев буенча да, урта гасырлар татарлары монголоид түгел, ә хәзерге татарларга һәм татардан чыккан русларга охшаган булганнар. Башка авторлар да бу фикерне җөпли. “Татарлар кытайлылар кебек сакалсыз түгел, ә сарациннар, руслар кебек сакаллы булганнар”, - дип язган татарлар һәм Чыңгыз ханның нәселләре арасында 17 ел гомер кичергән итальян Марко Поло. Димәк, татарларның Азиянең көнчыгышында озак кына гомер кичерүләрен искә алып, аларның борынгы заманнарда Европа халкы булганлыгын, һәм тарихи вакыйгаларда катнаша – катнаша, көнчыгыш тарафына таралуларын фараз итәргә була. Бу хәл яңа эрага кадәр дип уйларга кирәктер. Искә төшерик, европалылар һәм урыслар да, имештер, үзләренең борынгы ата-бабалары арийларның кайчандыр күчмә тормыш алып барганлыкларын һәм шул ук якта – Азиядә булганлыгын сөйлиләр. Бу славянофиллар һәм бөекдержавачылар тарафыннан уйлар чыгарылган теория аларга Евразиядә очраган һәрбер тарихи истәлекне урыс халкына яки, һич булмаса, ирани (шулай ук арийлар дип белдерелгән халык) кавемнәргә нисбәтләргә мөмкинлек биргән. Ләкин алар турында тарихчылар язмалары калмаган. Бары тик хыяллар һәм фаразлаулар гына.
Татарларның төп чыгышы Азиядән булмаганлыкны урыс классик язучысы, философ Н.Чернышевский да җөпләгән. Ул, урыс галимнәренең иң тәүгеләреннән буларак, Идел буе һәм Кырым татарларының монголлардан булмаганлыгын исбатлаган (“Антропологический принцип в философии”).
Төркиләр һәм алар токымыннан булган татарлар турында объектив күзлектән, ягъни уңай позициядән чыгып язган авторлар байтак. Шулардан урта гасырлардагы Андрей Лызлов, XX гасырда яшәгән Лев Гумилев, Михаил Худяков, хәзергеләр - Александр Бушков, Константин Пензев, Александр Баяр, Марсель Әхмәтҗанов һ.б. китерергә була.
Татарларның тарихының ялган булуын, аларның әле борынгы заманнардан бирле шул ук исем астында билгеле булганлыкларын күп авторлар сөйли. Ә безнең эраның беренче меңъеллыгында татарларның көнбатыш тарафындагы төркемнәре скифлар дип аталганнар. Мәсәлән, үзенең бер әсәренә карата («Песни IV. В похвалу наук».1734) язылган кереш сүзендә Антиох Кантемир «дикие скифы – татаре, сиречь», дип язып куйган.
Итальян тарихчысы Фоскарини (“Донесение о Московии”.1553 – 1557 г.) Кырым татарлары турында болай ди: “Перекоп татарлары элек Идел буеннан килгәннәр. Аларның анда күп кенә скиф падишаһлары булган. Алар, бөтен җирләрне үзара бүлеп алып, зур – зур илләрне кулларында тоталар. Скифлар хәзер татарлар дип аталалар”. Игътибар иткәнсездер, бу кечкенә генә абзац үз эченә галәмәт күп мәгълүматлар сыйдырган.
Рус тарихчысы Андрей Лызлов 1692 елда үзенең гомерлек хезмәте булган “Скиф тарихын” тәмамлый. Бу хезмәт XVI-XVII гасырларда яшәгән поляк һәм итальян тарихчылары Стрыйковский, Вельский, Гвагнин (Гваньини), Барония һ.б. язмаларына һәм бу вакытларга кадәр килеп җитмәгән урыс елъязмаларына нигезләнгән булган. Өстә күрсәтелгән тарихчылар үзләре дә хәзерге заманнарда билгеле булмаган, һәм әле “төзәтелергә” өлгермәгән урыс, поляк һәм литвалылар архивларыннан файдаланганнар (А.Дикий). Ә А.Лызловның элекке китапханәләрдә, монастырьларда сакланган китаплар, Казан һәм Хаҗитархан архивларындагы документлар белән таныш булганлыгы билгеле.
А.И.Лызлов болай дип язып калдырган: “...татарлар славяннарга охшаш халык булып килеп басалар, Европа славяннарына. Скифия ике өлештән торган: берсе Европаныкы, ансында яшибез без, ягъни Мәскәү, россияннар, литва, волохлар һәм Европа татарлары... Икенчесе - Азия Скифиясе, анда бөтен төньяк һәм көнчыгыш скифлар яшәгән...
Биш йөз ел элек, бәлки күбрәктер, монгаил дип аталган скифлар (бу монгаиллар хәзерге монголлар түгелләр, А. Лызлов), исемнәрен тартар дип үзгәрттеләр...бу исемнәрен алар бик хуп күрәләр... Алардан безгә, савроматлар ягына килгән татарлар: Кырым, Перекоп, Белгород, Очаков, Палюсмеотис (Азов диңгезе, автор) татарлары килеп чыккан”.
Күрәбез ки, Азов һәм Кара диңгез буйлары татарлар тарафыннан биләнә торган булган. Юкка гына урыс елъязмасы татарлар - бәҗәнәкләр дип тә, таурменнар дип тә аталалар, дип язмаган. Кыпчаклар дип тә өстәргә була (автор). Шунсын да әйтик, А.Лызлов 1236 елда Булгарга һәм урыс кнәзлекләренә монголларның түгел, татарларның басып кергәнлекләре турындагы хәбәрне әйтә (В.Белинский.”Страна Моксель).
Лызловның бу “Скиф тарихы” 1692 елда язылган. Шуңардан 500 елны алсаң, 1192 ел яки элегрәк – татарларның Идел артыннан көнчыгыш Европага килеп чыккан вакыты. Ә бит әле Европа татарлары дигәннәре булганлыгы да билгеле. Мәсәлән, бу турыда шул ук чорларда Иделнең уң як тарафында мишәрләр дип аталган милләттәшләребез дә дөнья күргән. Бу турыда хәбәрләр бик күп. Шулар исәбеннән галимебез Ф.Бәйрәмова әсәреннән өзек китерү мәгкульдер: “В лето 6706 (1198) князь Ширинский Бахмет Усейнов сын, пришел из Большие Орды в Мещеру и Мещеру воевал, и заселил ее, и в Мещере родился у него сын Беклемиш.»(Мәгълүмат интернет буенча Саров шәһәре сайтыннан алынды.) Әмма моны күчереп язучы монахлар, 1198 елда әле Урда булмаган, диләр һәм бу датаны 1298 дип үзгәртәләр, соңыннан тарихчылар да моның белән килешә, шулай итеп, Сарыкылычка нигез салыну датасы ике төрле килеп чыга”. Менә бит тарихны үзгәртүнең бер мисалы. Күрәбез ки, мондагы мәгълүматлар Лызловныкы белән аваздашлар, ягъни, монда 1198 елда ук инде Олы Урда дип аталган татарлар берләшмәсенең Түбән Иделдә яшәгәнлекләре күренә. Гомумән, Идел белән Дон-Ока аралыгын биләгән күп санлы бу милләттәшләребез тарихына зур игътибар бирү тиешле, чөнки алар турындагы тулы мәгълүматлар халкыбыз тарихына гаять саллы өстәмә булырлар иде. Дөресен әйткәндә, атропологик күрсәткечләрне исәпкә алсак, Идел-Урал татарларының яртысы дип әйтерлек, шул татарларның нәселләре, варислары бит.
“...Шушы Азия Скифиясе Бөек Татария дип атала да инде. Бер яктан Азов диңгезе, Икенче яктан – Каспий, көньяктан латынча – Монс Таурус дип аталган биек тау, ул тауга туфан суыннан соң Нух пәйгамбәрнең корабы тукталган”.
Ары таба А.Лызлов татарларның күчмә генә түгел, ә утрак тормыш алып барганлыкларын да язган: “ Һәм татарлар Болгария һәм Алтын Урда дип аталган ике илдә, Иделнең ике ягы буйлап соңрак Казан шәһәре салынган җирдән башлап, Хвалис диңгезенә кадәр урнаштылар. Алар анда бик күп шәһәрләр төзеделәр: Булгар, Былымат, Кумань, Корсунь, Тура, Казан, Арск, Гормир, Арнач, Бөек Сарай, Чалдай, Астарахань».
Шунсын әйтеп китү зарур, Лызлов, үзенә кадәр һәм үзе белән бергә яшәгән тарихчылар кебек, үзәге Монголиядәге Каракорымда булган “Бөек Монгол державасы” дигән ил турында бер сүз дә чыгармый. Ахрысы, мондый зур дәүләт чыннан да соңыннан гына килеп чыккандыр һәм кәгазьдә генә булгандыр. Ни өчен кирәк булган мондый ялган? “Чөнки көнбатышчылык яклы Романовлар династиясе...фетнә ярдәмендә Русьтагы власть башына килгәч, шундук моңа кадәр булган, урыс кнәзләре һәм татар морзаларыннан торган сәяси берләшмәләрне юк итү планын корганнар. Моның өчен алар өстенә булмаган гаепләр ташлаганнар, яла якканнар. Урда татарларын кыргый тираннар, бөтен халыкларны басып алучы күчмә илбасарлар итеп, ә урыс кнәзләрен татарларга сатылган, аларга ярдәм итүче коллары, күп вакытта - варислары, ә үзләренең халыкларына карата шундый ук деспотлар итеп күрсәтергә тырышканнар” (В.Верених. “Ни өчен марилар татарлашмаганнар?).
Әлеге авторның сүзенә өстәп ике фикер әйтәсе килә:
Бу гамәлләр көнбатышчылык тарафдарларына Русиянең азиятчылык сыйфатларын юк итеп, аны европалашкан ил итеп күрсәтү өчен кирәк булгандыр. Икенчесе, дөреслеккә якынрактыр дип уйланганы – Романовлар нәселенең властька килүенең легитимлыгын исбатлар өчен һәм аларның позициясен ныгыту өчендер.
Ләкин авторга, инде таралып өлгергән чын татар һәм урыс тарихын яшерү һәм татар өстенә булмаган гөнаһлар өю гамәле, әле өстәрәк күрсәтелгән дәлилләр белән генә аңлатыла алмый кебек тоела. Татар трагедиясенең тамырлары “тирән”дә түгел, алар күзгә бәрелеп тора. Ләкин, күңелдә юкны күз күрми дигәндәй, әле ул тамырларга бармак төртеп күрсәтүче булмады. Бәлки булгандыр да, ләкин аларны халык ишетә, белә алмый калгандыр.
Татар тарихы турында Әбелгази Баһадир ханның “Татарларның нәселләр тарихы” дигән китабы игътибарга лаек. Г.Еникеевның “Кара легендалар эзе буйлап” дигән әсәрендә һәм башка авторларда язылганча, 1605 – 1663 елларда яшәгән бу Хива ханы Чыңгыз хан нәселеннән булган һәм үзенең нәселен тулысынча татарлардан дип санаган. Кызганычка каршы, бу урта гасырлар тарихчысының “төзәтелгән” варианты гына безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Бу әсәрнең урыс галимнәре тарафыннан бастырып чыгарылган варианты “Төркиләрнең шәҗәрә агачы” дип атала һәм татар тарихы күзлегеннән игътибарга лаек түгел. Өстә күрсәтелгән әсәрне язганда Әбелгази борынгы татар кулъязмаларыннан файдаланган булган. Ләкин хәзер алар инде югалган. Бәлки алар, Әбелгази Баһадир ханның китабы кебек үк, махсус саклау урыннарында яталардыр. Ләкин, бәхеткә каршы, соңрак аның үз заманында инглиз, алман һәм француз телләренә төзәтелмичә тәрҗемә ителгәннәре табылган.
Ә. Баһадир хан язуынча, татарларның килеп чыгышы бик борынгы заманнардан, һәм аларның төп яшәгән урыннары Дон, Идел, Урал һәм Себер җирләре булган. Шуннан алар, нык үрчеп, зур дәүләтләргә оешып, көнбатышка да, көнчыгышка да җәелгәннәр. Бу исә Геродотның скифлар турындагы тарихына да, һуннар һәм төркиләр тарихынада нәкъ тәңгәл килә. Татарлар белән скифларның борынгы заманда яшәгән урыннары да, вакытлары да туры килә һәм яңа эрага кадәр дип күрсәтелә (бу өстәрәк язылган фикер белән тәңгәл килә).
Әбелгази хан мәгълүматларыннан билгеле булганча, борынгы заманнарда яшәгән татар падишаһы Аланча хан һәм Мунгл хан улы Кара хан хәзерге Себер татарлары яшәгән җирләрдә һәм Урта Азиядә йорт тотканнар. Кара ханның углы һәм варисы мәшһүр Огуз хан булган. Чыңгыз хан шул Огуз хан токымыннан. Ә Огуз хан үз вакытында гаять зур дәүләт төзегән булган. Татарларның ерак ата – бабаларыннан булган Кыпчак хан да Огуз ханга буйсынган.
Огуз хан данлыклы нәселдәше Чыңгыз хан кебек үк кытайлылар, тангутлар белән уңышлы сугышлар алып барган.
Огуз хан Чыңгыз ханнан мең еллар элек падишаһлык кылган. Алар арасындагы ырулар барысы да татарлар булганнар һәм Илхан исемле Огуз ханның ырудашыннан туып таралганнар.
Әбелгази ханның әлеге хезмәтендә калач, канглы, карлук, кирәйәт, кунграт, кыпчак, кыят, мангыт, могул, уйгур, уйшын дигән кабиләләрнең татарлар булганлыгы исбатланган. Болардан башка әле татарлар санына җыен, җәләир, әйрибуир, найман, меркит, онгут, чигил һ.б. кабиләләр дә кергәнлеге билгеле (Р.Безертдинов). Хәзерге заманның кайсыбер галимнәре бу кабиләләрнең татарлардан булганлыгын инкяр итәргә тырышалар.
Лондонда чыгарылган “Киммериз Босфорс" дип исемләнгән картада Европа Сарматиясе Кара диңгезнең төньягында, Азия Сарматиясе Идел белән Дон арасында, Скифия Иделдән көнчыгышта булган, дип күрсәтелгән. Монда, ахрысы, сарматларның скифларны кысрыклап, Кырым һәм Көнчыгыш Европадан Азиягә куып чыгаргач булган хәлләр күрсәтелгәндер. Ә кайсыбер карталарда сарматларның Урта Идел һәм Уралда яшәгәнлекләре күрсәтелгән.
А.Лызлов татарларның скифлар токымы булганлыгын ышанып әйтә (А.Лызлов. “Скифская история”). Ә бу бит татар милләтенең борынгы заманда яшәгән вакытын да, географиясен дә төптән үзгәртә алырлык караш. Эш шунда ки, сүз Иделнең көнбатыш тарафында, Азак, Кара диңгез буйларында яшәгән скифлар турында бара. Ә скифлар бит әле яңа эрага кадәр дә берничә йөз еллар элек яшәгәннәр. Димәк, татар кавеменең тарихи яше дә кимнән дә ике мең еллар тирәсе һәм аннан да артыграк булып чыга.
Шушы уңайдан күренекле тарихчыбыз Фәүзия Бәйрәмова язмаларыннан бер өзек китерергә дә кирәктер: “ Моннан 2 мең еллар элек бу якларда яшәүчеләрне (Урал төбәге турында сүз бара, автор) Азия скифлары, дип йөрткәннәр, борынгы грек галиме Птоломей аларны “...Шәркара (Идел) елгасының аргы ягыннан башлап Монголия, Тибет, Кытайга... чаклы җирләрдә” яшиләр, дип язган. Хәзер Пермь татарлары яшәгән бу территорияләр дә заманында Скифия, Туран Иле, Тартария дип аталган... (Ф.Бәйрәмова. Пермь татарларының борынгы тарихы һәм бүгенге тормышы. 2008 ел).”
Шунсын да әйтеп китү зарур, А.Лызловның идеяләре традицион тарихчыларныкына туры килмәгәнгә, бу авторның язмалары алар тарафыннан хәзергәчә әйләнешкә кертелмәгән. Әлеге әсәрдә татарлар файдасына булган фикерләрнең тагын да күбрәк булуы ихтималын да күрсәтеп үтә А. Бушков. Ләкин, кызганычка каршы, Ф.Миллер һәм К. XVIII гасырда күп кенә тарихи китаплар һәм елъязмалар белән бергә “Скифская история”не дә ничек кирәк шулай төзәткәндер дигән фикер бар. Бу сүзгә ышанырга була, чөнки А.Лызлов үз әсәрендә кайвакыт ПСРЛ га нигезләнгән. Ләкин бу булмастай хәбәр, чөнки ПСРЛ (полное собрание русских летописей, бу әсәр турында алдарак сүз булачак) XVIII гасырда дөнья күргән, ә А.Лызлов XVII гасырның ахырында вафат булган. Аңлашыла ки, ПСРЛ га гигезләнгән хәбәрләр А.Лызлов әсәрләренә соңрак кертелгәннәр. Һәм чыннан да, ул урыннардагы җөмләләрнең стиле дә башка. Ә ни өчен төзәткәннәр аның әсәрләрен – монсы алдагы бабларда ачылачак. Ә бәлки, “төзәтүче” бөтенләй Миллер да булмагандыр, башка тарих төзәтүчеләрнең гаебе аңа тагыла гынадыр.
Бу турыда күренекле тарихчы галимебез Һади Атласи да менә ничек язган: “Азиянең шималь һәм гареб тарафлары бик борынгы заманнан бирле төрки-татар кабиләләре урнашкан җирләр була. Төркиләр тарих галәменә миладидан элек ике мең елдан артык пәйда булып, иң атаклы халыклар илә токыныша һәм катнаша башлаганнар. Болар Тын океан илә Урал таулары, Төньяк котып океаны илә Хәзәр (Каспий) диңгезе араларында булган киң җирләрдә тереклек итеп, кайчагында олуг дәүләтләр тәшкил иткәннәр... Борынгы Юнан галимнәренең китапларында скиф исеме илә зикер ителгән халыклар әнә шул төркиләрдер... Борынгы юнан галимнәре Скифия елгаларыннан Ра (Волга) илә Укса (Сырдәрья) елгаларын санадыклары кеби, Җаек илә Парапамис (Обь) елгаларын да санаганнар”(Һ.Атласи. “Себер тарихы”).
Күренекле тарихчыбыз Һ.Атласи, димәк, Геродоттан үзгә башка грек географлары, астрономнарының хезмәтләре белән дә таныш булган һәм безгә аларның белемнәрен, мәгълүматларын җибәргән. Ләкин ул да урыс тарихчылары язган материалларда язылганча, татарларны төркиләр дип атаган. Сәер хәл, ник соң безнең хәзерге заман тарихчыларыбыз әлеге бу хәбәрләргә бөтенләй диярлек игътибар итмиләр?
Татарларның ата-бабалары булган төркиләрнең һәм скифларның бик борынгы заман кешеләре булуын, Америка һиндлеләре телендәге төркиләр теленә караган искитәрлек охшашлыклар булуы да инандыра. Бу турыда мәрхүм Әбрар Кәримуллиның “Прототюрки и индейцы Америки” (Мәскәү “Инсан” 1995 ел) дигән китабында укырга була. Автор мондый мәгълүматларны Европадан Америкага барып хезмәт иткән, үз вакыты өчен галим саналган затларның язмаларыннан белгән. Ә бит борынгы Азия кешеләренең Америка континентына күченү вакыты 30 меңнән алып, 70 меңнәргә кадәр еллар элек, дип исәпләнә. Галим М.Зәкиев та әлеге фактның булырга мөмкинлеген инкарь итми. Димәк ки, төрки – татарның теле әле кимнән дә 30 мең ел элек тә безгә аңлаешлы булган.
Әлбәттә, европалы һәм урыс галимнәренең гадәтенчә скифларны да күптән инде үзләренеке дип, йә, һич тә булмаса, ирани телле итеп белдерүе күпләргә билгеле. Ләкин күп кенә тарихчылар алай дип язмыйлар, киресенчә, скифларның төрки телле булуларын әйтәләр. Татар тарихчыларыннан күренекле галимебез М. Зәкиев та шундый ук фикердә (М.Зәкиев “Татары. Проблемы истории и языка”) Ул атаклы Геродот сүзләренә нигезләнеп һәм аның идеяләрен тиешлечә аңлатып, борынгы скифлар исемнәренең ирани аланнарга түгел, төркиләргә хас икәнен ышандырырлык итеп ачып бирә. Ул гына да түгел, аланнар осетиннарның ерак ата-бабалары дигән теориянең дөрес түгеллеген, чынында урта гасырлардагы аланнарның төрки халык булганлыкларын исбат итә. Ә бит төркиләр дигән атама “Бөек дала” да татар атамасыннан соңрак килеп чыккан. Әйтергә кирәк, соңгы вакытта кайсыбер татар галимнәренең, шул исәптән Мирфатыйх Зәкиевның дә хезмәтләре Русия тарих фәне әйләнешенә керә башлады. Димәк, боз кузгалды, дип әйтергә була.
Скиф темасының гадәттән тыш мөһимлеген һәм аның белән таныш булмаган милләттәшләребезнең байтак булуын искә алып, бу турыда азрак тәфсилләбрәк язарга кирәктер. Скифлар әле яңа эрага кадәр яшәп, һуннар, төркиләр һәм татарлар яшәгән җирләрдә урнашкан булганнар. Греклар һәм скифлар турында язып калдырган Геродот аларның көнбатыш тарафындагылары белән очрашкан. Бу кавем башка төрле телдәге кавемнәр өстеннән хакимлек иткән, шуңа күрә алар барысы да скифлар, дип аталганнар. Соңрак, Азия халыклары турындагы мәгълүматлар җитәрлек җыелгач, анда уннарча-йөзләрчә төрле телле кавемнәр булганлыгы мәгълүм булган. Ә Геродот скифлар турында тарихи язма әсәр калдырган, һәм хәзер менә шул әсәргә таянып, андагы мәглүматларны үзләренә кирәгенчә аңлатып, скифларның тарихын төрле халыклар тарафыннан үзләренеке белән бәйләргә тырышу һәм ул халыкның борынгы, бөек халык икәнлеген исбат итү сөреше бара. Шул ук вакытта төрки – татарның тарихта тоткан бөек урынын юкка чыгару нияте дә ярылып ята.
Д. Верхотуров буенча (Д.Верхотуров. “Скифы между тюрками”), XV гасырның азагында, Мәскәү кнәзләре, элек Алтын Урда вассаллары булган бөтен урыс кнәзлекләрен (татарлар ярдәмендә) кулга төшергәч, Московиядә зур сәяси миф барлыкка китерелә башлый. Моның максаты – бөтен көнчыгыш Европа һәм Азиянең руслар кулында булырга тиешлеген нигезләргә омтылу була. Моның өчен башта Мәскәү кнәзләре нәселен Рим императоры Августтан чыккан дип исбатларга тырышып карыйлар. Европалыларны бу ялганга ышандырып булмагач, соңрак Мәскәү кнәзләренең бөеклеге аларның борынгылыгы белән бәйләнә башлый. Моның өчен Киево – Печерский монастыре архимандриты Иннокентий Гизель тарафыннан славяннарның скифлардан һәм сарматлардан чыкканлыклары турындагы күләмле хезмәт әзерләнә ("Синопсис или Краткое собрание от разных летописцев о начале Славено-российского народа и первоначальных князей богоспасаемого града Киева, и о житии святого благоверного Великого князя Киевского и Всея Руси первейшего самодержца Владимира и о наследниках благочестивого государя нашего царя и великого князя Алексея Михайловича Всея Великия, Малыя и Белыя России самодержца"). Бик күп мәртәбәләр нәшер ителгән бу “Синопсис” рус халкын әлеге ялганга ышандыруда гаять зур роль уйный. Бу кармакка хәтта күп кенә галимнәр, шулар исәбеннән М.В.Ломоносов һәм В.Н.Татищев та кабалар.
Август нәселе була алмаган славяннар һәм руслар инде скифларга ябышып яталар, ә М.В. Ломоносов бу өлкәдә киң эшчәнлек җәелдерә. Бу аларга европалылар алдында, безнең ата-бабалар азиятлар һәм варварлар нәселе булсалар да, сезнекеләр алардан куркып торганнар, дип мактанырга мөмкинлек биргән.
Әйтергә кирәк, әлеге теория башта көч алып китә алмаган, чөнки XVIII гасырның башына кадәр тарихи әдәбиятта скифларның токымы төркиләр булган дигән күзаллау киң урын алган булган. Бу фикерне әкрен-әкрен археологлар да җөпли торганнар. Гәрчә аларның табышларын славянофиллар үз файдасына нисбәтли барсалар да. Хәер, археологларның тарихчылар заказын үтәве, үзләре тапкан артефактларны тарихчылар ничек кушкан, шундый эпохага һәм этносларга нисбәтләве турындагы хәбәрләр дә бар (А.Т.Фоменко). Әгәр дә бу чыннан да шулай булса, археология дигән фәнгә ышанып буламы?
XVIII гасырда Петр I европалы галимнәргә Русия тарихын эшләргә куша. Ләкин аның максаты тарих фәнен алга этәрү түгел, ә тарих ярдәмендә Русия империясенең һәм үзенең бөеклеген күрсәтергә омтылу була. Русия фәннәр академиясендә хезмәт итүче немец галиме Г.В.Лейбниц рәсми тарихка әлеге дә баягы скифлар – сарматлар – славяннар дигән теорияне кертә. Ә болай, XVIII – XIX гасырларда скифлар төрки халыкларның төп нәселе булган дигән теория дә ныклы урын алган булган дидек. Бу турыда төрле заманнарда яшәгән Европа, рус һәм татар галимнәре: В.Н. Татищев, Н.М. Карамзин, К. Нойманн, П.И. Шафарик, Геза Куун, Хәсән Гата әл-Гәбаши, Һади Атласи, Садри Максуди Арсал, Зәки Вәлиди Тоган, Әдилә Айда, Мирфатыйх Зәкиев, Фиридун Агасыоглу, Олжас Сөләйменов, Илһами Дурмуш, И.М.Мизиев, һ.б. (Д.Верхотуров) язганнар һәм язалар. Алардан башка борынгы заман һәм урта гасырларда яшәгән галимнәрнең хәбәрләре дә байтак калган. Шундый авторлардан Фиофилакт Симокаттаны (VII гасыр), Феофан Исповедникны (VIII), Феофан Византиецны (V), Никифор Грегора, Әбү әл-Фида (XIII), Менандр Протектор (VI гасыр) һәм башка дистәләрчә авторларны әйтергә була.
Әмма, егерменче гасырның урталарында скиф – славян теориясе яңа көч ала, чөнки Русиядәге империячелек яклы көчләр үзләренә, империяне кабат һәм киңрәк җәелдерү өчен, таяныч идеология эзлиләр. Шул ук вакытта, кайсыбер төрки – татар галимнәре дә, Русиядәге чикләнгән иркенлекләрдән файдаланып, үз милли тарихларын барлыкка китерергә тырышалар, һәм тагын скифларга игътибар арта.
Скифлар дип грек, Византия һәм фарси авторлар һуннарны, төркиләрне һәм татарларны атаганнардыр дип әйтергә була. Чөнки аларның яшәгән вакытлары һәм урыннары тулысынча туры килә. Ул да булса шул ук Бөек дала. Ләкин татарларның да борынгылыгы инкяр ителми. Юкка гына А.Лызлов, татарлар (һәм шулай ук Чыңгыз хан үзе дә) скифлар токымы, дип язмагандыр. Бу турыда башка чыганаклар да сөйли. Төркиләрне генә түгел, хәзәрләрне, болгарларны да скифларга кертеп язган авторлар юк түгел.
Р.Рахман буенча: әгәр дә скифлар алар төркиләр булса, димәк татарлар да, чөнки аларның элекке һәм хәзерге яшәү урыннары төгәл туры килә. (Ул гына да түгел, И.М. Мизиев тарафыннан скифлар белән төркиләр өчен параллель рәвештә тиңдәш булган 15 төрле тормыш – көнкүреш үзенчәлекләре табылган, автор). Урта гасырларда татарларның Урал-Иделдәге, Төньяк Кавказдагы һ.б. җирләренә хәзәрләр тибындагы булгарлар килеп керә һәм ул урыннардагы сакалибаны (татарларны) кысрыклап чыгара башлыйлар (Р.Рахман. “Татары – племя скифское”).
Ә шулай да, кай җирләрдә һәм тарихи вакытларда соң ул – татарларның төп тарихи бишеге? Бу турыда В.Верених язмасыннан китерелгән өзектән башларга кирәктер.
Вадим Верених язмаларыннан билгеле
булганча: “Күптән түгел Төньяк Кытайда, Байкалда, Орхон буенда һәм Алтайда “ак кешеләрнең” каберлекләре табылган иде. Бу көнчыгыш европеоидлар
коңгырт күзле, озын гына буйлы булганнар. Ахры монда “кара (бөек яки төньяк) татарлар” турында сүз барадыр. Үз вакытында Л.Н.Гумилёв алар турында үзенең "Древняя Русь и Великая
степь" дигән китабында да язган булган. Ләкин ул анда аксыл чәчле, коңгырт яисә зәңгәр күзле монголлар
– (игътибар!)...Чыңгыз ханның кабиләдәшләре турында сүз алып барган. Дөрес ул аларның “татарлар дип
аталулары” турында да искәрткән һәм бу турыда В.П.Васильевның билгеле хезмәтендә укырга киңәш иткән (Менә ачылды да монголлар белән татарларны
бутаган кешеләрдән берсенең сере. Монда без Л.Гумилевның рәсми тарих кысаларыннан чыга алмаганлыгын,
ягъни татарның татарлыгын ачык итеп әйтә алмаганлыгын, читләтеп кенә В.П.Васильевның хезмәтенә
ишарәләвен күрәбез. Әле, әйткәннәре өчен дә аңа хакимият каршында каты җавап тотарга, тимер рәшәткәләр
артында газапланырга туры килгән бит.).
Л.Гумилев буенча, әлеге көнчыгыш тарафындагы
европеоидлар расасы көнбатыштагылардан аерым формалашу, үсү сөреше белән барганнар, һәм
алар кроманьон расасы халыклары вакытыннан башлап, яңа эраның беренче меңьеллыгына кадәр килеп җиткәннәр. Аларның таралып яшәү регионнары – Маньчжуриядән алып, Урта Иделгә һәм дала һәм урман – далалар буйлап Кара диңгез буена кадәр сузылган. Төп барлыкка килү һәм яшәү урыннары - Тянь – шань, Алтай, көнбатыш Байкал тирәсе булган.
Әлеге көнчыгыш европеоидларның вәкилләренең күп өлеше – хәзерге татарларда, байтак кына урыслар, башкортлар һәм башка төркиләр арасында да барлар(Вадим Верених “Почему мари не отатарились?”).
Өстәрәк исеме китерелгән В.П. Васильев (Г.Еникеев буенча) күп еллар буе Кытайда булып, кытай-монгол-татар мөнәсәбәтләрен ныклап тикшергән, һәм татарларның монголоид түгеллеген ышанычлы итеп күрсәтеп үткән. В.П.Васильев мәгълүматлары буенча, Чыңгыз хан үзе һәм аның халкы үзләрен татар дип атаганнар, монгол телендә түгел, ә татар телендә сөйләшкәннәр. Һәм бу татарлар “монголлар турындагы тарих”ны уйлап чыгаручылар “кушканнан” көнбатыштарак яшәгәннәр. Аның бу мәгълүматлары күп кенә башка авторлар фикеренә туры килә.
Әлеге авторның тикшеренүләре нәтиҗәсендә шул ачыкланган: Кытай империясе һәр өч-дүрт ел саен көнбатыш тарафына – татар иленә зур яулар җибәреп торган. Аларның максаты татарларны талау, кыру, киметү булган, чөнки татарлар кытайлыларның көнбатышка юнәлтелгән экспансияләренә гел киртә булып торганнар (ай – һай, татарлар, кытайны көнбатышка, соңрак урысларны көнчыгышка җибәрмичә киртәләп тотканнар бит, автор).
Кытай татарлар турындагы ялган тарихны (Мэн - да – бэйлу) аларга нахак гаеп тагып, өсләренә бару өчен язгандыр. Чөнки ярты мең ел эчендә Кытайның күп мәртәбәләр көнбатышка яу чапканлыклары билгеле. Кытайның яшәгән җирләре киңәюе дә, аның байлыгы да шуннандыр. Димәк, татарның ялган тарихын язучылар һәм шуның белән файдаланучыларның тәүгесе – кытайлылар булган.
Татар халкының борынгы тарихын өйрәнүгә күп көч түккән кеше – Э.Паркер. Инглиз тарихчысы Эдуард Паркерның 1895 елда дөнья күргән “Татарлар. Бөек халыкның барлыкка килүе” (рус теленә Виль Мирзаянов тәрҗемә иткән) дигән китабы авторның – Манчестер университеты профессорының – үзе инглиз теленә тәрҗемә иткән борынгы кытай китапларына һәм документларына таянып язылган. Ул күп еллар Кытайда яшәп һәм байтак кына тарихи документларга таянып, татарларның үткәне турында өстә әйтелгән хезмәтен башкарган.
Паркерның төп идеясе шуңа кайтып кала: хиен – ну, хун-ну, скифлар, һуннар, төркиләр, татарлар – болар барысы да бер үк халыкның тарихи үсешенең төрле стадияләре. Аларның туган җире – көнчыгышта Татар бугазыннан башлап Дон тамагына кадәр булган иксез – чиксез далалар һәм урман – далалар. Төньяк – көнчыгышта алар Кытай белән чикләнгән булганнар һәм Кытай белән икътисадый һәм мәдәни бәйләнешләргә кергәннәр. Еш кына кытайлылар белән канлы сугышлар алып барганнар. Болар бар да күп санлы кытай чыганакларында чагылыш тапкан (әгәр бу хәбәрләр күпертелеп язылган булмаса). Ә Идел белән Дон арасында һәм Кара диңгезнең төньягында яшәгәннәре “Көнбатыш татарлар” дип аталганнар (А.Лызлов).
Геродотның скифлар, римляннарның һуннар һәм кытай тарихчыларының хиен – ну кабиләләре һәм төрки - татарлар турындагы башка язмалар белән чагыштырып, Паркер аларның барысының да бер үк кавемнәр - татарлар булуы турында нәтиҗә чыгарган. Әлбәттә, монда бүгенге татарлар турында түгел, ә аларның ерак ата-бабалары турында сүз бара. Ләкин без алар белән безнең арада этник һәм генетик бәйләнеш юк дип әйтә алмыйбыз. Паркер әйтүенчә, ул вакыттагы татарлар бөтен төрки халыкларның нәселенә тормыш биргән кабиләләр булганнар һәм “татар” аңлатмасы, “төрки” аңлатмасыннан күпкә элегрәк барлыкка килгән. Шулай итеп, хиен-ну, хун-ну, скифлар, һуннар һәм татарлар төрле заманнарда яшәгән бер үк халык булганнар, бары тик кытайлылар, греклар һәм башка халыклар гына аларны төрлечә итеп атаганнар. Тормышлары күчмә кабиләләр тормышы булган. Ләкин утрак тормыштагылары да аз булмаган.
Татарларның гореф – гадәтләре Геродот һәм
башка авторларның скифлар – татарлар турында язылганнардан һич аермасы булмаган, һәм алар хәзерге Идел – Урал татарларыныкына тиңдәш булган.
Кытай чыганакларына таянып автор шундый нәтиҗә ясый: Кытай – татар сугышлары яңа эрага кадәр 1400 елларда башланган булган. Әлеге кавемнәрнең кытайлылар белән бәйле булган тормышын
Паркер яңа эраның III гасырына кадәр өйрәнгән. Э.Паркер
бу хезмәтен язганда, атаклы тарихчы Э. Гиббонның
“Рим империясенең җимерелүе” дигән язмаларына да таянган булган. Анда автор Европадагы Бөек күченүләрнең сәбәбе
ерактагы скифларда ягъни татарларда икәнендә шик юк, дип язган. Сүз уңаеннан әйтеп китик, тарихчыларның татар тарихын бозуы монда да ачыкланган.
В.Мирзаянов әйтүенчә, 1997 елда “Наука”(Ювента) нәшриятында Э.Гиббонның өстә күрсәтелгән хезмәте бастырылган булган. Анда редактор Э.Д.Фролов өстә китерелгән
“скифлар ягъни татарлар” дигән фразаны “скифлар һәм
татарлар” дип, бер халыктан ике халык китереп чыгарып, үзгәртеп бастырган. Әлбәттә, Э.Д. Фроловның, Э.Гиббон ялгышкан, хәзерге галимнәр тарихны яхшырак белә, дип аңлатуы, урыс тарихчылары өчен гадәти хәл. Бу әлбәттә, тарихны үзләренә ничек кирәк, шулай үзгәртү галәмәте.
1160 елда вафат булган француз шагыйре Гугон Орлеанский үзенең “Татарлар һөҗүме турында шигырь” дигән әсәрендә борынгы заманда татарлар тарафыннан Мидиянең дә бөлгенлеккә төшерелгән булуын әйткән. Мидиянең Кавказ артында булганлыгын, һәм аның яшәү вакытының яңа эраның беренче меңъеллыгында икәнен исәпкә алсаң, татарларның борынгылыгы да, яшәү урыннарының Көнчыгыш Европада да булганлыгын аңлыйсың.
Византия падишаһы Константин Багрянородный (X гасыр) Киев князе Святославның черүендә һуннар һәм скифлар булуын да әйтә. Гәрчә, традицион тарих буенча, Святослав X гасырда, һуннар IV-V, скифлар һуннардан 1500 еллар элек яшәгән булсалар да. Әлеге соңгы тарихи чыганак исә рәсми тарихның дөрес булмавын күрсәтә.
“Тарих атасы” дип танылган бөек юнан тарихчысы һәм географы V гасырда яшәгән Геродот та Скифия дип аталган җирләрдә булып киткән, дигән фикер бар. Ул үзенең “Тарихлар” дигән китабында скифларның Азиядән күчеп килгәнлеге турында ышанып язган (без аларны Л.Гумилев язган аксыл чәчле зәңгәр күзле “монголлар” - Чыңгыз хан татарлары белән бер үк халык, дип әйтә алабыздыр). Ә хәзерге Европа һәм бигрәк тә урыс тарихчылары скифлар - борынгы иран телле кавемнәр булганнар, көнбатыштагылары (хәзерге Кырым, Украина регионнары) – урысларның ата – бабалары, дип инде күптән канунлаштырып куйдылар, һәм бу гамәлне алар нәкъ менә Геродот сүзләренә таянып эшлиләр. Ләкин монда да фальсификация: “Тарих атасы” алай дип язмаган. Тугыз томлы хезмәтенең дүртенче томында, Скифиядә яшәгән кабиләләрнең җиде телдә сөйләшкәнлеген, һәм алар белән аңлашу өчен җиде төрле тылмач кирәк булачагы турында язган. Ә скифларның иран телле булганлыгын тәкърарлау – Русиядә төрки телле халыкларның һәм бигрәк тә бөек татарның абруен төшерү, аны тарих битләреннән сызып ташлау өчен башкарыладыр.
Р. Рахман китергән мәгълүматлар буенча, Европа һәм урыс тарихчыларның урта гасырлардагы сакалиба этнонимын славяннар белән бәйләве, дөресрәге, славяннарны гарәпләр сакалиба дип атаганнар диюләре дә нигезсез. Мәсәлән, III гасырда язган галим Юстин сколот, сакалиба, сак, эскел (эсегел),чигил (автор), эскальба исемнәре шул ук скифларга карый, дип язып калдырган. Ә эскел (эсегел), эскальба (шул ук сакалиба түгелме соң?) дип хәзерге Көнбатыш Себер, Урал, Идел регионында һәм шул тирәләрдә яшәүче татарларны әйткәннәр. Ә бу җирләр соңрак кимәк каһанлыгына кергән булганнар. Ул гына да түгел, Геродот буенча,“Царские скифы” белән Себер, Идел, Урал регионында тарихка кереп калган “хан татарлар” арасында да турыдан – туры бәйләнеш бар дигән хәбәр яши (Р.Рахман). Әлеге авторның хәбәре бүгенге көндә дә дөреслеккә чыга: Свердловск һәм Тюмень өлкәләре чигендә Эскальба күле буенда шундый ук исемдәге татар авылы бар. Шунда ук татар – мөселман каберлеге дә урын алган. Шулар түгелмени соң инде “Хан татарлары” токымы? Димәк, скифлар юкка чыкмаганнар, алар хәзер төрле җирдә төрле исемнәр астында яшиләр. Андый мисалларны башка халыклар арасында да байтак китерергә булыр иде: мәсәлән, немецлар – германнар – алманнар – дойч, венгрлар – угрлар – маҗарлар, французлар – франклар - галлар, кытайлар – чиннар-мачиннар – цинь һәм башкалар шулай ук төрле исемнәр аркылы билгеле булганнар.
Бу хәбәрләрдән шуны аңларга була ки, Идел – Уралда булгарлар вакытында яки алардан элегрәк яшәгән эскелләр (эсегелләр) шул ук татарлар, дип әйтергә мөмкинлек бар. Өстәрәк Р.Безертдинов буенча китерелгән чигилләрнең (эсегелләрнең үзгәртелеп әйтелгән этнонимы) дә татарларга нисбәтле булганлыгы әйтелгән иде.
Р.Рахман фикере буенча, XIII гасырга кадәр булган карталарда Төньяк Кара диңгез яр буе Скифия дип күрсәтелгән. Һәм бу хата түгел, чөнки Кырым татарларының нәсел башы да скифлар булуын европалылар үз вакытында яхшы белгәннәр. Ул вакытларда күрсәтелгән урыннарда төрки халыклардан башка бер кавем дә булмаган. Ә инде тарих дәреслекләрендәге Борынгы Русь карталарындагы “Киев Русе” дигән җирләрнең Кара диңгезгә кадәр сузылуы – юк сүз. Ул урыннарда тоташтан төрки кабиләләр яшәгән булганнар, ләкин аларны сакалиба дип, тагын славяннарга нисбәтләп куйганнар (Т.М.Калинина. “Сведения ранних ученых арабского халифата”). Баксаң, сакалиба үзе дә славян түгел. Гарәпләр язганда сузык авазларны күрсәтмиләр, шуңа күрә аларның склб дип язган сүзләрен саклаб (күплек санында –сакалиба) дип тә, эскәлбә дип тә укырга була.
Урыс тарихчыларының язмаларына карасаң, якынрак тарихта татар этнонимының XII гасырда, ягъни Батый кул астындагы татар-монголларга кадәр йөз ел элек кенә килеп чыкканын күрәсең. Ләкин “Бөек поляк хроникасы” белән таныш кеше татарлар турында XI гасырда ук укыган. Ул вакытта Польша короле рим папасы Бенедикт IX га илгә потка табынучы скифлар яки татарлар һәм башка варварлар һөҗүм итүе турында язган. Ул язудан татарларның үзләрен шул ук исем белән атаулары һәм аларны скиф токымы булулары аңлашылган.
Шулай итеп, көнбатыш югары катлау кешеләре һәм тарихчылар документларында скифлар – сколотлар, ә көнчыгыштагы гарәп – иран тарихчылары буенча сакалиба – саклар һәм Азияда - эскәлбә, эскел, эсегел, чигил исеме астында кереп калган халык – барысы да шул ук татарлар.
Галимебез М. Зәкиев та шундый ук фикердә булып, скифларның (һәм шулай ук сарматларның) этнонимының мәгънәсе өстендә эшләгән. Аның фикеренчә скифлар татарча “пычаклы”кешеләр, дигән сүз икән. Ә сарматлар исә - “сармалы” кешеләр. Сарма – элекке заманда кулланылган мал тиресеннән эшләнгән капчык, -ты - борынгы замандагы -лы кушымчасы. (М.Закиев. Татары.
Проблемы истории и языка. 1995 г.)
Көнбатышта билгеле булган Стефан Баторий (1522-1588 гг.) Польшаның Днепр козаклары белән сугышкан вакытларында язган көндәлекләрендә: “Татарлар белән козаклар арасында аерма күрмим”, - дип язып калдырган. Башка чыганаклар буенча, Днепр, Дон һәм Кубань казакларының да татардан булганлыклары билгеле (Р.Рахман буенча). Шулай ук Петр I дә
казакларны татарлар дип атаган (А Фоменко).
А.А.Гордеев һәм башка авторлар язмалары буенча, казаклар (вольные люди, качаклар, кацаклар) Алтын Урда вакытында ук Каспий тигезлегендә, мишәр җирләрендә, Дон һәм Днепр буйларында электән шунда яшәгән кыпчак – татарлардан чыкканнар. Алар Урда администрациясенә артык бирешмәгәннәр, җирләреннән китмәгәннәр. Алтын Урда таркалганда да бердәмлекләрен һәм күпмедер кимәлдә ирекләрен саклап калып, соңрак Мәскәү кнәзләренә хезмәт итә башлаганнар.
Аларны патшаның махсус указы белән көчләп русча сөйләшергә кушканнар, башта хезмәт урынында, соңрак рус теле татар гаиләләренә дә күчә. Шуннан соң казакларның Булавин, Разин, Пугачев восстаниеләрендә ни өчен катнашуы аңлашыла башлый, алар ягыннан бу милли-азатлык көрәш булган.
И. Яковенко буенча да казакларның антропологик һәм этнографик үзенчәлекләре дала халыкларына тартым булган. XVII гасырдагы Украинаны Русиягә кушучы Б. Хмельницкийның чирүендә башлыча татарлар һәм казаклар булган.
Поляк дворянины Мартин Броневский, поляк короле Стефан Баторийның Кырым ханы Мөхәммәт Гәрәйгә җибәрелгән илчесе буларак, корольгә хәбәр итә: “...Иске Кырым шәһәре борынгы биек һәм калын стена белән уратып алынган... Ул элек (Птолемей эйтүенчә) Тафрос, дип аталган, Плиний буенча – Тавры. Әйтүләренчә, анда Азиядән килгән бөек Мөхәммәт халкы яшәгән булган (халыкның исеме, әлбәттә, яшерелә, автор), чөнки шәһәрдә генә түгел, якын тирәдә борынгы мәчетләр әле дә бар...”. Монда да без скифлар – татарлар турында укыйбыз, автор.
XVI гасырда Мәскәүдә булгалаган инглиз Джером Горсей да Кырым татарларын скифлар, дип тәкърарлый. Ул башка ватандашлары кебек үк скифларның юкка чыгуларын инкяр итә, аларны үз урыннарында яшиләр дип ышандырырга тырыша.
Тәре походлары заманнарындагы (XII – XIII гасырлар) Византия авторлары буенча да скифлар тыныч кына Кырымда Генуя алыпсатарлары белән бергә яшәп яткан булганнар. Ул вакытларда Кара диңгез яры буен Скифия, дип йөрткәннәр. Бу бит скифлар кыпчаклар һәм татарлар белән бер үк вакытта яшәгәннәр, дигән сүз. Дөресрәге, шул ук бер халык. Бары тик аларны төрле халык төрлечә атаган.
Төрле вакытларда яшәгән тарихчы галимнәр шулай ук өстә язылган фикерләрне раслыйлар:
“Татарлар Дунайдан башлап көнчыгышка кадәр сузылган Скифияне үзара бүлешеп алдылар”- дип язган 13 гасыр француз сәяхәтчесе Гильом Рубрук.
“Көнчыгыш Төрки каханлыгы соңгы кахан Озмыштәгин идарә иткән чорда, 745 нче елда Уйгыр каханлыгы белән каты сугышта тар-мар ителгән. Каһанлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше турында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге белешмәләргә караганда, ул сугыш кырына 30 мең татар чыккан булган. Ул ерак заманнар өчен бик зур сан бу”. (Равил Фәхретдинов).
“Бөтен ул ил Татария дип аталды, анда яшәгән бөтен кавемнәр татарлар, дип саналдылар; коры җирнең кая чаклы сузылганлыгы, Америка белән аның арасында диңгезнең бармы, юкмы икәнлеге дә билгеле түгел иде”- дип язып калдырган 18 гасыр алман тарихчысы Гмелин. (Гмелин И.Г. “Путешествие по Сибири”. – Геттинген, 1751. )
Шушы ук идеяне хәзерге заман “халык тарихчысы”, күп кенә романнар авторы А.Бушков та күтәреп ала (А.Бушков “Чингисхан”). Аныңча да безнең ата-бабаларыбыз скифларның варислары, һәм Чыңгыз хан үзе дә татар.
С.Волков та шундыйрак фикердә. Ул үзенең “Чингас” дип исемләнгән әсәрендә Рәшид әт-диннең “Елъязмалар мәҗмугасы” ның һәм башка борынгы кытай тарихларының тулы мәгнәсендәге тарихи чыганак булуына шик белдерә. Беренчедән, Рәшидетдин әсәре И.Н Березин тарафыннан бер генә тапкыр тәрҗемә ителгән һәм аңа бертөрле дә гыйльми нигезләмә эшләнмәгән. Икенчедән, ул берничә мәртәбә тарихчылар арасында бәхәсләр тудырган, чөнки текстта җитди каршылыклар бар. .Мәсәлән, анда язылган Каракорым шәһәренең урынын хәзерге вакыттагы Монголиянең үзәге, яки урталыгы белән тәңгәл китереп булмый: Ул урында тарихта язылган Каракорон таулары да, һәм гомумән биек таулар бөтенләй дә юк. Тарих текстындагы 13 елганың да эзләре юк. Монголлар Каракорым дип атаган җирдә күптән түгел генә төзелгән шәһәр диварлары макетлары күрсәтелә. Элек монголлар басып алган, тәрҗемәчеләр һәм кайсыбер тарихчылар тарафыннан Пекин (Ханбалык, балык – шәһәр) дип уйланылган шәһәр дә бөтенләй андый урында булмаган. Текстта Ханбалык портына зур кораблар туктала дип язылган, ә бит Пекин диңгездән 250 чакрымда урнашкан. С.Волковның фикеренчә, татарлар Каспий диңгезендә булган Ханбалыкны алганнар, рәттән генә Кытай ( Көнбатыш Ляо) дип аталган Елюй Даши аркылы билгеле булган каракытайлар дәүләте булган, һәм шушы вакыйгалар тарихка монголларның Пекинны алуы дип язылган булуы мөмкин. Ә, өстә әйтелгәнчә, хәзерге Каракорым булган дип уйланыла торган җирдә XX гасыр ахырында гына төзелгән төрле, тарихилыкка дәгъва кыла торган корылмалар гына урнашкан.
Шулай итеп без татарларның Байкал тирәләрендә генә түгел (ансы Орхон – Енисей буйларында табылган тораташларга язылган), ә хәзерге Русиянең Европа өлешенең көньягында да яшәгәнлеген аңлыйбыз. Моны астарак китерелгән тарихи чыганаклардан да белеп була. Мәсьәлән, Т.М.Калинина (Т.М.Калинина. “Сведения ранних ученых арабского халифата”) IX гасырда яшәгән галим Әл – Фәргани мәгълүматлары буенча, татарларның шул заманнарда ук Кара диңгезнең төньягында яшәгәнлекләрен күрсәтә. Бу турыда гарәп астрономы менә ничек яза: “...Ә инде әлеге климатлар тирәсендәге җирләр (“җиденче климаттан төньяктарак булган җирләр, автор) белән безгә билгеле булган урыннар – көнчыгыштан Йәэҗүҗ – Мәэҗүҗ иленнән башлана, аннан соң әт – Тугызугыз иле һәм әт – Төрк, аннары әл – Лан иле аша, шуннан соң әт – Татар, аннан соң Бурджан, аннары Сакалиба аша Көнбатыш диңгезенә барып тоташа” (Татарчага тәрҗемә авторныкы). Бу язмалар буенча без көнчыгышта тугыз угызларның (токсоба), ягъни татарларның (түбәнрәк бу турыда мәглүматлар булачак) яшәгәнен күрәбез, кыпчаклар һәм кимәкләр, шулай ук башкортлар монда бөтенләй юк, ә көнбатышта тагын татарларның аланнар белән бурджаннар (болгарлар) арасында (хәзерге Украина җирләре) Кара диңгез яры буенда IX гасырда ук яшәүләре күренә. Сакалибаның да төрки-татар булганлыгын инде беләбез. Т.М.Калинина бу мәгълүматларны танырга мәҗбүр була, ләкин шундук тырышып-тырышып борынгы галимнең ялгышканлыгын, татарларның ул тирәләрдә яшәмәгәнлеген исбатларга тотына. Чөнки хәзерге заман тарихчыларының берсе дә татарлар тарихына карата булган “табу” ны бозып мондый фактны кабул итә алмый. Бу гамәл кемгәдер кирәк булмаган тарихи фактларны традицион галимнәр тарафыннан инкарь итүнең сыналган ысулы. Ә бит Әл – Фәрганиның мәгълүматлары берничек тә инкяр итәрлек түгелләр. Бу исә XIII гасырга кадәр татар дигән этнос булмаган, татар ул – төрле төрки халыкларының гомуми атамасы булган, дигән уйдырманы сызып ташлый. Һәм татарларның аерым этнос буларак, IX гасырда ук көнчыгыш Европада яшәгәнлегенә тагын бер дәлил.
Р.Фәхретдинов язуы буенча (“Алтын Урда һәм татар тарихы”) “ Алтын Урда халкы кыпчаклардан, булгарлардан, маҗарлардан, огузлардан һәм хәзәрләрнең калдыкларыннан торган (мөхтәрәм тарихчыбыз татарлар турында гына оныткан, ахры безнең галимнәребез, өстә язылган 6 класс укучысы кебегрәк, татарлар безгә дошман булганнар, дип саный ахры). Шуларның бер өлеше әле монголларга чаклы үк күчкән булган. ...Мәсәлән, 985 елда язылган “Хөдуд әл - галәм” (Дөнья чикләре) дигән язмада болай әйтелә: Төрки каһанат җимерелгәннән соң, татарлар Караханидлар дәүләтенә күчеп киләләр. XI гасырда яшәгән тел белгече һәм шагыйрь М.Кашгарлы үзенең 20 төрки кабиләләренең сүзлегенә татарларны да керткән.
Татарлар VIII-IX гасырларда бик зур һәм куәтле Кимәк ханлыгын төзүгә төп өлешне керткәннәр. Бу ханлык Көнбатыш себердә Иртыш буйларында булган һәм аның көнбатыш өлешендә яшәүчеләр кыпчаклар буларак билгеле. Күренә ки, татарлар белән кыпчаклар әле ул чакларда ук рәттән һәм бергәләшеп яшәгәннәр.
Р.Фәхретдиновның сүзләре буенча, бу татарлар нәкъ менә 745 елда Көнчыгыш Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң кояш баешы ягына күченеп киткән борынгы татар халкыннан булганнар. Ул вакытта аларның бер өлеше уйгурларга буйсынып калган, бераздан төрки телле кидәннәр белән берлеккә кергәннәр (кидәннәр - Төньяк Кытай җирендә яшәгән күчмә кабиләләр; күбрәк “кара кытайлар” дип йөртелгәннәр). Менә шушы татарлар инде Көнбатыш Себердә һәм Урта Азиядәге дәүләт - Кимәк каһанлыгы барлыкка килүдә мөһим урын тотканнар. Бу урында тукталып, кидәннәр турында әйтеп китү зарурдыр, чөнки кидәннәр Кимәк каһанлыгын төзүдә катнашмаганнар, алар бераз көньяктарак Каракытай (“Кытай”-“Көнбатыш Ляо”, бу турыда әле язылачак) дигән дәүләт барлыкка китергәннәр. Дөрес, алар белән бергә дә күпмедер татарлар булган.
Кимәк каһанлыгының төп, җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, безгә инде билгеле кыпчаклар һәм татарлар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, шул кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән. Соңрак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары яшәгән чорда кыпчаклар татар халкының этногенезында бик зур роль уйнаганнар, ягъни, кыпчаклар татарлар булып киткәннәр. Димәк, бу кабиләләрнең - борынгы татарларның да, кимәкләрнең дә, кыпчакларның да - башлангыч тарихы үзара бик нык бәйләнгән, алар кардәш кабиләләр булганнар. Ә татарларның беркадәресе көнбатышка киткән.
Кимәкләр үзләре - тагы да борынгырак исемнәре «ямәкләр» - VII йөздә Көнбатыш Төрки каһанлыгына кергән булганнар һәм Алтайдан төньяктарак күченеп көн иткәннәр. Кимәк кабиләләре берлегенең үсеп китүенә Көнчыгыш Төрки каханлыгының таркалуы да нык йогынты ясаган, чөнки шул таркалу нәтиҗәсендә кимәк-кыпчакларга татарлар, баяндарлар һәм башка төрки кабиләләр килеп кушылганнар. Әл-Гардизинең хикәясендә бу бик ачык тасвирланган.
Татарларның төркиләр һәм кыпчаклар белән этник һәм башка төрле бәйләнешләре булганлыгы турында хәзерге заман татар галиме дә сөйли:
“Кыпчаклар Төньяк Алтайның б.э.к. II - I меңьеллыкларыннан ук билгеле күчмә кабиләләре булганнар. Ул чакларда әле алар Себер һәм Үзәк Азия тарихында нинди дә булса зур роль уйный алмаганнар. Безнең эраның VIII гасырыннан алар зур берләшмә рәвешендә Кимәк каһанлыгына кергәннәр. Бу каһанлык Көнбатыш Себердә Иртешнең урта агымындагы борынгы татарлар тарафыннан төзелгән. Кыпчаклар шул дәүләтнең көнбатыш тармагын тәшкил иткәннәр. IX йөз уртасыннан кыпчаклар тарихында зур социаль-экономик үзгәрешләр килеп чыккан: милек тигезсезлеге, өстен катлауларның аерымлануы үз чиратында җәмгыятьтәге югары түрәләрнең үз биләмәләрен киңәйтүенә, басып алуларга китергән...
...Тулаем алганда, Төрки каһанлыгы, тарих фәне раславынча, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Төрки каһанлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора”.( Р.Фәхретдинов).
Соңгы берничә дистә елда Идел һәм Урал буйларында үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бик кыйммәтле белешмәләр алынган. Алар борынгы төркиләрнең безнең якларга килеп төпләнгән вакытларын “арткарак” күчерергә мөмкинлек бирәләр. Сүз безгә инде билгеле булган, IV гасырда яши башлаган Имән кискә археологик культурасы турында бара. Бу нәкъ халыкларның Бөек күченеше башланган һәм һуннарның беренче тапкыр Европага килеп чыккан чоры, дип фаразлана. Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы инде бәхәс уятмый, тик үзеннән соң шундый культураны калдырган кабиләнең тарихи исеме генә хәзергә билгеле түгел. (Ләкин аның татар кабиләсе булуында авторның шиге юк, автор.)
Чыңгызханның замандашы булган Ән – Насиви: “Чыңгызханның бөтен халкы төркиләр иде. Ул үзе башта Кытайдагы Алтынхан кул астындагы кабиләләрнең берсенең ханы иде. Соңрак Чыңгызхан аларның барысын да берәм-берәм үз кулына алды”,- дип язып калдырган.
Бу урында төрки һәм татарлар турындагы Э.Паркерның мәгълүматын китерергә кирәктер (“Татарлар. Бөек халыкның килеп чыгышы”). Монда ул татар теленең төрки некенә караганда күпкә элегрәк килеп чыгышын күрсәтә. “Ашина гаиләсендә,- ди ул, - Төрк дигән яңа исем һәм доминион килеп чыкты, һәм шуннан соң гарәп һәм фарсы тарихчылары бөтен татарларны төркиләр дип атый башладылар”. Игътибар итсәң, бу фикер күп нәрсәләргә ачыклык кертә. Ягъни, хәзерге вакытта киң кулланыла торган гарәп һәм фарсы тарихчылары язмаларында татарларны төрки дип күрсәтелә башлаганнар. Ә бит нәкъ шул авторлар язмалары хәзерге заман тарихчылары өчен төп тарихи чыганаклар булып торалар да инде.
Өстәрәк Кимәк каһанлыгында яшәгән татарлар үзләреннән ерак та булмаган кытайлылар белән төрле мөнәсәбәтләрдә булып, алар белән канлы сугышлар да алып барганнар. Безнең уебыз буенча, өстә әйтелгән Кытай хәзерге вакытта билгеле булган Кытай түгелдер, ансы элек Чин, Цинь, Чин - Мачин һ.б. исемнәр астында билгеле булган. Ул вакытларда Кытай дип көнчыгыш тарафыннан Урта Азияга таба күченгән кидәннәр (хитайлар, каракытайлар) дигән халык иле билгеле булган һәм аларның дәүләте уйгурлар җиреннән көнбатыштарак, Иртышның югары бассейнында булган. Бу берләшмә башта уйгурлардан көнбатыштарак булып, соңрак Харәзм һәм башка дәүләтләр белән сугыша-сугыша, Каспийга чаклы җәелгән. Кытай “кидән” сүзеннән китереп чыгарылган (Р.Безертдинов). Ахрысы, Кытай дип Афанасий Никитинның язмасында очраган әлеге Кытай әйтелә торган булгандыр. 1475 елда сәүдә эшләре белән чыгып киткән Тверь сәүдәгәре Һиндстанга барып эләгә. Аның көндәлек шикелле юлъязмалары хәзерге вакытта матбугатта бастырылган һәи интернет сайтына да куелган. Анда ул иленә кайту юлын болай дип яза: “...Певгадан (Һиндстанда) Чин – Мачинга диңгез белән бер ай барырга (Ахрысы, Һиндстаннан Чин – Мачинга, ягъни хәзерге Кытайга, коры җир белән бөтенләй ерак һәм хәвефле юл булгандыр, чөнки Тибет һәм Гималай тауларын, Такла-Макан һәм башка чүлләрне үтәргә кирәк булгандыр, автор). Чин-Мачиннан Кытайга алты ай атларга, Кытайдан урыс җиренә - 4 көн.” Язмалардан аңлашылганча, Кытай инде аның туган җиренә - руслар җиренә 4 көнлек кенә юл ераклыгында була (Каспий диңгезе белән, автор). Шулай итеп, Кытайның көнбатыш чикләре Идел-Җаек тирәләренә якын булып чыга. Ә бу тирәләрдән төньяктарак ул вакытларда әле элек кимәкләр, кыпчаклар, татарлар төзегән дәүләт һәм соңрак аларны үз эченә алган Алтын Урда була, (А.Никитин заманнарында инде ул җирләр Нугай Урдасына нисбәтле булалар, автор). XII гасырлар тирәсендә элекке Кимәк дәүләте татарлар тарафыннан әлеге каракытайлар яки кидәннәр дәүләтенә кушылган булгандыр һәм әле һаман искечә, Кытай дип аталгандыр. Ләкин иң мөһиме шул ки, бу ике ил инде бергә кушылган һәм татарлар кул астында була. Шуңа күрә дә бит Рәшидетдин язмаларында Чыңгызхан Кытай тирәсеннән булган, ләкин ул бөтенләй без белгән көнчыгыштагы Кытай түгел, дип язган (Рәшидетдин. “Елъязмалар мәҗмугасы”. XIII-XIVгасырлар).
Тарих фәннәре докторы, профессор Геннадий Тафаев буенча да Хитай – Кытай дигән әлеге берләшмәнең булганлыгы исбатлана. (Аның иң күренекле бер хакиме Елюй Дашины Европа һәм рус тарихчылары Пресвитер Иоанн дигән исем астында китерәләр, автор). Сүз монда көнчыгыш халыкларының несторианлык мәзһәбендәге христианнар булуы турында бара. Бу дәүләтнең Кытай дип аталуы тагын шуңа күрә дә булган, аның югары катлавы көнчыгыштагы Кытай мәдәниятенә һәм идеологиясенә мөкиббән китеп, Урта һәм Үзәк Азиядә “Көнбатыш Кытай империясе (Ляо) “ төзү турында хыялланганнар (Пиков Г.Г.). Ләкин әлеге Кытай халкының гомуми теле татар теленә шулкадәр якын булган ки, 20 көн эчендә алар татар телен тулысынча үзләштерә алганнар. Хәер, бу дәүләттә татар кабиләләре яшәгәнлеге дә билгеле. XIII гасырның башында, бу берләшмә соңгы мәртәбә таркалгач, аның халкы Урта Азия халыклары һәм татарлар составына керә.
Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар турында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары турында, гомумән, бик кызыклы белешмәләр бирелгән. Мәсәлән, алар язганча, кимәкләрнең күпчелеге Иртеш тирәсендә, ә кыпчаклар Урал тауларына табарак яшәгәннәр. Кайбер хезмәтләрдә кимәкләрнең хәтта тагы да көньяктарак яшәгәне әйтелә. X йөз уртасындагы гарәп географы Ибне Һәүкәл, мәсәлән, үз язмасына теркәгән картасында кыпчак-кимәк кабиләләре Арал диңгезеннән төньяктарак далаларда угызлар белән бергә күчмә көн итәләр дип күрсәтә. Бөек фарсы шагыйре Фирдәүси үзенең дөньякүләм мәшһүр «Шаһнамә» поэмасында хәтта Каспий диңгезен Кимәк диңгезе дип тә атаган; шуннан чыгып күчмә кимәкләрнең Каспийга кадәр барып җитүләрен фараз итәргә мөмкин. Ахрысы, шуңа күрә дә көнбатыштарак яшәгән кыпчаклар Иделнең аргы, Европа ягына күченергә мүҗбүр булганнардыр.
Өстә күрсәтелгән фарсы шагыйре Фирдәүси шушы ук әсәрдә (“Шаһнамә”) Искәндәрнең (А. Македонский, автор) Урта Азиядә скифлар белән сугышуы турында да яза. Александр Македонскийның Урта Азиядән капылт борылып Һиндстанга юнәлүе дә бер дә юкка булмагандыр, чөнки аның скифлар ягыннан көчле каршылык очратуы турында шул ук Фирдәүси тарафыннан язылган. М.Литвинның язмаларындагы (XVII гасыр) татарларның А.Македонский белән сугышуы турындагы риваятьләре шушы әсәрдә чагыла һәм татарларның скифлар токымы булуын күрсәтә, дип уйларга нигез бар.
Кимәк каһанлыгы, мәсәлән, Төрки һәм Уйгыр каһанлыклары кебек үк, бигрәк тә IX - X йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хакимлек итүче каһан торган. Аңардан тыш нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары - бәкләр идарә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каһанлык 12 билектән, кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак биләре, хәтта хан дип тә аталган. Ә каһан - бөтен дәүләтнең башлыгы - олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Кыскасы, Кимәк каһанлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте булган, һәм анда татарлар төп рольне уйнаганнар.” (Равил Фәхретдинов. “ Татар тарихы”). Шунсын да искәртү лязимдыр, XII – XIII гасырларда кимәк дигән кавем турында хәбәрләр югала, ахры алар татарлар дип әйтелә башлыйдыр, көньяктарак яшәгән кимәкләр Урта Азия халыклары составына кереп киткәндер. Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар турында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары турында гомумән бик кызыклы белешмәләр бирелгән.
Күренекле галим Ә.Нәҗип (Э.Н.Наджип. “Исследования по истории тюркских языков ХI- ХIV вв.) кыпчак татарлары дигән кавемнең Кыпчак далаларында (Иделдән көнбатыштарак) әле монгол яулары килгәнче үк яшәгәнлекләрен һәм аларның анда төп халык булганлыгын күрсәтә. Атаклы падишаһ Бибарсның татар кызына өйләнгән булуы турында да язып калдыра.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Н.А.Баскаков “Слово о полку Игореве” дигән эпик әсәрдә (Журнал «Советская тюркология» №1, 1985 год) китерелгән «татраны» дигән төрки кабиләнең шул ук Кара диңгезнең төньягында яшәгәнлеген күрсәтә. Бу, тарихта булмаган, колакка ят тоелган кабилә исеменең татардан бозып әйтелеше генә булмады микән?
Көнчыгыш Европада яшәгән татарлар турында тарихка кертелмәгән хәбәрләр тагын да бар. Мәсәлән, урыс елъязмалары язуы буенча, 1155 елда Хопер елгасы буенда Рязань кнәзлеге урыслары белән татарлар (бернинди кыпчаклар да түгел, булгарлар да түгел) арасында сугышлар булганлыгын яза (Шенников,с. 8), (ПСРЛ, с. 179). Бу турыда башка мәгълүматлар да бар, һәм алар тарихта татарларның урынына кыпчаклар яисә булгарлар китерелгәнен исбатлыйлар. Һәм әлеге язма рәсми тарих тарафыннан телгә алынмый торган һәм Иделнең көнбатыш тарафының зур өлешен биләгән милләттәшләребез – мишәрләр турында булырга тиеш. Искә төшереп үтик, борынгы карталарда “Царские скифы” дигән халык та шул тирәләрдә күрсәтелгән бит.
Өстәрәк әйтелгәнчә, поляк тарихчысы М.Литвин (XVII гасыр) татарлар турында башка хәбәрләр дә калдырган. Аныңча IV – V гасырларда ук Кара диңгез буенда урнашкан татарлар скифлар нәселеннән булулары белән горурланалар, һәм дә үзләренең ата-бабаларының Искәндәр (Александр Македонский), Дарий, Кир, Ксеркс кебек атаклы борынгы патшалар белән уңышлы сугышканнарын хәтерлиләр икән.
Скифлар турында мәгълүматлар, гомумән, байтак һәм кызык икән. Мәсәлән, византияле тарихчылар һәм Көнбатыш Европа тарихчылары скифларның Кырымда генуялылар белән бергә әле урта гасырларда гына тыныч кына яшәп ятканлыклары турында күп тапкырлар язганнар (А.Бушков. “Чингисхан). Ә традицион тарихчылар, Геродот сүзләренә таянып, скифларның яңа эрага кадәр генә яшәгәнлекләрен тәкърарлыйлар. Шундый сорау туа: Геродот скифларга үзеннән соң яшәмәскә, кырылып бетәргә кушып куйган иде микәнни ?
А. Баяр “Тайная история татар” дигән китабында татарларның көньяк далада яшәүче европеоидлардан, башлыча ирани халыклардан чыкканлыгын әйтеп үтә. Бу – яңа сүз дип әйтергә буладыр, бәлки ул дөрестер дә, чөнки мондый фикер Р.Рахман тарафыннан да әйтелгән (Татары – племя скифское). Ләкин, дөрес булса да, бу хәбәр барлык татарлар турында түгел, ә аларның аерым бер нәселе турында гына әйтелгәндер. Ник дисәң, без милләтебезнең берничә төрле антроплогик типлы төркемнәрдән торганлыгын беләбез бит.
Татар дастаны “Идегәй” XIV гасырның азагында, XV гасырның башында язылган дип исәпләнә. Без бу дастаннан Татар иленең урынын белә алабыз: ул Ока, Кама, Идел, Җаек һәм аннан Кара һәм Каспий диңгезләренә хәтле җәелгән, Урта Азия һәм Көньяк Уралны да үз эченә алган. Ягъни, ул бөтен Алтын Урда территориясен үз эченә алган һәм “Татарларның төньяк державасы” дип аталган. Дастанда татарларның бу империядә хакимлек итүче халык икәне күрсәтелгән. “Татарларның төньяк державасы» дигән борынгы терминны без Иран тарихчылары язмаларында да күрә алабыз. Бу исә, татарларның көньяк державасы да булгандыр, дигән фикер тудыра. Андый держава чыннан да булган: ул – Иранны да үз эченә алган Урта гасырлардагы Хулагуидлар дәүләте. Бу турыда И.Гибадуллинның “Затерявшийся след иранских татар. 15.06.2011г”. дигән язмасында да укый алабыз. Анда ул хәзерге заманда Иранда татарлар яшәгәнлекне, ә Афганстанда аларның саны 500000 ләп булуы турында яза.
Татар кланы “Кыпчак” карачы татарлар төркеменә кергән һәм Урда ханнарының гвардиясен тәшкил иткәннәр. Аларның теле – татар теле булган (Ә.З.Вәлиди).
Көнчыгышта куманнар (кыпчаклар) үзләренең кабилә - ыру исемнәрен озак еллар саклап килгәннәр. Шуларның берсе - татарлар булган. Соңрак аларны чулым, бараба, ишим, себер, төмән татарлары дип атаганнар . А.Орлов.
Татар халкының төрле халыклар җыелмасы булмаганлыгын, аның аерым зур этнос булганлыгын күренекле тарихчыбыз Марсель Әхмәтҗанов та исбат итә:
“Казан ханлыгы халкы этник яктан Кырым ханлыгы, башка татар ханлыклары һәм Нугай урдасы белән бербөтен кавем тәшкил итә.
Бу бөтенлекне аеруча Нугай урдасын төзүче татар кабиләләре тәэмин иткәннәр (моның белән килешмичә булмый, чөнки ул вакытлардан күпкә элегрәк булган заманнарда да күчмә татарлар Бөек даланың төрле якларындагы утрак татарларны нәселдәшлек, тел, мәдәният өлкәләрендә беректереп торганнар бит); Нугай урдасы халкы Иделдә һәм Көньяк Уралда XI – XII гасырлардан бирле яшәгән кырык угыз, каңлы, кыпчак кабиләләрен дә берләштергән төрки - татарлардан оешкан.
Нугай урдасы татарлары иштәкләргә (күп кенә авторлар тарафыннан хәзерге башкортларның ата-бабалары дип саналалар, автор) кадәр үк Урта һәм Көньяк Уралны үзләштереп, шунда халык буларак формалашалар”. Монда без башкортларның түгел, татарларның Уралда төп халык булганлыгын күрәбез. Әйтеп китү кирәктер, нугай халкын, аларның хәзерге заманда аерым яшәүләрен исәпкә алып, алар татар халкыннан түгел, дигән фикер дә ишетелгәли. Моның дөрес түгеллеген М.Әхмәтҗанов (“Татар археорафиясе”2013 ел) исбат итә. 1586 елда ногай бәге Урус (Ырыс) Явыз Иванның улы патша Федор Ивановичка шикаять хаты яза. Ул анда көч кулланып басып алынган татарлар җирләрендә һәм көтүлекләрдә: Уфа буенда (Уфа шәһәре), Увекта, Самарада, Агыйдел буенда һәм башка урыннарда урыс шәһәрләре төзелүгә кискен ризасызлык белдергән. Бәкнең хатыннан өстә күрсәтелгән урыннарда күптәннән татарлар һәм шул исәптән нугайлар яшәгәнлеге аңлашыла.
Кырымда туган (1851 – 1914) күренекле татар мәгърифәтчесе Исмаил Гаспралы Русиядәге бөтен мөселман – татарлар бер халык дигән фикердә булган. Аның бу сүзләрен 1890 – 1970 елларда яшәгән Башкортстанда туган һәм андагы төп милләт халкы тарафыннан башкорт галиме исәпләнгән Әхмәтзәки Вәлиди Т. да хуплаган. Ул үзенең 1917 елга кадәр язылган әсәрләрендә “без, татарлар – мөселманнар”, дип язган. Моны башкорт халкы - татарның бер кисәге ул, дип аңларга була. Аның 1912 елда татар телендә язган “Төрки һәм татар тарихы” дигән китабы хәзергә кадәр Русия тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып санала.
Кайсыбер авторларда шундый фикер туган булган: Русиядәге төрки – мөселманнарның милләте турында фикер йөрткәндә, ул вакытлардагы татар мәгърифәтчеләре аптырашта калырлар иде, янәсе, Идел буе, Урал, Себер, Кавказ, Алтай һәм башка татарлар арасында нинди аерма булуы мөмкин, һәм аларны ничек итеп төрле кавемнәр итеп язып була?
1818 – 1889 елларда яшәгән философ, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни шулай ук бөтен төркиләрне татарлар дип атаган (бу турыда өстәрәк тә язылган иде). Татарларга төрле исемнәр кушып (төрки, булгар, мишәр, башкорт, нугай һ.б.), аларны бүлгәләүгә каршы булган. Ә бу исә властьларга татарны төрле халыкка әйләндереп, алар арасына коткы кертү, татарның көчен киметү өчен кирәк булган. Уйлап карасаң, татарлар элеккечә барысы да бер исем астында йөргән булсалар, алар ничек көчле булган булырлар иде. Русия хөкүмәтенә татарның фикере белән һәрвакыт исәпләшеп кенә торырга кирәк булган булыр иде. Ә бәлки, тарих та башкачарак юнәлештә барган булыр иде, һәм ул үзенең дәүләтчелеген дә югалтмаган булыр иде. Менә монсы тарихны үзгәртүнең, татарны монгол белән бутауның икенче бик мөһим сәбәбе, дөресрәге – максатыдыр.
Г. Еникеев язуынча, XVII гасырда яшәгән һәм Русиядә хәзмәт иткән немец илчесе Адам Олеарий, Ян Потоцкий кебек үк, Русия киңлекләрен гизгән. Аңа да Польшадан урыс кнәзлекләре, Московия, Казан аша Әстерханга кадәр барып җитәргә туры килгән. Кавказда һәм Персиядә дә булган. Тел гыйлемлеге дә булган бу немец сәяхәт дәвамында очраган бөтен җирләрдә татарларының бер үк телдә сөйләшүләрен язмасына беркетеп куйган. Ә диннәре–ислам, дип язып калдырган.
Бик күп телләр һәм шул исәптән татар телен дә белгән төрек тарихчысы һәм сәяхәтчесе Әүлия Чәләби (1611 – 1682 елларда яшәгән) шулай ук бөтен татарлар яшәгән җирләрне йөреп чыккан. Евразиядәге элек булган бөтен татарларны ул да бер халык дип билгеләгән.
Әүлия Чәләбинең татарлар турындагы язмалары урыс рәсми тарих курсына шулай ук туры килми. Беренчедән, ул да башка галимнәр кебек, татарларның бик борынгы халык булуын җөпли. Алар аллаһы тәгалә яралткан иң беренче халыкларының берсе, дигән ул. Төрки булган һәм дә шулай ук төрки булмаган күп кенә халыклар татарлардан туып таралган булганнар... Күп кенә христиан халыклары – милләтләрен югалткан татарлар, дип язган ул. (Мондый югалтуларыбыз һаман да дәвам итә бит, туганнар, автор).
Ә.Чәләби дә татарларның Чыңгыз ханны үзләренең милләттәшләре, җитмәсә аны мөселман, дип санауларын язган. Автор, элекке тарихи материалларга таянып, Чыңгыз ханны изге, гадел, кешелекле, миһербанлы кеше итеп тасвирлый. Аны бер мәртәбә күргән кеше гомерлеккә исендә калдырган, аның якты образын күңелендә тотып, Чыңгыз хан артыннан кая кушсалар, шунда шатланып барырга риза булган. Халык әйтүенчә, аның йөзе Җәбраил фәрештәнеке кебек, төсе – буе камил. Аның атланып йөргән атына суга торган гөнаһлы гадәте булмаган (“Чыңгыз хан” дастаныннан).
Татарларның барлыкка килгән, яшәгән төп урыннарын Ә.Чәләби дә Идел буе, Кубань, Кырым, дип исәпли.
Татар тарихын өйрәнеп, аның бөеклеге турында саллы хезмәтен язучы, Русия фәннәр академиясе карамагында эшләүче немец галиме Герард Фридрих Миллер турында да әйтеп китү зарурдыр. XVII гасырда ул Урал, себер татарларының тарихын өйрәнү өчен экспедиция оештыра һәм Русиянең көнчыгышында 10 еллап гомерен үткәрә. Шушы елларда башкарган эшенең нәтиҗәсе буларак, ул Себер тарихы турында күп санлы археологик, этнографик һәм башка төрле хезмәтләр яза. Аның хезмәтләрендә иң күп игътибар биргән кавемнәр татарлар була.
Миллер сүзләре буенча, Кыпчак даласында һәм башка җирләрдәге курганнар, борынгы каберлекләр һәм андагы бай хәзинәләр бары тик бер генә халыкка – татарларга нисбәтле. “Алтын Урда” дигән исем бу дәүләтнең байлыгына карап бирелгән, ди ул. Аның фикере буенча, Себернең иң баш халыклары – татарлар. Алар Тобол, Иртыш, Обь, Томь, Енисей, Алтай буйларында һәм шул елгалар арасындагы далаларда яшиләр.
Хәзерге заман галимнәренең Себердәге һәм Азов диңгезе буйларындагы курганнарны һәм каберлекләрне ирани телле скифларныкы дип атау һич дөрес түгел. Бу турыда Г. Миллер XVIII гасырда ук язып куйган. Һәм аның бу хезмәтләре шул вакыттагы урыс галимнәре, бигрәк тә М.Ломоносовның каты каршылык күрсәтүенә карамастан эш ителгәннәр. Аның фикерен 1870 елда немец галиме А.Д.Мордман яклап чыга. Ул Лейпциг шәһәрендә дөнья күргән хезмәтендә “скифлар төрки – татар телендә сөйләшкәннәр”, дип яза. 1904 елда икенче бер немец галиме О.Франке шулай ук скифларның төрки – татарлар булганлыгын исбатлый. (Ф.Бәйрәмова буенча).
XV йөзнең беренче яртысы гарәп тарихчысы, язучы һәм сәяхәтче Ибне Гарәбшаһ шул вакыттагы татар җирләре һәм татарлар турында менә ничек язган:
«Бу - ...төрки кабиләләр белән тулган, [һәр] яктан чикләнгән (сакланган) һәм бар өлешләре дә эшкәртелә торган, бик киң, шифалы һавага һәм саф суга бай, чын мәгънәсендә татар җире. Аның кешеләре - [чын] ирләр, сугышчылары - [менә дигән] укчылар. Телләре ягыннан алар иң матур сөйләүче төркиләр, тормышта - иң гаделләр, төскә-биткә - иң чибәрләр, матурлыкта - иң камилләр».
Әйтеп китү лазимдыр, татарны кыпчак белән бутау да тарихта татар исемен җуйдыруга юнәлтелгән бер ысулдыр. Кыпчак далалары дигән зур территорияләрдә күп төрле халык яшәгән. Ләкин “Дәшти Кыпчак” ның атамасы буенча, анда яшәгән татарны да кыпчак дип атыйлар. Баксаң, XII гасырларда инде Кыпчак даласында (элекке Кимәк каһанлыгы җирләре һәм көнчыгышкарак сузылган далалар) кимәкләр бөтенләй калмый, татарлар көчләнеп китә, ә кыпчаклар башта көнбатышка табарак, ә тагын да соңрак Венгриягә үк качалар. Көнчыгыш тарафында калганнары – татар, башкорт, казах халыклары тарафыннан йотыла. Хәзерге вакытта бу халык бөтенләй юк.
Ләкин бу проблема белән хәбәрдар булган урта гасырлардагы урыс авторлары татарларны кыпчаклардан аерып караганнар. Татарлар алар тарафыннан аерым бер этнос (халык) буларак күрсәтелгәннәр. Ул гына да түгел, кайбер төзәтелми калган елъязмалар күрсәткәнчә, урыслар татарларны үзләре кебек үк алла алдында җаваплы, дип караганнар. (И.Н.Данилевский) Бу хәбәр, рәсми тарих әйткәнчә, урысларның татарларны алласызлар, антихристлар дип атаганлыкларын юкка чыгара. Икенче яктан, әлеге мәгълүматта ул вакытларда урыслар белән татарларның тыгыз контактта һәм дустанә тормыш кичергәнлекләре күренә.
Кыпчак далаларында һәм башка җирләрдә XIII гасырда борынгы венгрларны эзләп йөргән католик – миссионер Юлиан да “...татарлар элек хәзер куманнар (кыпчаклар, половцы) яшәгән урыннарда яшәгән булганнар...” дип язган. Бу исә Дон елгасы буйлары һәм арырак, ягъни Юлиан өстәрәк күрсәтелгән гарәп сәяхәтчесе Әл – Фәргани мәглүматларын җөпли. Ошбу хәбәр тагын да татарларның монголлар вакытыннан элек үк Европада яшәгәнлекләрен белдерә. Юлианның икенче бер язмасында мондый хәбәрләр турында язылган:
“... Бөек Булгария зур, куәтле шәһәр. Анда барысы да мәҗүсиләр. Ләкин озакламый христианлык кабул итеп, Рим папасына буйсынырга тиешләр икән...” (Шуңа күрә дә, алдарак күрсәтелгәнчә, Бату бер Болгар (Биләр) шәһәрен генә штурм белән алган түгелме соң? Автор)
Булгариядә Юлиан 1236 елда үзенең кавемдәшләрен (көнбатыш тарафына күченеп киткән маҗар – мадьярларныж эзләп йөргән була. Шунда ул венгрлар ягыннан бу җиргә кияүгә чыккан бер хатынны очраткан. Әлеге хатын Юлианга ике көн барганнан соң үзең эзләгән венгрларны табарсың, дип бер юл күрсәткән. Шулай булган да. Ул аларны Этиль елгасыннан ерак түгел бер җирдә тапкан (элек Иделнең башы дип хәзерге Агыйдел саналган, автор). Тегеләр аның венгр икәнен белеп, сөенгәннәр, аны өйдән - өйгә йөрткәннәр, кунак иткәннәр...Болар мәҗүсиләр, аллага да, потка да табынмыйлар икән. Җир эшкәртмиләр, ат, бүре һ.б. итен ашыйлар, ат сөтен һәм канын эчәләр. Атлары, кораллары күп. Сугышларда кыюлар...
Татарлар алар белән шунда ук рәттән яши икән. Ләкин татарлар аларны җиңә алмаганнар. Шуннан соң алар дуслар һәм беректәшләр булып киткәннәр. Бергәләшеп 15 патшалыкны җиңгәннәр... Әлеге хәбәр Л.Гумилевның башкортлар турындагы мәгълүматына туры килә. Анда да татарлар башкортларны тиз генә җиңә алмаганнар, соңрак берләшеп дистә ярымлап патшалыкны җиңгәннәр. Сорау туа: татарлар венгрларны (маҗарлар – мадъярлар) җиңгәннәрме әллә башкортларнымы? Ахрысы, кайсыбер авторларның (М.Әхмәтҗанов) күчеп китми калган венгрлар татарларшып, башкорт дип атала башлаганнар, дигән сүзе дөреслеккә якындыр. Хәер, кайсыбер авторлар (А.Фоменко, Л.Гумилев), фарсы тарихчылары сүзләренә нигезләнеп, маҗарлар - шул ук башкортлар булган, дип язалар. Юлиан килгән вакытта бу маҗарлар – башкортлар әле татарлашмаган булганнардыр, автор.
Бу илдә Юлиан татарларны һәм аларның юлбашчысын да очраткан. Ул озакламый Алеманияне яуларга барачаклары турында әйткән...(Болар бар да бу татарларның Бату яуларына чаклы ук Булгария җирләрендә яшәгәнлекләрен күрсәтә, автор).
...Кайтышлый мордваннар иленә җиткәч, Юлиан аларның христианлык кабул итәчәкләрен белгән. Мордваннар бу турыда үз пәйгамбәрләреннән белгәннәр икән. Иң олуг мордван Лаудемерия (Владимир) кнәзенә, безгә килеп, безне чукындырып китегез, дип үтенеч җибәргән. “Моны Рим папасы эшләячәк, озакламый барыбыз да Рим чиркәвенә буйсына башлаячакбыз”,- дип җавап биргән тегесе.
Юлианның бу католиклыкка күчү турындагы хәбәрен монда аңлатып булмыйдыр, бәлки ул тарихчылар тарафыннан яшерелгән ниндидер вакыйгаларга ишарәлидер. Мәсәлән, рим папасының урысларны үзенә буйсындырырга тырышканлыгы мәгълүм, дип әйтергә була бит. Г.Еникеевның “Кара легенда эзе буйлап” дигән әсәрендә әйтелгәнчә, татарлар бит урысларны нәкъ менә шушы католиклар дигән “афәт”тән коткарып алып калганнар, ягъни, татар-монгол яуларының максаты да нәкъ шул булган, дип әйтергә була. Ә әлеге авторга бу идеяне Л.Гумилёв биргәндер, дип әйтсәк тә була, чөнки башлап бу идеяне ул күтәреп чыга. Әлбәттә, яхшырагы булмаганда, моны да кабул итәргә була. Ләкин берничә йөз, хәтта мең ел элек булып үткән татар тарихын, шул уңайдан, урысның үзенекен дә юкка чыгарып, яңа тарих язуы әлеге идеянең булганлыгын, татарның урыс халкын католик булудан коткаруын яшерер өчен генә башкарылмагандыр. Глобальрәк, урысның дөнья халкыннан яшерергә теләгән ниндидер кыңгыр эшләрен белдермәс, яки аклану өчен эшләнгәндер бу. Хәер, Юлиан язганча, Владимир кнәзенең рим папасына буйсынырга каршы түгел икәнлеге дә аңлашыла кебек. Әгәр дә бу дөрес булган булса, Бату килеп, Суздаль - Владимир кнәзләренең латин диненә күчү ниятләрен дә бозган булып чыга. Моннан шуны аңларга да булыр иде, ул вакытларда инде католиклыкка күчәргә җыенган (яки күчкән) Галич-Волынь якларының Рим кул астына керә баруы хак булгандыр. Шуңа күрә Владимир кнәзлеге дә шул якка тартылгандыр. Аның бу омтылышларында Киев белән Владимир кнәзлекләре арасындагы каршылыклар да чагылгандыр. Бу вазгыять чын булган булса, Батуның, кнәзлекләрне алгач, көнбатышка табан чапкан явы (бу турыда алда язылачак) булачак Русь җирләрендә католик динен тамыры белән йолкып алу буларак үткәрелгәнен күрсәтер иде. Ахыр чиктә, ислам кнәзлекләр җирендә католик динен җиңеп чыккан, дип уйларга була (алдарак укырбыз). Бу инде көнбатыш тарихчыларының татарларны күрәлмавының сәбәбен дә ачып бирә. Әлбәттә, алай дип исбатлау өчен бер Юлиан язмалары гына җитми, күбрәк һәм саллырак дәлилләр кирәк. Ә шулай да, XIII гасыр тарихының бу вариантын да инкарь итәргә ярамый.
Әлбәттә, тарихлы борынгы халыкның үзенең үткәне гәүдәләнгән мифологиясе дә булырга тиеш. Татарның мифологиясе бик көчле һәм бай. Аны күп еллар идән астына кертергә яки бөтенләй юкка чыгарырга тырышсалар да, ул үлеп, онытылып бетмәгән. Шуларның иң олылары “Чыңгыз хан дастаны” һәм “Идегәй” һ.б. Беренчесен без әле укып карый алмый идек, чөнки ул көл астыннан яңадан туып чыкты гына. Бу эпос нигезендә Чыңгызның ата – бабалары татар булганлыклары, аның яшәгән урыны Идел буендагы Ак-түбәдә, ул шуннан көнчыгышка, Кытайга яулар чапкан. Каракорым кальгәсе дә Монголиядә түгел, Каспий буенда булган. (С.Волков.”Чингас”). Мондый мәгълүматлар бу язманың дәвамында берничә җирдә китереләләр.
Икенчесен инде, атаклы әдибебез Нәкый Исәнбәт хәзмәте аркасында, без беләбез һәм укыйбыз. Алардан башка халкыбыз иҗат иткән “Бабахан дастаны”, “Сәйфелмөлек”, “Кузы Көрпә белән Баян сылу”, “Алпамша” һ.б. халкыбызның шанлы тарихын чагылдыралар.
Ошбу бабның нәтиҗәсе итеп түбәндәге фикерләрне китерергә буладыр.
Борынгы заманнарда һәм урта гасырларда татар дигән халык хәзерге татарлар белән этник бәйләнештә түгел, алар монголлар нәселе дигән тезис ялган. Икенче бер тарихчыларның, татар исеме Алтын Урда халкының гомуми исеме, ә соңыннан ул булгарларга бирелгән атама, дигән сүз дә ялган.
Татарлар скифларның варислары, дөресрәге, Бөек далада яшәгән һәм көнчыгышта татар дип аталган халыкны көнбатыш һәм көнчыгыш халыклары скиф (сак, саклаб, сакалиба, эскел, эсегел, эскальба, чигил) дип атаганнар, дип әйтергә буладыр. Тарих шуны күрсәтә ки, соңрак алар төрле тарихи вакыйгаларга катнашып, барысы да татар исеме астында берләшкәннәр, һәм бу татар халкының көченең, бөеклегенең нигезе булып торадыр.
Татарлар турындагы мәгълүматларны бик күп чит ил тарихчылары калдырганнар, һәм аларны инкяр итү һич мөмкин түгелдер.
Татарларның борынгы эзләрен яшерү өчен төркиләр, булгарлар, кимәкләр, һәм кыпчаклар дигән халыкларның роле күпертеп язылган. Бу шуннан да күренә, Алтын Урдада алар кыска гына вакыт эчендә халык буларак юкка чыгалар һәм барысы да татарлар булып китәләр. Урта гасырларда билгеле булган халыклардан бары тик татарлар (башкортлар - бушап калган маҗарлар-башкортлар җиренә килеп утырган, шунда татарлашкан кавемнәр һәм Башкортстан дигән Совет власте тарафыннан оештырылган республикага кертелгән татарлар дидек) гына торып кала.
Борынгы чит ил галимнәре татарларның тәүге туган җирләрен Идел, Урал, Себер, Кубань, Кырым дип язганнар. Ләкин тарихчылар Идел буйларын булгарларга нисбәтләп куйганнар һәм татарны үз тарихыннан мәхрүм иткәннәр. Баксаң, татарларның ерак ата-бабалары Идел – Уралда элек ничек яшәгәннәр, хәзер дә шулай ук дәвам итәләр.
Евразиядә элегә чаклы сибелеп яшәгән, һаман әле урыска әйләндереп бетерелмәгән төрле татарлар – барысы да бер халык. Бары тик соңрак бер – бере белән аралаша алмыйча, төрле телләр тәэсиренә дучар булганнар һәм 400 – 500 еллар дәвамында телләре үзгәрә башлаган. Бәлки шуңадыр да, аларны төрле исемнәр белән атый башлаганнар (булгар татарлары, кырым татарлары, себер татарлары һәм башкалар).
Бу галәмәт хәзерге заман татарларына бик зур зыян ясый, чөнки 2000 елдан артык тарихы булган татарны бүлгәләп, аның борынгы тарихын юкка чыгарып, аңа 400 – 500 еллык булгарлардан калган тарих “биреп” куйганнар. Татар халкы, бигрәк тә яшьләр, моны аңламый, кабул итми, чөнки ялганны сизә. Интернеттагы күп санлы тарихи материаллар күрсәткәнчә, халкыбызны татарларның бөек халык булганлыкларын һәм аларның борынгы тарихы билгеле булганлыгын яшерү сәясәте аларны канәгатьләндерми. Ләкин тарихчылар моны мөһим нигезгә таянмыйча, ниндидер үз сәясәтен күздә тотып инкарь итәләр.
Татар милләтен төрле төркемнәргә бүлештерүнең халык өчен бер кирәге дә юк. Татар белән татар очрашканда, үзләре аңларлар, себердәнме бу татар, әллә Сергачтанмы яки башка җирдәнме. Тарихчылар, үзләренә кирәк икән, бүлгәләсеннәр, ләкин халыкка үз фикерләрен такмасыннар. Авторның тәкъдиме – бөтен төрле татарлар да татар дип кенә язылырга, әйтелергә тиеш.
Бу язманың авторы, үз вакытында, кырым татарлары белән дә, себер татарлары беләр дә бергә эшләгән кеше. Дөрес, аларның теле үзгәрәк, әмма алар белән үзара аңлашу өчен тәрҗемәче кирәк булмады. Һәрберебез үзебезчә сөйләштек, һәм бер-беребезне аңладык.
Әйтергә мөмкин, вакыйгалар юнәлеше кире борыла һәм шундый тарафка таба бара ки, киләчәктә бөтен татарлар теле бер төрле булачак, иншаллаһ! Моны хәзерге заман информацион кырның булдырылуы (Яңа гасыр телерадиокомпаниясе, интернет һ.б. ) һәм татарның сүнмәс рухы тәэмин итәчәк.
Татарның теле һәм моңы.
Татар теленең чишмә башы бик борынгыдан - безнең эрага кадәр яшәгән киммерлар, скифлар чорыннан һәм, әлбәттә, аларга чаклы булган күптәнге кабиләләрдән киләдер. Хәзерге татарга ул һун (сөн), болгар, борынгы һәм урта гасырлардагы татар һәм башка төрки телләр аша күчкән. Соңрак байлар (булгарлар) белән казан телен формалаштыруда катнашкан бигерләрнең, суасларның элекке бабалары ийиркләр (М.Зәкиев буенча) безнең эрага кадәр VIII-V йөзләрдә һәм аңа кадәр үк Идел буйларында яшәгәннәр, соңрак тарихта мәгълүм эз калдырган сөннәр белән аралашканнар (сөннәрне II - IV йөзләрдә «Бөек күчеш» чорында гына Европага килгәннәр, алар Европада беренче төркиләр булганнар дип раслау европо-центризм карашы формалашкач кына уйлап чыгарыла, һәм ул берни белән дә расланмый). Бигерләр VII йөз ахырларында Биәрем дәүләтен төзегәннәр. Анда угро-фин кавемнәре дә яшәгән. Ләкин VIII йөз ахыры - IX йөз башларында бу дәүләтне өстәрәк әйтелгән к-диалектлы болгарлар кулга төшергәннәр.
Бу турыда Равил Фәхретдинов мәгълүматлары да игътибарга лаек: “... Без югарыда күреп үткәнчә, бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгәннәр. Әмма барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар - алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә руннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр - фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәдәни элемтәләргә кергәннәр” (мәсәлән, мари һәм татар телләре арасындагы уртаклыклар шул вакытларда ук барлыкка килгәндер, автор). Мөхтәрәм авторның әлеге фикере (турыдан – туры әйтелмәсә дә) Идел – Камада болгарлар килгәнче үк руннарга бәйле төркиләр, ягъни, татарларның борынгы ата-бабабалары булганлыгын исбатлый.
Димәк, болгарлар Урта Иделгә килеп урнашу белән үк андагы борынгы төрки һәм угро-финн телле халыклар белән аралашып, тәүге болгар телләрен үзгәрткән булганнар, дип әйтергә ярый. Хәер, алар телләрен моңа кадәр үк, мишәрләр белән катнашу вакытында да үзгәрткәннәрдер, чөнки алар, А.Орлов әйтүенчә, башта мишәрләр белән контактта булганнар.
Тарихта төрки болгар теле хәзерге татар теленә һәм шулай ук чувашлар теленә нигез булган, дигән фикер бар, һәм бу күп кенә рәсми тарихчылар тарафыннан кабул ителгән аксиома кебек. Ләкин, эш шунда ки, Европа, рус, татар галимнәренең кайберләре һәм чуваш лингвистлары болгар теленең татар теленә кысылышы юк, ул чуваш теленә генә нигез булган, дигән гыйбарә китереп чыгарганнар. Борынгы болгар теле чуваш теленә генә охшаган дигән фикер XIX йөз ахырында гына туган. Кайбер галимнәр болгар каберташ язмаларында чуваш сүзләренә охшашлык тапкан, һәм, шул нигездә, болгарлар чуваш телле булганнар, элекке болгар бүгенге чуваш ул, дигән фикерне алга сөргәннәр. Ләкин болгарларның тарихи эзләре бүгенге чувашларда бөтенләй юк дип әйтәләр. Хәзер галимнәр, бигрәк тә чуваш-болгар проблемасын өйрәнүгә күп көч һәм вакыт сарыф иткән М.Зәкиев, болгар каберташ язмаларына чуваш теленең керүен болай аңлаталар: чувашлар яшәгән территориянең зур өлеше Болгар дәүләте составында калган, һәм алар ислам динен кабул иткәннәр. Баштарак, бөтенләй болгар-татарга әйләнеп киткәнче, алар кабер ташларына үз телләрендә язганнар һәм шулар белән сату иткәннәр. Ә инде болгарлар арасында ассимиляцияләнеп беткәч, каберташ язмаларында чуваш теле йогынтысы әкренләп юкка чыккан. Ләкин шунсын да истә тотарга кирәктер, кайсыбер галимнәр, өстә китерелгән фикерләр фаразлау гына, чөнки төрки телле болгарларга нисбәтле бер язма да, бер документ та табылмаган, диләр. Шунсы да бар, тарихчыларда булгарлар угорлар белән славяннарның кушылуыннан килеп чыккан булганнар, дигән фикер дә бар. Алар моны X гасырда Булгарга килеп киткән Ибн-Фазланның язмаларына таянып әйтәләр. Ләкин ул славян дип түгел, сакалиба, дип язган. Ә без өстәрәк сакалиба - скифның гарәпләрдә әйтелгән аталышы, һәм ул төрки - татарларга нисбәтле дидек (тарихта татар исеме сакалиба исеме астына яшерелгән булган кебек килеп чыга). Димәк, Ибн-Фадлан буенча, булгарлар угорлар белән татарларның гомуми нәселдәше (урыс галимнәре өчен сакалибаның славяннарның гарәпләрдәге исеме булуы аксиома булып тора).
Ләкин шунсы бар ки, чуваш теленә охшаган язулы кабер ташлары XIII гасырның урталарында гына куела башлаган (М.Әхмәтҗанов “Татар археографиясе”. Монда ул әлеге язуларның болгар телендә булуын күрсәтә, ә моны исбатлау өчен дәлилләр китерелмәгән, чөнки алар бөтенләй юк). Димәк, аларны язучылар башта исламда булмаганнар, дип әйтергә була. Бу тезисны ныгыту өчен чувашларның Бату татарлары килгәнче мөселманлык кабул итмәгәнлекләрен, мәҗүсилектә калган булуларын исбат итү кирәк. Моны Л.Гумилев ныгыта да (өстәрәк Юлиан язмаларында да Бату килер алдыннан Булгарда мәҗүсиләр булганлыгы турындагы хәбәр бирелгән иде). Ул Булгария җирендә булган чувашларның (кайбер авторлар суасларның дигән фикердә) башта исламны кабул итмәгәнлекләрен искәртә, хәтта аларның күбрәк өлешенең Идел арты урманнарына качканлыкларын күрсәтә. Шулай булгач, булгар җирендәге чувашларның Идел аша чыгып, качып китмәгәннәре, исламны соң гына кабул иткәннәр, дип әйтергә була. Шуңа күрә кабер ташларындагы язмалар да соңрак күренә башлаган. Ә инде исламга күчеп, үз телләрен югалткач, язмаларның теле дә татар теленә якынайгандыр. Л.Гумилев (һәм А.Карасик) бу очракта чувашлар болгар токымы булган дигән фикерне яклый. Ләкин, шулай булган булса, болгарларның Идел буендагы роле нык кими һәм татар телен барлыкка китерүдә аларның катнашмаган булуын күрсәтә.
Өстәрәк әйтелгәнчә, күренекле этнограф һәм тарихчы М.З.Зәкиев Идел буендагы борынгы төркиләр теленә бәйләнгән Идел-Кама болгар теленең, кыпчак теле белән кушылып, нәкъ менә хәзерге Идел - Урал татарлары теленә нигез салуын ышанычлы итеп исбатлый (М.З.Зәкиев.”Татары. Проблемы истории и языка”.”Происхождение татар” ).
Ә рус тарихчысы В.Н. Татищев исә болгар һәм кыпчак телләренең бер төрле булуларын күрсәткән язманы теркәп калдырган. Димәк, аныңча, болгар теле чуваш теленә якын булмаган.
Галимнәр тарафыннан әйтелгәнчә, “...болгар-мишәр теле көньяк-көнбатышта яшәгән борынгы оногурлар һәм акацирлар теленә барып тоташса кирәк, чөнки мишәр фонетикасы көньяк төркиләрнекенә якын. Шулай итеп, болгар-татар сөйләм теленең беренче этабы байлар белән казан, болгар белән мишәр телләре формалашу һәм аларның үзара якыная башлавы белән характерлана.
Болгар-татар сөйләм теленең икенче этабы болгар-мишәрләрнең байлар (биләр) һәм казан кабиләләре җирләрендә төзелгән Биәрем дәүләтен буйсындырудан башлана. Чулман елгасының көньягында һәм Иделнең сул ягында биәр-биләрләрнең бер өлеше, болгар-мишәрләр тәэсирендә, к-диалектка күчкән. Бары Чулманның төньягында гына казан кабиләләре үзләренең къ-диалектын саклап калганнар, хәтта аны Иделнең уң ягына да чыгарганнар. Ул хәзер тау ягы сөйләше дип йөртелә…
(Къ диалектлы казан кабиләләре дигәннән, Европа картографларының кайсыбер урта гасырларда чыккан харитәләрендә Чулманның көньягы болгар иле, төньягы Казанныкы дип күрсәтелгән. Казан җирләре дигән сүз татарныкы дигәнне аңлатмыймы соң? Бигрәк тә галимнең өстәге абзацта язган мәгълүматларын исәпкә алсаң. Автор).
…Казан ханлыгы дип аталган Болгар иле Рус дәүләтенә буйсындырылгач, мишәрләрнең байлар (биләр) һәм казан халкы белән аралашуы интенсивлашкан. Яңа җирләр яулап, чик яңа урынга күчкән саен, руслар мишәрләрне чик сакларга күчергәннәр. Руслар өчен бу бик файдалы булган. Бердән, мишәрләр ышанычлы чик сакчылары булса, икенчедән, «мещера тигезлеге» дигән регионда русларга яңа җирләр бушап калган.
Хәзерге татар милли әдәби теленең лексик, фонетик нормалары, нигездә, урта диалекттан, морфологик нормалары - мишәр диалектыннан, синтаксик нормалары һәм стилистик эшкәртелеше иске татар язма әдәби телдән килә. Тагын да тарих тирәнлегенә таба китсәк, иске татар әдәби теле - иске төрки әдәби телгә, соңгысы борынгы төрки телгә барып тоташа (борынгы татар теленә, дип әйтергә кирәк булыр иде түгелме соң? Автор). (М.Зәкиев, Ф.С.Сәфиуллина хезмәтләре буенча). Уйласаң, бу бит инде татар теле болгар-чуваш теленә түгел, борынгы төрки телгә нигезләнгән дигән сүз.
Әлеге гыйльми язмаларның сөземтәсе итеп шундый фикер китерәсе килә: булгарларның, кыпчакларның һәм мишәрләрнең, димәк татарларның да теле арасында зур аерма булмаган. Бу турыда байтак чыганаклар бар. Кыскасы, тел гыйлеменнән ерак булган милләттәшләребез өчен аңлаешлы рәвештә түбәндәгеләрне күрсәтү файдалыдыр:
Болгар этнонимы Идел-Уралда әле XVI гасырга кадәр ныклы кулланышта булган диләр күп тарихчылар. Без дә бу турыда һәм, гомумән, өстәге темага бер мисал китерергә җөрьәт итәбез:
...Имди әйтәем китабым атыны,
Нәзым итәем, тыңлаңыз әбйатыны:
“Нуры содур “аты, и шаһы җиһан,
Һәр кеше кем укыса аны, рәван...
Тарихның тукыз йөз кырык сәкзендә,
Мөбарәк мөхәррәмнең унсәкзендә,
Болгар шәһре Казан дәрвазәсендә,
Кеше күпдер хира дәрвазәсендә;
Мөхәммәд Әмин хан кабрендә...
Хәрмәтле укучы күрә ки, бу гүзәл юлларда Мөхәммәт Әмин хан дөрбәсендә сакта торучы XVI гасыр татар шагыйре Мөхәммәдьяр Казанны Болгар шәһәре ди атаган (хәер, соңгырак гасырларда “болгар” сүзе географик яисә топонимик термин гына булып калган, дигән нигезле фикер бар). Шунсы да бар, хәзерге татарларның үзләрен болгар дип атавы әле озак дәвам иткән, дип язалар тарихчылар. Ләкин мондый парадокс урыслар тарафыннан татарларны туктаусыз каһәрләгәнлектән, хурлаганлыктан килеп чыккандыр. Нәкъ хәзерге кебек: ягъни, элек ничек кайбер татарлар булгар исеме артына “качарга” тырышкан булсалар, хәзер дә шул ук хәл дәвам итә.
Шигырьнең теленә игътибар итсәк, без аның хәзерге әдәби телдән ерак тормаганлыгын күрәбез. Җитмәсә, чуваш теле элементларының монда эзе дә юк. Ләкин шунсы бар, татар теленең соңрак кына (Булгарга Олы Мөхәммәт хан килгәннән башлап, ягъни, XV гасыр урталарыннан соң) башлыча болгар һәм кыпчак телләре нигезендә шәкелләшкән булуы инде исбат ителгән, дип саный рәсми тел гыйлеме. Димәк, татар теле элегрәк булмаган булып чыга (гәрчә, алдарак күрсәтелгәнчә, әле VI – IX гасырларда ук һәм хәтта элегрәк тә татарларның булганлыгы исбат ителсә дә). Ә шулай да, тарихчылар әйткән вакыттан элегрәк татар теле булганмы һәм кулланылганмы соң? Һәм ул нинди булган? Бу турыда чыгнаклар ни сөйли? Шуңа күрә XIV йөздә “Алтын Урда”да төзелгән, руслар тарафыннан “Се татарский языкъ” дип аталган сүзлектән мисаллар китерәбез: Тәнгри, фәриштә, Азраил; көк, тахт, куйаш, йулдуз, ай, кар, йамгур, суук, исси, йел, акырын; хан, ханыбикә, улу бий, алпаут, кул, чура, угълан, ата, ана, карындаш; йигирми, утуз, кырк, алтмыш, сексән, токсан (Татар әдәбияты. 1984 ел, I т.). Күренә ки, татар сүзләре урыс хәрефләре белән гадәтенчә бозылып язылган булсалар да, монда без белмәгән, аңламаган сүз юк. Бу шуны искәртеп китү зарурилыгын да күрсәтәсыман: татар теле әле ул вакытларда ук монгол теленнән һәм көнчыгышта яшәгән башка төрки телләрдән үзгә булган, һәм ул XIV гасырдан күпкә элек барлыкка килгән булырга тиеш иде. Игътибар итик, өстәрәк китерелгән сүзләр бит Булгариядәге телдә түгел, Алтын Урдадагы, Сарайдагы татарлар телендә, чөнки, рәсми тарих буенча, Булгариядә татарлар һәм татар теле әле булмаган, булгар теле булган, дип санала. Димәк, XIV гасырда татар теле булган, дип әйтә алабыз, һәм аның хәзерге татар теленнән аермасы юклыгын күрәбез. Шуны ук XIV-XV гасырларда Сарайда язылган бөек әсәрләр дә исбатлыйлар.
Хәзер XIV гасырда европалылар тарафыннан төзелгән, дип исәпләнгән “Коман (кыпчак) кодексы”ннан мисал итеп бер табышмак алып карыйк (шул ук китаптан):
Көн алтундан елчи келир,
Көмиш быргы тарта келир.
Ай алтундан елчи келир,
Алтун быргы тарта келир.
Шул ук чыганакта китерелгән кыпчакчага тәрҗемә ителгән христиан диненә нисбәтле язмаларны карыйк:
Аүе, кимниң тотаклар
Бал-шекердән дир көп татлы,
Анлардан бизгә төгүлди
Тын азыкы, тәңри сөзи.
Аүе, йарлы – йоксыл болган,
Сойурганмак бизгә тапган,
Тәңри сиңа болди болыш,
Анда бизгә бар кутулыш...
Күрәбез ки, урта гасырлардагы европалылар тарафыннан бозылган кыпчак сүзләре татар сүзләре һәм Мөхәммәдъяр шигырендәге юллар безгә барысы да аңлашыла. Шунсын да онытмыйк, гарәп әлифбасы белән язылган урта гасыр хәрефләрен (мәсәлән, гарәп язмасын кириллицага күчергәндә “е” белән “и” не, “ә” белән “е” не бутау табигый хәл) сүзләрен без төрлечә укый алабыз, һәм төрле төрки һәм башка тел белгечләре шулай итәләр дә. Шуны исәпкә алсаң, кыпчак теле белән татар телендә аерма бик аз булган кебек. Ә менә шул вакыттагы төрки болгар телен күпме булса да аңлап була микән. Дунай болгарлары безгә ярдәмгә килә алмастыр. Чуваш теленнән булгар теле ерак булгандыр дип әйттек (әгәр бу чын булса). Балкар телен карап карыйк (аларны бит Кавказ алдында яшәгән болгарлардан аерылып, тауларга качып калган һәм башка төркиләрдән аерым яшәгән халык дип исбатлыйлар тарихчылар).
Рус - балкар сүзлегеннән бер өзек:
Ведро |
Челек |
|
Вилка |
Чанчхы |
Вилы |
Сенек |
|
Грабли |
Басха |
Дверь |
Эшик |
|
Двор |
Азбар |
Дом |
Юй |
|
Дрова |
Отун |
Забор |
Буруу |
|
Котел |
Къазан |
Кровать |
Орундукъ |
|
Ложка |
Къашыкъ |
Лопата |
Кюрек |
|
Матрац |
Тешек |
Молоток |
Чегюч |
|
Навес |
Джатма |
Недоуздок |
Нохта |
|
Нож |
Бычакъ |
Огонь |
От |
|
Одеяло |
Джургъан |
Окно |
Терезе |
|
Очаг |
От джагъа |
Плеть |
Къамчи |
|
Подпруга |
Айыл |
Подушка |
Джастыкъ |
|
Постель |
Орун |
Күренә ки, кириллица белән бозып язылган хәзерге балкар-карачай теле дә татар телен белгән кешегә аңлаешлы. Дөресен әйткәндә, монда чуваш теле элементлары юк кебек. Искәртеп куеыйк, бу телне бит әлеге кавемнәр урта гасырлардан, ә, бәлки, борынгы заманнардан, VII – VIII йөзләрдән башлап саклаганнар, дип исбатлыйлар кайсыбер авторлар. Ягъни, безнең хәзерге телебез шул вакытларда ук булган һәм аны карачай – балкарлар саклап калганнар. Һәм без үзебез дә, әлбәттә.
Кыскасы, өстә язылган мисаллардан күренгәнчә, урта гасыр татар теле дә, кыпчак теле дә, хәзерге балкар теле дә бер-береннән әлләни аерылмый. Җитмәсә, балкар теле чуваш теленә якын да бармый. Моны аңлар өчен түбәндә китерелгән берничә чуваш сүзенә күз төшерү дә җитә:
Сухал – сакал, сылтăм – уң, сулахăй – сул, ыратать – авырта, вăрăм – озын, куç харши – күз кашы, хулăн çӳç – куе чәч, кĕске çӳç – кыска чәч, кăвак куçсем – зәңгәр күз, матур күзләр — илемлĕ куçсем һ.б.
Булгарлар вакытындагы бер эпизодны да китерергә була. 1183 елда Владимир кнәзе Всеволод, Булгар өстенә яу белән барырга җыенганда, Киев кнәзе Святославка хәбәр итә: “...Кыпчакларны чакырасым килми, чөнки алар булгарлар белән бер телдә сөйләшәләр”(Татищев В.Н., 1964, т. III, 128). Күрәбез ки, монда да кыпчак һәм булгар телләренең охшашлыгы турында әйтелә.
Гомумән, урта гасырлардагы болгарны кыпчак дип, кыпчакны татар яки төрки дип атаган язмалар да юк түгел. Ә бит моның бер искитәрлек җире дә юк: әгәр татарны шулвакыттагы һәр халык үзенчә атаган булса (ә бу шулай булгандыр да), татарны кыпчак дип тә, татар дип тә, болгар дип тә әйтергә буладыр кебек. Мәсәлән, немецларны хәтта хәзерге вакытта да өч - дүрт төрле итеп атамыйлармыни: герман, немец, алман, алеман, дойч. Тарихчыларның, татар этнонимы болгарның тышкы этнонимы (башка халыкларга билгеле булган исеме) гына ул дигән сүзләре дә бар бит әле. Димәк, тышкы этноним соңрак эчкегә дә әйләнгән булуы шик калдырмый (М. Зәкиев. Татарларның һәм төркиләрнең килеп чыгышы).
Бу темага карата А.Орлов сүзләрен дә китерергә була. Мәсәлән, аның мәгълүматлары буенча, соңгы вакытларда галимнәр булгар, кыпчак һәм мишәрләрнең әле Азов – Дон буйларыннан Идел – Дон буйлап төньякка таба хәрәкәт итә башлаганда ук катышу сөреше кичергәнлекләре турында бер фикергә килгәннәр Бу турыда өстәрәк тә язылган иде). Ә бу инде әлеге халыкларның телләренең дә охшашлыгына китерми калмагандыр. Ә бит мишәрләр – татарлар.
Академик Д.С. Лихачев әзерләгән “Обрлар турында хикәят”тә (“Притча об обрах”. “Повести временных лет”тан) хәзәрләрдән күчеп килгән, болгар дип аталган скифларның Дунай буенда яшәүләре күрсәтелә. Игътибар белән укыган кешегә бу кыска гына җөмлә күп нәрсә турында бәян итә. Беренчедән, хәзәр теленең болгарныкына охшаш булуы әйтелә. Икенчедән, болгарларның скифлардан чыкканлыгы белдерелә. Өстәрәк язылганча, татарларның да скифлардан килеп чыкканлыклары билгеле. Шундый сорау туа: әгәр дә урыслар әлеге чыганакны урыс тарихының нигезе дип исәпләсә, нигә без аңа ышанырга тиеш түгелбез? Ә нигә аны урыслар өлешчә генә кабул итәләр, ягъни, төркиләрнең скифлардан чыгуын танымыйлар?
Бу концепцияне башка авторлар да яклаганнар. Мәсәлән, күренекле галим Ф.Хакимзянов булгар теле кыпчак теленең диалекты булганлыгын исбат иткән (Ф.Хакимзянов. Сов. Тюркология, 1974 ел, №4).
Шундый ук фикерне Л.Җәләй дә хуп күргән.
Н.З.Гаджиева: “...Карачайлылар һәм балкарлылар теле кыпчак, татар, башкорт, нугай һәм комык телләренә бик якын...” дип язган. (Н. 3. Гаджиева. Проблемы тюркской ареальной лингвистики. М., 1975). Нәк менә шулай: кыпчак, татар, башкорт, нугай телләренә.
Ә XIX –XX гасырлар этнографы Н.А.Караулов болай дип күрсәткән: “...алар башта төньяк Кавказ далаларында дөнья күргәннәр, ләкин кабардалылар басымы астында тауларга күчкәннәр. Бу балкарлар һәм карачайлылар болгар халкының бер кисәген тәшкил итәләр һәм, озак еллар изоляциядә яшәгәнлектән, телләрен үзгәртми саклаганнар”. Н. А. Караулов. “Балкары на Кавказе”.— В кн.: “Сборник материалов для описания местностей и племен Кавказа”. Вып. 38, Тифлис, 1908, с. 132—133).
Ләкин шунсын да искәртеп китми ярамас: күп кенә авторлар карачай һәм балкар халыкларының Кавказда автохтон халык булганлыкларын, төрки телгә соңрак кына, Кавказ Төрки каһанаты карамагында булган вакытта гына күчкәнлекләрен язалар. (Алексеева Е.П., «Карачаевцы и балкарцы - древний народ Кавказа»). Ләкин шулай булган сүрәттә дә бу безнең тегермәнгә су коя, чөнки алар шул вакыттагы төрки (татар) телен алып, саклап калганнар булып чыга.
Тел дигәннән, болгар теле татарныкыннан нык аерылып торган һәм ул татарныкына караганда, чувашныкына якынрак, дигән фикерне яңадан искә алыйк. Җитмәсә, икенче яктан, болгар теленең хәзәр һәм чуваш телләренә охшаш булуы турында тагын да язмалар бар. Мәсәлән А.Карасик “Борынгы Болгар елъязмасы” дигән хезмәтендә болгар теленең хәзәр һәм чуваш телләренең иң архаик формалары булганлыгы турында яза. Билгеле гарип тарихчысы Әл-Гарнати шулай ук хәзәр һәм болгар телләренең охшашлыгы турында язган. Тарих фәннәре докторы Г.Тафаев исә болай ди: “Болгар теле – кыпчак – төрки теле түгел. Чувашларның ата бабалары – Кама болгарлары. Татарлар кама - болгар телен Идел буеннан кысрыклап чыгарганнар (Г.Тафаев. В тисках Золотой Орды)”. Ләкин кайчан кысрыклап чыгарганнар? Бу сорауга җавап хикәятнең дәвамында очрар.
Бу позиция болгарлар борынгырак заманнарда ук ике телле булганнар, шуларның берсе – татар теленә охшаш тел, икенчесе – чуваш теленә якынрак булган, дип фаразлау мөмкинлеген бирә, автор. Чыннан да, А.Орловның, болгарлар кыпчаклар (татарлар - мишәрләр) белән тыгыз контактта яшәү дәверендә телләрен үзгәрткәннәр, дигән сүзләрен исәпкә алсаң, аларның икенче бер өлеше борынгы болгар телендә калганнар һәм чуваш теленең нигезен тәшкил итәләр, дип фаразларга була. Ләкин мондый фикер галимнәр язмаларында очрамый. Дөрес, өстәрәк Е.П.Алексееваның балкарлар һәм карачайларның Төрки каганат чорында төрки телен алганнар, дигән мәгълүүматын китергән идек. Ә бу фикер бит мантыйкка туры килә һәм татар-болгар -чуваш телләре арасындагы байтак кына каршылыкларны юкка чыгара алыр иде.
Ярый, болгарларның теле чувашныкына охшаган булган икән ди. Алайса, кая булган ул тел? Ник юкка чыккан? Болгарчылар бит Идел болгариясенә төрки-татарлар күп килмәгән, шуңа күрә татарлар болгар телен үзләштергәннәр дип исбатлый. Ә бит тел йотылсын өчен йотучы халык тегесеннән берничә мәртәбә күбрәк булырга тиеш, диләр галимнәр. Димәк, йә болгарның теле татарныкына нык охшаш булган, йә болгарлар бик аз булган (дөресрәге, татарлар берничә тапкыр күбрәк булган). Бу очракта, булгарлар теле татар теле тарафыннан “йотылган” һәм булгарлар үзләре татар милләтенә бер кушымта гына булганнар. Ә андый кушымталарның эзләрен эзләп вакыт әрәм итүе файдасыздыр, чөнки җир йөзендә бер милләт тә саф килеш яралтылмаган. Кызганыч, әлбәттә, безнең ерак ата-бабаларыбыз булгарлар көнбатышта да (Болгария), көнчыгышта да (Булгария) телләрен югалтканнар булып чыга. Хәер, болгарларның көнбатышка күчеп, телләрен югалтканнар, дигән аксиомага каршы шундый фикер китерәсе килә. Болгарлар үз тарихи этапларында һәрвакыт көчле халык булганнар. Алар бервакытта да юкка чыкмаганнар, зур илләр белән, хәтта Византия белән сугышларда җиңеп чыкканнар, һәм, ниһаять, әлегә кадәр дәүләтчелекләрен, бәйсезлекләрен саклап кала килгәннәр. Ничек соң шундый халык үз телен тулысынча югалткан? Укып карыйк хәзерге болгар телендәге китапны: ул бит саф славян теле, һәм анда бер генә төрки сүз дә юк. Булганнармы соң төрки телле болгарлар?
Булгарда булгар теленең татар теле тарафыннан йотылуы, ягъни, хәтта рәсми тарихи чыганаклар күрсәтүе буенча да, татарның Булгариядә электән булуы һәм соңрак тагын да күпләп артуы, һәм булгар телен йотарлык санга җитүе исбатлана ала. Һәм бу сөреш кабатлана торган. Шул уңайдан тарихта яхшы билгеле булган һәм тарихи чыганаклар эзләүне дә зарур кылмаган мәгълүматлар бар. Ул да булса, әле Бату гаскәрләре килгәнче генә түгел, X гасырда ук Булгариядә булгар – сувар – эсегел (эскальба) низаглары, булгарларның шул вакытта янә көнбатышка күченүе, суварларның мәҗүсилектә калып, Идел аша чыгып качулары (бу турыда алдарак язылачак). Җәгъфәр тарихыннан китерелгән, дәүләт башлыгы Гази – Бараҗның 1232 елда тәхеттән куылуы һәм Үдэгей хан янына качуы, ханның аңа “Бурандай” дигән исем бирүе – болар бар да Булгариядә төрле низагълар, зур үзгәрешләр булганлыгын аңлаталар. 1236 – 37 елларда татарлар Гази – Бараҗны янә тәхеткә утырталар. (Монда “Җәгъфәр тарихы” дигән язма чыганак буларак шуның өчен китерелә, кайсыбер галимнәр, әлеге язманың авторы “Җәгъфәр тарихын” язганда, тарихта чыннан да булган вакыйгаларга таянган, дип исбатлыйлар. Ә Бурандай - Бурундай - Буралдай) дигән кеше чыннан да булган).
Соңрак (1237 еллардан соң) Бату һәм Бәркәнең бөтен малы-туары, черүе һәм башка халкы белән Булгар олысында җәйләүләре, һәм, гомумән, Булгарның Алтын Урда мәркәзе булып торуы. Икенчедән, XIV гасырның азагында Алтын Урда ханының Кырым ягыннан Идел – Урал буйларына зур – зур төркем татар кабиләләрен күчерүе. Бу гамәл шул җирләргә урыс ушкуйникларының талау походларының көчәюе белән бәйләнгән. Өченчедән, Идегәйнең (XV гасырда) элекке Олы Урданың күчмә татарларын берләштереп, Нугай урдасы дип атала башлаган бу зур төркемнең Урта Уралга һәм Агыйдел буйларына җәелүе шулай ук болгарлар җиренә күп кенә татарлар күченүгә китергән. Шул вакытлардан 30-40 ел алдарак кына Идел буе халкының бубон вабасыннан (чума) кырылуын искә алсаң, Идел-Урал төркиләренең татар файдасына ничек үзгәрүен чамаларга була. Чөнки XIV гасырның азагында Уралга һәм Идел буена күпләп килеп утырган нугай татарларының күбесе күчмәләр булганнар. Ә андый тормыш рәвеше алып баручы, ягъни далада аерымланыбрак яшәгән кавемнәр үләттән азрак кырылганнар.
Булгария халкының татар дип аталуы урыс елъязмаларына да кереп калган. Мәсәлән, 1399 елда болай язылган: “алар (кнәзләр) Бөек Булгарны, Җүкәтау, Кирмәнчек һәм Казанны алдылар, бөтен җирләрен таладылар, бик күп бисермән һәм татарларны кырдылар, татар җирләрен басып алдылар. Урыслар 3 ай сугыштылар, һәм өйләренә зур җиңү һәм күп мал белән кайтып керделәр (ПСРЛ.т 1)”. Монда татар җире, баш шәһәре – Булгар, халкы – бисермәннәр (мөселманнар) һәм татарлар турында гына сүз бара, булгар халкы юк. Мондый мәгълүматлар шактый.
Хәер, күп кенә болгарчылар Идел буендагы татар телен болгарныкы дип исбатлыйлар бит. Алай булса, аларга булгар теле чуваш телен генә китереп чыгарган дигән, урыс һәм чуваш галимнәре аңында төпле урын алган теория белән ныклабрак көрәшергә туры киләчәк. Һәм, әгәр дә алар үзләрен булгарларның варисы дип исәплиләр икән, үз нәселләре иленә -Чувашстанга күчәргә туры киләчәк. Яисә болгар теле татарныкына охшаш булмаган, ул күп санлы татарлар теле тарафыннан йотылган, дигән гыйбарә белән килешергә туры киләчәк. Без бит бары тик үз галимнәребез сүзләренә генә таяна алмыйбыз, башкаларның фикерләрен дә исәпкә алырга тиешбез. Югыйсә, татар фәнни һәм иҗтимагый фикерләве үз кабыгы эчендә генә яшиячәк.
Шунсы да бар, безнең халыкка татар дигән исемне урыслар биргән, (һәм алар гына үзгәртә ала) диләр рәсми галимнәр. Хәер, кайбер тарихчылар болгар исемен дә руслар халкыбызны таркатыр өчен биргән дип исбатлый. Бәла шунда ки, без болгарбыз, дип кычкырынсак, алар чыннан да татарның бер өлешенә (Татарстандагысына) булгар исеме кушып куярга мөмкиннәр. Бу, безнең яктан беркатлылыкка тиң булырлык галәмәт бары тик алар өчен генә отышлы булачак. Без урыс милләтчеләренең эшен бик җиңеләйткән булыр идек.
“Татар – татарчыларга” каршы иң “үтергеч” сорау – ни өчен Казан татарлары татар этнонимын берничә гасыр буе кулланмаска тырышканнар (әгәр бу хәбәр дөрес булса)? Җавап шундыйдыр: татар булганы өчен туган иленнән куылган, дөньяда яшәүдән мәхрүм ителгән, соңрак 450 ел буе урыслар тарафыннан “поганый татар-монголлар” дип каргалган, мең җәфа күргән халык үзен ничек тотарга тиеш иде? Хәтта бит хәзерге булгар – татарчыларның позициясе дә шуның азрак кына яңартылган дәвамы түгелме соң? Искә төшерик, татарларның булгарлыгын җөпләгән бер урыс галиме булмаса, Сталинның безне нишләтергә тиеш булганлыгын да яздылар бит: без, татарлар буларак, 1944 елда Кавказ халкы һәм кырым татарлары язмышына дучар ителгән, ягъни Азия чүлләренә сөрелгән була идек.
Өстә язылганнарны йомгаклап, шуны әйтергә була: Идел-Уралда татар автохтон халык булган, җитмәсә көнчыгыштан, соңрак бөтен татар җирләреннән яңадан - яңа татар төркемнәре килеп кушыла барган. Болгар теле әлеге күпсанлы татарлар тарафыннан йотылган, яки аңа кушылган гына.
Татар тарихын барлаганда үзебезнең көйләребез турында да онытырга ярамый. Безнең моңыбыз, көебез нәрсә турында сөйли соң? Бу моң бит үзенә бертөрле илаһи галәмәт, аны тыңлаганда сулыш кысыла, йөрәк еш-еш тибә башлый. Әгәр дә татар халкы, рәсми тарих әйткәнчә, төрле кабиләләрдән соңрак кына катыштырып әвәләнгән халык булган булса, безнең мондый тирән тамырлы бай мәдәни мирасыбыз, әле барланып та бетерелә алмаган көй-моңнарыбыз була алыр идеме?
Шушы галәмәтне тарихыбыз белән бәйләү максатыннан чыгып фаразласак, аңлашыла ки, безнең ерак ата-бабаларыбызның төп өлеше көнчыгыш халыклары белән озак кына контактта торганнар һәм пентатониканы нык үзләштергәннәр, ләкин аңа ниндидер үзгә булган башка кыйтгалар көйләренең чалымнарын өстәгәннәр кебек. Ә бит Урта Азия һәм Кавказ, Көнчыгыш Европа төрки халыклары: казахлар, үзбәкләр, кыргызлар, әзериләр, гагаузлар, кырым татарлары һәм башкалар пентатониканы белми. Ә менә безнең ут күршеләребез башкортларга, чувашларга, күпмедер күләмдә мариларга ул хас.
Бу турыда Ә.-З.Вәлидиның сүзләрен дә китерергә була: “Казан төркиләренең көйләре һәм музыкасы Алтай татарларының, монголларның һәм хәтта кытайлылар музыкасына тартым. Казан төркиләрнең музыкаль культурасы бүгенге көннәргә кадәр борынгы музыкаль традицияләрне саклап килүе белән аерылып тора”. Мөхтәрәм галимнең сүзләренә өстәп шуны да әйтәсе килә: татар моңы дала авазларын, шушы сахралардагы җил исүе, кошлар сайравы, чәчәкләр, кылган җилфердәве тавышларын саклыйдыр.
Пентатоника - грек теленең “pente” – биш һәм “tonos”-тавыш сүзләреннән барлыкка килгән. Ул биш баскычтан торган тавышлар тезмәсе (лад) дип атала, ягъни, җиде нотаның бишесен генә ала. Дөрес, борынгыдан килгән көйләребездә дә, көнчыгыштагы пентатоникадан үзгә буларак, алтынчы нота кушылу еш очрый һәм хәзерге композиторлар татар көйләренә алтынчы нотаны тагын да күбрәк китереп куша.
Менә шуларның барысын да искә алып, безнең ата-бабаларыбызның биләмәләре башка төрки халыкларныкыннан төньяктарак: Кыпчак даласының Иделдән көнбатыштарак өлеше – Дон – Кубань - Ока бассейны – Идел буе – Көньяк һәм Урта Урал, Иртыш – Енисей бассейны, Алтай - Байкал тирәсе регионнарында булгандыр, һәм чыннан да татарлар (аларның көнчыгыш төркемнәре) көнчыгыш халыклары белән озак кына янәшә яшәгәннәрдер, һәм алардан, шулай ук Алтайдагы борынгы ата-бабаларыбыздан пентатониканы алганнардыр, дип әйтергә була. Чөнки пентатониканың көнчыгыш халыкларыннан чыккан булуында шик була алмый (Ә шулай да кытай һәм башка көнчыгыш халыклары пентатониканы татарлардан алганнар , дигән фикер дә яши) . Ә бу бит инде Идел – Урал татарлары бары тик болгарларның гына нәселе булган дигән концепциягә тагын бер яктан каршылык китереп тудыра. Ягъни, төрле гасырларда Идел-Уралдагы татар, кыпчак һәм болгарга көнчыгыштан, кытайлар белән янәшә яшәп, пентатоника үзләштергән халык килеп кушылган, дигән теорияне алга сөрергә мөмкинлек бирә. Бу халык (өстәрәк язылган, антропологлар тарафыннан европеоидлар, дип билгеләнгән халык, автор) Орхон – Енисей буйларында табылган тораташларга язылган татарлар, әлбәттә. Һәм аларның саны алардан элек Идел - Уралда яшәгән татар-болгарлардан ишлерәк булгандыр. Югыйсә татарда пентатоника өстенлек алмаган булыр иде. Р.Безертдинов бу татарларның “ак татарлар”, дип аталган онгутлар, чигилләр (эскалба) һ.б. булганлыгын фаразлый.
Без болгарларның Үзәк Азиядән көнчыгыш европага күчкәнлекләрен ныклап исбатлый алмыйбыз. Традицион тарих, болгарлар төрки каһанат составына кергән булганнар, димәк, алар көнчыгыштан килгәннәр, дип исбатларга тырышса да, шикләнер өчен урын кала. Кергән булсалар да, Төрки каһанатының иң көньягындагы кавемнәр булганнардыр. Ник дисәң, болгарларның Идел – Дон – Днепр тирәләренә Хорезм ягыннан, ирани халыклар белән янәшә яшәгән җирләрдән күчеп килгәнлеге исбат ителгән, дип әйтергә була, чөнки бу турыда тарихи чыганаклар бар. Ул да булса, Дунай болгарлары галимнәре хәбәрләре (мәсәлән, Петр Добрев). Мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдинов та моны таныган (Р.Фәхретдинов. “Болгар вә Казан төрекләре”. 24 бит.) Этнограф Д.Исхаков та “Проблемы становления и трансформации татарской нации” 1997 ел. 234 б.) дигән китабында бу турыда сөйли. Ә Хорезм регионында пентатоника хәзер дә юк, элек тә булмагандыр. Болгар кабиләләрен Каспий тирәләрендәге төбәкләрдә скиф һәм һун дәверләреннән башлап автохтон халыклар булганнар, дип исәпләргә дә нигез бар. Икенче яктан, болгарлар Идел буена күченгән булсалар һәм анда озак кына дөнья күргән булсалар да, көньяктагы төркиләр, ирани һ.б. кавемнәр белән бергәләп озак еллар бергә яшәгәнлекләре сәбәпле, аларда пентатоника булмагандыр, дип әйтергә мөмкинлек бар. Димәк Идел-Урал татарының биш тон – нотага нигезләнгән көйләре - моңнары болгардан түгел, ә татардан чыккан. Шул ук вакытта, чуваш көйләрендә дә пентатоника чалымнары нык сизелә. Ахрысы, чувашлар, элек болгарлар буларак, татарлар белән озак кына контактта торганнардыр, яки чувашларның бер өлеше борынгы заманда көнчыгыштан күчеп килгәннәр.
Шунсын да өстәп китәргә кирәктер, әлеге пентатоника китергән татарлар монголоид булмаганнар, дип әйтергә була, чөнки алар күпләп килсәләр дә, Иделдә яшәгән болгар-татарларның антропологик үзенчәлекләрен боза алмаганнар, татар халкының күпчелеге европеоид булып калган. Һәм телләре дә Идел буендагы татар телен үзгәртерлек ят булмаган. Шуның өстенә, пентатониканы көнчыгыштан һуннар китергән дигән фикер дә яшәүгә хаклыдыр дип әйтә алабыз (һун эзләре безнең якларда юк, дип әйтә алмыйбыз. Юкка гына һун көнкүреш әйберләре: казан, савыт-саба, корал һ.б. Уралда һәм Идел буенда табылмыйдыр бит). Димәк, өстәрәк язылганча, һуннар белән безнең борынгы ата-бабаларыбыз – татарларны бер үк халык дип тану өчен тулы мөмкинлегебез бар. Бу турыда Э.Паркерның өстәрәк китерелгән әсәрендә дә язмалар бар.
Ә менә мариларга һәм бигрәк тә башкортларга пентатоника ничектер килеп кергән. Бу, ахры, әлеге халыкларның озак еллар татарлар белән тыгыз контактта булуның яисә борынгы заманнарда аларның да көнчыгыштан килгән булуының нәтиҗәседер. Чыннан да, башкортларның бер өлешенең Иртыш тирәсеннән килгәнлеге танылган хәбәр бит. Җитмәсә, хәзерге башкортларның күпчелеге нугай татарлары нәселе, дип тә әйтелде өстәрәк .
Борынгы милләттәшләребезнең көе, моңы турында язганда аның музыка кораллары турында әйтеп китми булмый. Аларның күбесе, кызганычка каршы, бу көннәргә кадәр сакланмаган, ләкин халкыбыз өчен йөрәкләре янган милләттәшләребез урта гасырлардагы музыка коралларыбызны, сорнай һәм гөсләләребезне, думбраларыбызны һәм курайларыбызны “көл астыннан китереп чыгардылар” һәм аларны халкыбызга бүләк иттеләр. Әлбәттә, бу юнәлештә эшлисе бар әле, чөнки халкыбыз бу нәрсәләргә дә бай булган. Мәсәлән, Сарайда яшәгән атаклы шагыйребез (XIV йөз) үзенең “Җөмҗөмә солтан” поэмасында мондый юллар калдырган:
... Һәм йите мең мотрибчым бар иде:
Меңе чәңче, меңе кубызчы иде.
Меңе найчылар ирди, меңе быргу,
Меңе табл орар ирди, меңе аргу;
Меңе чалгу чалар ирди, меңе дәф,
Меңе чәмбал орар ирди, меңе кәф...
(“Татар әдәбияты тарихы” 1984 ел. Iт.)
Әлеге шигъри юлларны китергәч, әйтмичә түзеп булмый, ни өчен бу юлларны кайсыбер тел белгечләре борынгы татар теле диясе урынга, төрки теле диләр? Ләкин бит татар теле төркидән элегрәк барлыкка килгән, шуннан соң гына фарсы һәм гарәп галимнәре татар телен төркинеке дип атый башлаганнар (өстәрәк язылды). Ә инде әлеге шигырьдәге быргу, аргу, чалгу сүзләре ахырында “ы” урынына “у” шуңа күрә язылган, чөнки ул заманнардагы гарәп алфавитында “ы” булмаган.
Өстәрәк, галимнәрнең, болгар-татар сөйләм теленең беренче этабы байлар белән казан, болгар белән мишәр телләре формалашу һәм аларның үзара якыная башлавы белән характерлана, дигән сүзләрен китергән идек. Шик юк ки, бу заманнарда аларның мәдәнияте һәм көй – моңнары да бер-беренә тәэсир итеп, күпмедер күләмдә охшаш булып киткәннәрдер. Шулай булгач, хәзерге мишәр милләттәшләребезнең борынгы көйләренә игътибар итү күп нәрсәне аңлата аладыр. Ә ул көйләр, автор фикеренчә, пентатоникага азрак дәрәҗәдә нигезләнгәннәр. Димәк, булгарларныкы да моңнары татарныкына охшаш булмагандыр.
Гомумән, рәсми тарих күрсәтүенчә, Идел буенда башта булгарлар яшәгәннәр, соңрак аларны татар дип атый башлаганнар, дигән гыйбарәләрнең нигезе куе томан эчендә. Томан эчендә генә түгел, андый нигез бөтенләй юк, дип әйтергә буладыр.
Өстә китерелгән төрле хәбәрләрдән һәм мәгълүматлардан чыгып, шуны әйтә алабыз: татар, кыпчак һәм булгар теле булган төрки телләр, аларның мәдәнияте һ.б. төрле сәбәпләр аркасында меңнәрчә еллар эчендә шулкадәр кушылган, болгатылган һәм бертөрлелек хәленә килгән ки, бу ике халыкны (татар һәм булгар) инде бер күрсәткеч (параметр) буенча да бер-береннән аерып булмыйдыр, һәм Идел – Уралда борынгыдан урнашкан бу халыкның теле - хәзерге татар теле булып шәкелләшкән һәм аны булгар теле дип атау һәм ничектер аерырга тырышу – тәнне тереләй кисү белән бердер. Бу сөрештә татар халкы теле һәм мәдәниятенең өстенлеге һәм хәлиткеч урын тотканлыгы һичшиксез.
Шунсы бәхәссез, борынгы һәм урта гасырлардагы татар халкының тарихи хәтере, теле, моңы, шигърияте һәм мәдәни мирасы хәзерге татарның һәм бары тик аның гына рухи байлыгы. Ул аның хәтерендә, канында, геннарында урнашкан.
Монголлармы, татарлармы?
Ерак Көнчыгыштан алып Каспий диңгезенәчә булган кавемнәр күбесенчә монгол расасына керәләр, бу күренеп тора. Ә без бит монголларга охшамаганбыз, Европа халыкларына тартымбыз. Шулай булгач, безнең тарихыбыз үзгәрәк булырга тиеш иде бит. Икенче яктан караганда, безнең телебез төрки телләр төркеменә керә, бу бәхәссез. Ләкин аерма да юк түгел. Җитмәсә, Идел –Урал татарларының бер өлеше шулай да монголоид геннары булган халык, гәрчә бу монголоидлык ачык төсмерләнмәсә дә. Алар бөтен татарның 14 % тәшкил итә, һәм чыгышлары белән Урта Азия халыкларына тартымнар, дип язалар ( автор уенча, алар кара болгарлар нәселе булуы мөмкин). Димәк, европеоид өлеше күпкә артыграк. Шулай булгач, айнык акыл белән уйлаганда, татарлар төрле төрки халыкларга нисбәтле, ләкин автохтон халык, ә шулай да аларга көнчыгыш яктан тагын зур бер төркем татарлар килеп кушылганнардыр (мәсәлән, онгутлар – ак татарлар).. Татарларның ике зур төркем тәшкил итүләре һәм алар арасында меңнәрчә чакрым ара булганлыгын, ләкин аларның соңрак бер-беренә килеп кушылганлыгын борынгы тарихчылар да җөпли, дип яздык өстәрәк. Дөресрәге – килеп кушылганнар түгел, илләре көчәеп китеп, халык саны артып, җәелеп килеп тоташканнар. Шуңа күрә татар теле башка төрки телләргә караганда үзгәрәк. Бу турыда төрле фикерләр бар. Мәсәлән, А.Баяр татарларны төркиләр белән иранлылар кушылудан барлыкка килгән кавем дип исәпли (А.Баяр.”Тайная история татар”). Ләкин шунсы шиккә төшерә: ирани кавемнәр арасында татарлар кебек аксыл чәчле, ксантофилга бай коңгырт яки зәңгәр күзле кешеләр бар иде микән? Шуңа күрә, традицион тарихчыларның хәзерге төркиләр яшәгән регионнарда иранлы кабиләләр, кавемнәр яшәгән дип тәкърарлавын да шик астына куярга кирәктер. Һәрхәлдә, бу җирләрдә иран телле топонимнар юкка тигез. Булганнары да ираннарга гына түгел, шундый ук микъдарда татарга да нисбәтлеләр.
Татар-монгол яулары турында рәсми тарих версиясен мәктәптә тарих дәреслекләрендә үк укыдык. Һәм без шул вакытта ук үзебезгә үзебез сорау бирергә һәм аңа җавап эзләргә тиеш идек: Без, Идел – Урал татарлары - кемнәр соң без. Нинди халыкның токымы? Татармы, монголмы? Ни өчен соң традицион тарихчылар татар белән монголны һәрвакыт бутыйлар? Җитмәсә, монда әле татар – болгар дигән төшенчә дә килеп кушыла бит. Алары тагын кемнәр? Ләкин бездә, гади халыкта, андый сораулар сирәк туа. Шулай булса да аны соңлап булса да бирәсе килә. Әлбәттә, җавабын да шушы язманың авторы үзе бирергә тиеш була. Һәм аны ерактанрак башларга кирәк буладыр.
“Бөек дала” дигән илаһи зур (Карпат тауларыннан Байкал артларына кадәр) җирләрдә безгә билгеле булган тарихта шундый халыклар яшәгән дигән фикер тарихка ныклап теркәлгән: киммер кабиләләре – яңа эрага кадәр 1000 ел элек, скифлар – яңа эрага кадәр 700-200 елларда, сарматлар һәм савроматлар – скифлардан соң 400 еллар дәвамында, готлар, гуннар, аланнар, аварлар – сарматлардан соң 450 еллар дәвамында, төркиләр – һуннардан соң яки яңа эраның 450 – 650 елларында, хәзәрләр – милади буенча 600- 950 елларда, болгарлар - төрки каһанлыгы таркалгач һәм хәзергә кадәр, бәҗәнәкләр (печенеги) – IX- XI гасырларда, кыпчаклар (половцы, куманы) – XI – XIII гасырларда, татарларның хәзерге тарихка билгеле булган вакыты – Орхон –Енисей буйларында табылган тораташларда язылган вакытларыннан башлап, дип санала. Ә ул ташлар тарихчылар тарафыннан V – VII гасырларда язылган дип исбатлана. Әлбәттә, бу шартлы рәвештә кабул ителгән, дип әйтергә була, чөнки өстәрәк әйтелгәнчә, кайбер тарихчылар татарның ике мең елдан артыгракка сузылган тарихы бар һәм алар скифлар токымыннан чыкканнар, дип саный. Бу турыда өстәрәк язылды инде.
Традицион тарихчылар язуы буенча вакыйгалар чылбыры шулай бара икән: янәсе, Үткән заманнарда Бөек далада Азияның көнчыгыш ягында берничә йөз ел саен нинди дә булса бер халык (демографик шартлау булу сәбәпледер инде) бик шәп үрчеп китә һәм анда сыймый башлый. Нәтиҗәдә ул кавемгә сугышып-сугышып көнбатышка таба хәрәкәт итәргә туры килә. Көнбатыш якларда халыклар нигәдер үрчеп китә алмагангадырмы, анда көнчыгыштан күчеп килгән кавемнәргә дә урын җитәрлек була икән.
Шушы күченеп килүче халык көнбатыш якта берничә йөз ел яшәгәч, никтер зәгыйфьләнеп китә. Ә көнчыгышта инде икенче бер халык көчләнеп җитешә. Һәм ул шулай ук яңа урын (әлбәттә, көнбатышта инде) сугышып ала башлый. Далада кавемнәр алмашынуы элегрәк килгәненең юкка чыгуы белән тәмамлана. Кая китә ул халык, тарих моны аңлатмый. Мәсәлән, көчле скифлар юкка чыгалар, алар урынына тагын да куәтлерәк сарматлар килә, алар 400 ел яшәгәч, аларны тагын да куәтлерәк гуннар алыштыра. Һәм ары таба да шулай. Бу галәмәт турында фикер йөрткәндә, без ике вариантны күздә тотарга тиешбез: беренчесе, элекке халыклар чыннан да юкка чыгалар (исчезли, дип җавап бирәләр тарихчылар һәрвакыт). Икенчесе, алар җиңелеп, бүтән шул тирәләрдә яшәгән халыклар белән катышып бетәләр. Беренче очракны аңлап булмый, нигә соң электән көчле булган, никадәр җирләрне басып алган кавем тулысынча юкка чыга? Икенчесе бераз аңлашыла, чөнки күп кенә аз санлы халыклар көчлерәкләре тарафыннан “йотылганнар”, шуңа күрә алар тарих битләреннән дә төшеп калганнар. Ләкин бит ул очракта Европа халкы 2000-3000 еллар буе әледән әле көнчыгыш халыкларының каннарын, геннарын кабул итеп, үзләре дә азиятларга әйләнергә тиешләр иде инде. Хәер, М.Аджиның һ.б язучыларның язмалары буенча, Азияныкы гына түгел, Европа халкы да һун – төрки халыкларыннан күп нәрсә алган (мәсәлән, Скандинав халыклары сагалары, М.Аджи. “Тюрки и мир”). Бу турыда өстәрәк язылды да.
Төрки – татар, монгол һәм башка кавемнәрнең аңлашылып бетмәгән алмашыну, аралашу-берләшү проблемнары турында ошбу язманың авторының үз тотрыклы теорисе бар. Дөньяның һәрбер өлешендә тарихи вакытларда төрле кабиләләр, кавемнәр рәттән яшәгәннәр. Ләкин аларның кайсы да булса берсе - көчлерәге берничә йөз ел буе башкаларыннан өстен булып торган һәм аларны үз кулында тоткан. Һәм ул кабиләләр чит, башка дәүләтләр тарафыннан барысы да бер исем – падишаһлык кылган кавем исеме белән аталганнар. Күпмедер вакыттан соң икенче кавем лидерлыкны алган. Мәсәлән скифлар, алардан соң сарматлар, һуннар, төркиләр, болгарлар һәм хәзәрләр, кыпчаклар, татарлар, ә хәзер урыслар өстен. Шуңа күрә безнең зур ил Русия дип атала да (ә аңа кадәр Евразиянең зуррак өлеше Татария, дип аталган, димәк, анда X-XI гасырлардан башлап, Алтын Урда таркалганга кадәр татарлар хакимлек иткән. ). Ләкин бу бит әле әлеге халыклар бере артыннан бере юкка чыга барганнар дигән сүз түгел. Мәсәлән, скифлар белән бергә сарматларның, һуннарның бер үк вакытта яшәве дә билгеле. Аннан килеп, болгар, кыпчак һәм татарлар да бер үк вакытларда дөнья күргәннәр. Әлбәттә, параллель рәвештә, кайбер аз санлырак кавемнәрнең башкалары тарафыннан йотылып юкка чыгуы да булгандыр. Ләкин рәсми тарих вакыйгаларны икенче төрле итеп тасвирлый. Имеш, XIII гасырда көнчыгыштан чираттагы халык тагын көнбатышка таба күченгән. Бу татарлар. Җитмәсә алар татар-монголлар яки монгол – татарлар дип аталалар. Дөрес, урыс елъязмаларында аларны татарлар дип кенә атаган булганнар. Ә инде ул халыкларның нинди кавемнәр икәнен ачыкларга кирәк булганда, Л.Н.Гумилев, Рәшидетдин һ.б. язмаларына таянып, татарларның чыннан да Кытай белән янәшә яшәгән монголоидлар булганлыгын исбатлый башлый.
Әлбәттә, кайсыбер галимнәр бу галәмәткә аптырашта калып, инде хәзер генетика гыйлемен эшкә җигәләр. Һәм нәрсә ачыклана соң? Беренчедән, урыс халкы геннары соңгы берничә мең ел эчендә бертөрле дә үзгәреш кичермәгән, ягъни, бернинди монголоид халык та урыслар белән генетик һәм этник контактка кермәгән. Һәм без, чыннан да, урыслар арасында монголоидларны күрмибез, дип әйтерлек. Ләкин бу бит нонсенс, ничек итеп берничә йөз ел монголоидлар кул астында торып, урыслар аларның геннарын кабул итүдән сакланып калганнар? Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә урысларның яртысы монголоид булырга тиеш иде. Ләкин бит сүз монголлар басып алу турында бармый, елъязмаларда татарлар турында язылган, дип әйттек. Әмма татарлар монголоид булганнар, дип тәкърарлый бит рәсми тарих. Хуш, татарларны да тикшергәннәр. Ләкин татар геннарында да монголоидларга хас гаплогруппалар булмаган, булса да аз гына булган. Ә менә бу очрак өчен галимнәрнең җавабы әзер: хәзерге татарлар алар бит чын татар түгел, болгарлар. Ә болгарларның монголоид булмаганлыгы күптән расланган, чөнки аларның көнбатыштагы Болгариядәге туганнары европеоидлар. Ә Бату белән килгән монголоид татарлар юкка чыкканнар. Ә ничек юкка чыкканнар, кая булганнар, аңлатылмый.
Бу фаразлаулардан аңлашылганча, икенең бере: йә татар-монгол явы булмаган, йә ул, А Лызлов әйткәнчә, урыслардан бик үк аерылып тормаган татарлар явы гына булган.
Аңлашыла ки, XIII гасырда монгол явы булганлыгы, беренчедән, мантыйкка сыймый, икенчедән, тарихның дөреслегендә шик тудыра. Без үзебезнең, ягъни хәзерге Идел – Урал һәм шулай ук башка татарларның да кем икәнлекләрен алдагы бүлектә ачыкладык дип әйтергә була. Һәм татарларның скифлардан чыккан яки алар белән тугандаш кавем булулары, аларның Идел-Уралда автохтон халык булганлыклары, аларга төрле яклардан башка татарларның килеп кушылганлыклары инде аңлашыла, дип исәплик. Һәм аларның монголоид булмаганлыклары да ачыкланды. Тарихи чыганакларны карасаң, Евразиядә ике зур төркем татарларның булганлыгы күренә: борынгыдан килгән, көнчыгыштагы татарлар һәм IX – XII гасырларда ук (Лызлов һ.б. буенча, хәтта элегрәк тә) көнчыгыш Европада славяннар һәм кыпчаклар белән рәттән яшәгән татарлар турында укыйсың. Шәхсән, бу язманың авторының үз фикере буенча, кыпчакларның да зур өлеше чыннан да татар булган, ләкин алар турындагы хәбәрләр тарих битләреннән җуелган. Мәсәлән, татарларның составында “карачы кыпчак” дигән көчле ырулары булган, дип өстәрәк язылган иде инде. Шуларны аерып алып, үзенә башка бер этнос “кыпчак” дип атау чыннан да күзәтелә бит. Һәрхәлдә, татар кыпчакка әйләнмәгән, ә нәкъ киресенчә булган. Ләкин бөтен мәгълүматларны да җуеп бетереп булмагандыр, бәхеткә каршы, күпмедер мәгълүматлар табарга була.
Урта гасыр авторларының язмаларында татарлар турындагы мәгълүматлар юк түгел, һәм өстәрәк без алар белән инде таныштык. Ләкин чыганаклар әле тагын бар (Р.Фәхретдинов мәгълүматлары). Фарсы телендә 982-983 елларда язылган авторы ачыкланмаган дип исәпләнгән “Хөдуд әл - Галәм” трактатында татарлар “токуз-огуз” дигән иң атаклы бай төркиләргә нисбәтләнгән . Ләкин токуз-огузлар көнчыгыштан килгән татарлар түгел, анда алчы-татарлар, онгутлар, чигилләр һ.б. кабиләләр булган шикелле. Дөрес, монда шундый сорау туа: токуз-огузлар һәм тугыз татарлар бер үк халыкмы? Әле бит токсоба дигән татарлар турында да хәбәрләр бар. Болар өчесе дә шул ук бер татар түгелме соң?
XI йөзнең атаклы төрки телләре белгече Мәхмүд Кашгари үзенең сүзлегендә татар телен үзенә билгеле булган егерме төрки телләр арасына кертә. Ул татарларның үз телләре булганлыгын, ләкин төрки телне дә яхшы белгәннәрен язып калдырган. Бу бит хәзер дә шулайрак, ә ул вакытларда, кабиләләр туктаусыз хәрби һәм башка төрле контактта бик еш булган чакларда, татарлар күрше төрки телләрен яхшырак та белгәннәрдер.
Р.Фәхретдинов буенча, XI гасырның фарсы тарихчысы Гардизи татарларның башка җиде төрле төрки халыклар белән бергә Кимәк дәүләтен төзегәнлекләрен сөйли. Һәм шунда ук кыпчак, кимәк һәм татарларның “татар” атамалы гомуми борынгы халыктан чыкканлыкларын белдерә.
Татарлар турында XI йөзнең “Кабус намә” дип аталган әсәрнең авторы (тарихларда билгеле булган хаким Кей Ковус) да, гарәп тарихчысы Ибн әл Әсир (1160-1223) дә татарлар “көчле, эре кабиләләр” дип мактап язганнар.
Хулагуид илханнарының елъязмачысы булган мәшһүр Рәшид-әд-дин (“Елъязмалар мәҗмугасы”) татарларның көче-куәте аркасында ... Хитай (Китай), Һинд, Синд, Чин һәм Мачин (хәзерге Кытай, автор) улусларында, кыргызлар, келарлар, башкортлар илләрендә, Дәшт-и Кыпчакта һәм аннан төньяктарак, гарәп җирләрендә, Сүриядә, Египетта, мәгърибтә (көнбатыш) бөтен төрки кабиләләре татарлар дип аталдылар, дип язып калдырган (Г.Еникеев һәм башка авторлар буенча). Бу бит күп нәрсәләр турында сөйли. Һәм шуларның нәтиҗәсе буларак, Рәшидетдиннең әйтүе буенча, Чыңгыз хан заманнарында ук монгол кабиләләре башлыклары, әмирләре, гаскәриләре үзләре өчен татар кызларын яучыларга тырышканнар, чөнки бу алар өчен дан казану билгесе булган. Мәсәлән, рәсми тарих сөйләвенчә, кара татарлардан булган Чыңгыз-ханның хатыннары Есулун (Есуй) һәм Есукут (Есуган) ак татар кызлары булганнар. Аның абыйсы Жучи – Кәсәр дә татар кызы алган. Шулай ук монголлар да татарлар белән никахлашырга тырышканнар. Соңрак бу гаиләләрдә туган балалар Чыңгыз дәүләтендә югары урыннар алганнар, аларның сүзе үтемле булган. Батуның хатыны Боракчин һәм Олы әмир Ит-Караның хатыны да алчы-татар (ак татарлардан) кабиләсеннән булганнар. Димәк, XII – XIII гасыр татарның иң шанлы вакыты булган һәм алар башка төрки кабиләләр өстеннән хакимлек иткәннәр. Ә менә монголларның татарларны кырып бетерүе турындагы уйдырмалар кемнәр тарафыннандыр уйлап чыгарылган, дип әйтергә буладыр. Бу, ахрысы, шул вакыйгадан соңрак булган татарлар монголоид булганнар, дигән тезисны нигезләр өчен кирәк булгандыр. Бәлки булгандыр да андый факт, ләкин күпкә азрак масштабларда, шундагы Буир-Нур тирәләрендә генә, чөнки Чыңгыз ханның үзенең иң күп санлы һәм көчле татар кабиләләреннән – кара татарлардан булганы да билгеле (“кара” сүзе төсне аңлатмаган, “бөек, баһадир яисә төньяк” дигән аңлатмаларны белдергән). Аның илен гарәп һәм фарсилар да “Татарларның төньяк державасы” дип атаганнар.
Традицион тарихның бу заманнарга караган өлешләре шуның белән аерылып тора: борынгы татарларның көчле халык һәм чын татар этносы булганлыгын тарихчылар икърар итмиләр, ә менә Чыңгыз ханның татарларның арба күчәреннән биегрәк булганнарын суйдырган, дигән урыннан башлап, инде татарлар булмаган, дип саныйлар. Баксаң, никадәр борынгы тарихчылар татарлар турында хәбәрләр калдырганнар. Аларның кайсылары бу язмада да китереләләр. Чыннан да, меңнәрчә чакрымнарны иңләп алган татарларны суюп чыгу мөмкин эшме соң? Моны башкару өчен ничә меңләгән суючы һәм ничә дистә еллар кирәк булыр иде. Җитмәсә, Чыңгыз хан көнбатыш татарлар белән бөтенләй контактка да керә алмаган, чөнки аларның аралары бик ерак булган.
Татарның кайда, кайчан, ничек килеп чыгышы турындагы темаларга йөзләрчә еллар дәвамында бик күп хезмәтләр язылган. Шуларның тарихчылар тарафыннан иң танылганы – Л. Гумилевның фикерен генә китерик. Аныңча, кытайлылар белән янәшә яшәгән татарлар башта европа кешеләренә охшаш озын буйлы, аксыл чырайлы булганнар. Ләкин, ни сәбәптәндер, алар монголга әйләнеп китәләр, ә аларның күршеләре булган монголлар, киресенчә, татарлар булып китәләр. Имеш, шуңа күрә Европага басып кергән монголлар төскә-биткә европалыларга охшаш булганнар. Ахры, монда без хөрмәтле Л.Гумилевның рәсми тарих кысаларыннан чыга алмаганлыгын күрәбездер (өстәрәк без аның бу турыда Васильев китабын укырга киңәш итүе турында да укыдык, чөнки ул авторның сүзе буенча татарлар хәзерге татар төсле булганнар, ә Гумилевка бу турыда авыз ачарга да ярамагандыр).
Бу турыда тарихи чыганакларны күп “актарган” Н. Мункуев болай аңлата: чын татарлар белән беренче кат очрашкан кытайлар «татар» исемен аларның төньяк күршеләре булган монголларга карата да кулланганнар. Янәсе, татарлар кытайлар белән монголлар арасындагы җирдә яшәгәннәр. Ә инде «Мэн-да бэй-лу» авторының монголларны да «татарлар» дип атавына ышаныч аз. Монда хөрмәтле Н.Мункуевның да борынгы заманда монгол белән татарны аера алмый торган надан кытайлылар яшәгән дигән тезисын күрәбез.
Күренеп тора ки, монда монгол белән татар төс алыштырмаган, ә кемдер (татарны күрәлмаучы, аның тарихын юкка чыгаруны максат итеп куючы тарихчылар) аларның исемен алмаштырган (дөресрәге – алмаштырырга тырышкан) . Димәк, бу факт Европа һәм урыс галимнәренең монголга каршы түгел, татарга каршы эшләгәнлеген күрсәтә. Кыскасы, шунсын гына әйтергә була: аларның берсе дә татар тегермәненә су коймый. Күренеп тора ки, бу хезмәтләр, китаплар борынгы татар халкын (шул исәптән һун – төркиләрне дә) патологик рәвештә дошман күргән авторлар тарафыннан язылган. Татар кешесе тартар диелеп, тәмугтан чыккан бер коточыргыч зат итеп сүрәтләнә. Һәм дә татарлар заманахыр алдыннан дөньяны басып алырга, кешелекне юкка чыгарырга тиешле Йәэҗүҗ – Мәэҗүҗләр (Гог и Магог) буларак күрсәтелә. Кыскасы һунны, төркине, татарны хурлап китерелгән пычрак сүзләрне әйтергә тел дә бармый. Бу гамәл Урта гасырларда яшәгән Көнбатыш Европа тарихчылары тарафыннан башланган, ә шуларның тәүгеләре - Рим легионы офицеры тарихчы Аммиан Марцеллин һәм соңрак яшәгән инглиз Матфей Парижский (1240 ел) һ.б. булган диләр. Алар башлап кытай тарихчыларына ияреп татарлар турында тузга язмаган хәбәрләр таратканнар. Ә алардан 200-300 еллардан соң урыс тарихчылары күчереп алган.
Ләкин төрки – татарларны һәм бигрәк тә һуннарны иң түбән раса халыклары, дип хурлауларын хәтта Гитлер империясенең расологлары да юкка чыгарганнар: алар, әсирлеккә алынган милләттәшләребез белән байтак аралашкач, һун – татарларны тулы сыйфатлы раса кешеләре, дип таныганнар. Ә бит элегрәк безнең ата-бабаларыбызны (һәм урысларны да) алар “untermenschеп” (недочеловеки) дип кенә атый торган булганнар.
Көнбатыш тарихчыларының һәм урыс тарихчыларының төрки-татарны бу кадәр күрәлмавының сәбәбе нәрсәдә булырга тиеш соң? Бу сер буенча инде тарих китаплары укыганда һәр язылган сүзгә балалар әкияткә ышангандай чынга алмыйча, үз акылыңны, мантыйгыңны эшкә җигеп нәтиҗә ясарга кирәктер. Ә без алдарак бу хакта булган үз фикеребезне ирештерербез.
Хәзерге заман урыс галимнәре һәм кайсыбер “халык тарихчылары” (мәсәлән А.Фоменко һәм аның иярченнәре), Н Морозовның идеяләрен хуплап, бер “гаҗәеп даһи” теория уйлап чыгарганнар. Янәсе, татарның тарихта катнашы аз, юкка тигез, чөнки алар булгарлар юкка чыккач кына барлыкка килгәннәр. Ә Евразиянең төп тарихын урыслар алга алып барган. “Монгол татарлар” дигән сүз аларча “Всемогущие русские” дигәнне аңлата икән. Имеш, СССР чикләреннән дә киңрәк җәелгән татар империясен башлыча урыслар төзегән. Чынында күп кенә татарлар да шул ук фикердә. Булгар – татар теориясе дә шуны җөплисыман.
Тагын бер төркем тарихчылар (Валянский, Калюжный төркеме) татар-монгол яулары – көнбатыштан көнчыгышка юнәлдерелгән татраннар - католиклар хәрәкәте ул, диләр. Янәсе, Рим папасының тәре йөртүчеләре “Татры” шәһәреннән Русь җирләренә һөҗүм иткәннәр һәм Алтын Урда дәүләтен түгел, ә Алтын Орден дигәнне төзегәннәр. Һәм ул шуннан “Алтын Урда”га әйләнгән.
Д.Жабинский тагын бер версия тәкъдим итә: имеш Алтын Урданы 1453 елдан соң, төрекләр Константинопольне алгач, шуннан качкан Византия императорлары төзегән. Монсы да тузга язмаган сүзләр: Алтын Урда (Җүчи олысы) Константинополь төрекләр тарафыннан алынудан рәсми тарих буенча 200 ел элегрәк барлыкка килгән, ә автор уе буенча күп гасырлар элегрәк.
Шуны да әйтеп үтик: соңгы елларда Русиянең массакүләм информация чараларында Русияне руслар һәм татарлар бергә төзегәннәр дигән фикер дә очрап куя. Кайсыбер авторлар тагын да арырак китә: татар-монгол игосы чыннан да булганмы, дигән сорау бирәләр. Хәтта, иго булмаган, дигән җавап та күренгәли. Ә татар рәсми тарихчыларының күбесе күптән инде бу темадан баш тарткан. Чөнки, хәзер инде киресен сөйләргә соң, югыйсә урыс тарихчыларыннан күчереп язган калын-калын китаплардан, доктор, профессор дәрәҗәләреннән баш тартырга туры килер иде. Шуңа күрә бит күптән түгел бер хөрмәтле милләттәшебез - бик күп китаплары дөнья күргән фәннәр докторы билгеле автор Г.Еникеевка: “Татар тарихы әле язылмаган”- дип көрсенгән. Бу турыда укыгач, мин галимне кызганып куйдым, чөнки ул аны язмас та инде. Аңлашыла ки, ул аны белә, ләкин язарга кыюлыгы җитми. Ә иң кызыгы шунда ки, әлеге галим шул ук фикерне бу юлларның авторына да әйтте (тагы да кызыграгы шунда, автор әлеге галим янына нәкъ шундыйрак сүзләр ишетергә барган иде дә инде. Эш шунда ки, шушы әсәрнең каралама варианты тәмамлангач, галимнәр тарафыннан да шундыйрак бер тарих язылмады микән, дигән сорауга җавап алырга кирәк була иде. Галимебезнең җавабы авторны ничек сөендергәнен аңларга була, юкса бу язманы мичкә тыгарга гына калган булачак иде).
Ә безнең кебекләрнең югалтыр нәрсәләре юк, һәм без бу йөрәкне тырнап торган темага бик теләп тотынабыз.
Шулай итеп, автор бу язмада татар - монгол яулары дигән галәмәт булганмы, булган булса, ул ни сәбәптән булган һәм аларның башкаручысы кемнәр булган, дигән сорауга үзенчә җавап бирергә тиеш. Дөресен әйткәндә, әлеге сораулар – тарихыбызның иң төп һәм иң серле сораулары.
Европада һәм Русиядә традицион тарих фәнендә бу яуларның башлап оештыручысы монгол кавеменнән булган Темучин (Томучин) ягъни Чыңгызхан дип белдерелә. Монсы аңлашыла. Ләкин ничек соң киң далаларга сибелеп, мал көтеп, күченеп йөрүче аз санлы монголлар уннарча-йөзләрчә мең гаскәр җыеп, аны сугышырга өйрәтеп, сугыш кораллары, көбә, шлем кебек кирәк-ярак белән тәэмин итәлгәннәр. Аларда бит әле тимер эшкәртү шөгыле дә булмаган. Шәһәрләр камау кораллары турында сүз дә юк.
Ә даладан башка җирләрне күрмәгән, шәһәрнең нәрсә икәнен белмәгән надан халыкта бөтен дөньяны басып алу идеясе каян барлыкка килгән соң? Бөек идеяләр алар бит борынгы тарихка ия булу, югары мәдәният туплау юлы белән барлыкка килгән цивилизация нәтиҗәсе буларак кына туалар. Каян килгән аларга империя – каһанлыклар төзү сәләте, шәһәрләр булдыру теләге? Моның өчен бит әле табигый шартлар, югары хезмәт җитештерүчәнлеге, ниһаять, җитәрлек дәрәҗәдә халык саны булу да зарур. Ә без нәрсә күрәбез? Рәшидетдиннән башлап (һәм аңа ияреп) бар тарихчылар да дип әйтерлек, халха-монголларның аз санлы булуын, Чыңгыз хан улы Җүчи (Батуның атасы) карамагына бары тик 4000 (кайсыбер чыганаклар буенча 13000) тирәсе генә монгол яугире бирә алуын тәкърарлыйлар ((Рәшид-әддин. “Елъязмалар мәҗмугасы”).
Дөрес, традицион тарихчы галимнәр, монголлар башка кавемнәрне басып алганнар һәм үзләренә яугирлар иткәннәр, шулар ярдәмендә зур-зур дәүләтләр сугышып алганнар һәм эре-эре каһанатлар төзегәннәр дип исбат итәргә тырышалар. Ләкин бу башка сыймый торган нәрсә: ничек итеп монголларның үзләреннән 10 – 15 мәртәбә күбрәк булган коллары, кулларында корал һәм җитез аргамаклары була торып, аларга буйсынып тордылар да алар кушуы буенча ерак кыйтгаларга яуга, үлемгә бардылар икән? Аларның бит һәрберсенең туган җире, гаиләсе, ач утырган балалары булгандыр.
Халык тарихчысы һәм язучы К.Пензев, үз әсәрләрендә язылганча, йөзәр меңләгән яугире булган черүнең 7-8 мең чакрым ераклыкка яу чаба алуын да шиккә ала. Ул вакытларда моның өчен шартлар тумаган булган. Мәсәлән, рәсми тарих күрсәткәнчә, Батуның Каракорымнан Болгарга һөҗүм иткән вакытын алыйк. Аның бит кимнән дә 150 мең яугире булган дигән фикер яши. Шулкадәр кешене, атны азык-төлек, су белән туктаусыз тәэмин итү мөмкин булмас иде. Чөнки йөз илле мең яугиргә икешәр аттан -өч йөз мең, азык-төлек, су һәм башка кирәк ярагын алып барырга тагын шуның кадәр ат кирәк булган. Барысы ярты миллионлап ат кына җыела. Шулкадәр атны кирәк вакытында дагалау өчен генә дә йөзәрләгән тимерчелек, тоннасы-тоннасы белән металл кирәк булыр иде ди ул. Ә яугирларның үзләренә генә дә туклыклы гына итеп туену өчен күпме азык – төлек, ничә мең баш үгезләр куарга кирәк булыр иде. Шуның өстәвенә бит әле алар гел сугышып барганнар, берничә дистә кавемне һәм көчле дәүләтләрне басып алганнар. Җитмәсә, җәй көннәрендә генә түгел, кыш вакытларында да сугышлар алып барганнар. Шулай итеп ул Чыңгыз-хан гаскәренең Монголиядән түгел, якыннанрак урнашкан илдән килгән булырга тиешлеген язган.
А.Фоменко буенча, Монголия һәм Алтай якларында тарихта билгеле булган күченүләр, көнбатыш тарафына яулар оештырырлык кавемнәр бөтенләй дә булмаган. Ярымкыргый хәлдәге мал көтүче кабиләләр моңа бөтенләй дә сәләтле булмаганнар. Далага сибелеп яшәгән күчмә кабиләләр берничек тә андый зур төркемнәргә оеша алмаслар иде.
Башка күренекле генә галимнәр дә татар - монгол яуларында монголларның катнашы юк дигән фикердә булганнар. Мәсәлән Б.Д.Греков һәм А.Ю. Якубовский (“Русь и Золотая Орда”) Үзәк Азиядән килгән бары тик ике генә кабилә: җәләирләр һәм барласлар гына монголлар төсле булганнар, ләкин алар Урта Азиядә тукталып калганнар дип язганнар. Хәзерге тарих фәненең күрсәтүе буенча (урыс елъязмаларында күбрәге татарлар турында сүз бара), Батуның гаскәрендә күпчелек кыпчаклар булган. Ә кыпчак дигән атама – төрле төрки кавемнәрнең, ягъни Кыпчак даласында яшәгән халыкларның гомуми исеме. Шул исәпкә татарлар да кергән.
Шул ук вакытта, монгол-татар яуларында төп рольне татарлар уйнавы турында да мәгълүматлар күп. Француз мәгърифәтчесе Шарль Монтескье “Персиягә хатлар” дигән язмасында менә нинди юллар калдырган:
“ Бөтен халыклар арасыннан, кадерле Үзбәк (Ирандагы бер югары катлау кешесе, автор), берсе дә даны һәм бөеклеге буенча татарларны уза алмады. Бу халык – дөньяның чын падишаһы, ә калганнар аңа хезмәт итәр өчен генә яратылганнар сыман. Ул бер үк чамада империяләрне төзүче дә, җимерүче дә, ул һәрвакытта да дөньяга үз куәтен күрсәткән, бөтен эпохаларда да халыклар камчысы булган.
Татарлар Кытайны ике мәртәбә яулап алганнар һәм әле дә аны буйсындырып тоталар... Алар Персия хакиме, алар Кир һәм Гистасп тәхетендә утыралар. Алар Московияне буйсындырдылар. Төркиләр исеме астында Европа, Азия һәм Африкада ифрат зур илләрне яуладылар һәм алар өстеннән хакимлек итәләр. Әгәр дә тагын борынгырак вакытлар турында әйтсәк, нәкъ татарлардан Рим империясен җимерүче халыкларның да кайсыберләре чыккан. Искәндәрнең (А. Македонский, автор) яулаган җирләре Чыңгыз ханныкы белән чагыштырганда, нәрсә генә ул?
Бу җиңелү белмәс халыкның искиткеч батырлыкларын данга күмәр өчен бары тик тарихчылары гына җитмәде.
Күпме үлемсез гамәлләре онытылуга дучар ителгән! Тарихлары юкка чыккан ничәмә-ничә дәүләтләр нигезләгәннәр татарлар! Бүгенге көн даны белән генә яшәгән бу халык, үзенең үткәнендәге яулап алулары турындагы бөек хатирәләрне мәңгеләштерү өчен, бармагын бармакка сукмаган”...(Нинди йөрәккә үтәрлек хаклык бу сүзләрдә! Автор)
Гарәп тарихчысы Әл – Гомәри язуы буенча, XIV гасырдагы Алтын Урда – кыпчаклар иле ул. Кыпчаклар татарлар кул астында калгач, телләренең бер-беренә бик якын булуы сәбәпле, болар икесе бер халык (татарлар) булып киткән. Димәк, Бату ерактан килмәгән булган һәм аның гаскәрендә татарлар һәм кыпчаклар булган. Төсләре-буйлары буенча да, Чыңгыз да, Бату да монголоид булмаганнар, ә саф европа кешеләре расасыннан булганнар. Боларын һәр борынгы автор раслый. Шунсын да онытмыйк, галимнәр әйтүенчә, бер кавемнең икенчесен ассимиляцияләү өчен, беренчесе икенчесеннән берничә мәртәбә күбрәк булырга тиеш, һәм берничә йөз ел вакыт та кирәк. Димәк, татарлар кыпчаклардан күпкә артык булганнар.
Кыпчакларның татарлар тарафыннан ассимиляциялләнүен хәзерге заман татар тарихчысы һәм этнограф Д.Исхаков та таный. Татарлар этнос буларак Чыңгыз хан заманнарында бөтенләй булмаганнар, монгол яуларының югары катлавы гына татарлар дип аталганнар, ә Дешти – Кыпчакның төп халкы кыпчаклар булган, дип бик тәфсилләп тәкърарлагач, ниһаять, ахырда ул болай ди: “... чынында кыпчаклар монголларны түгел, киресенчә, татарлар яки төрки – монгол системасы үз эчендә кыпчакларны, булгарларны, мадьярларны һәм башка халыкларны эретә алган...(Д.М.Исхаков, И.Л.Измайлов. “Этнополитическая история татар”)” Күрәбез ки, хөрмәтле авторлар шулай да татарларның өстен чыгуын (кыпчакларның татарга әйләнүен) таныганнар, ләкин аларны татар халкы дип түгел, “төрки – монгол” системасы дип атаганнар. Ансы татар халкының гыйльми кушаматы буладыр инде.
“Тарихны укысаң, төрле исемнәрнең, географик атамаларның монгол телендә түгел, төрки-татар телендә икәне күренә. Чыңгыз, Каракорым, Төмән, Сарай һәм башкалар. Этноним (милләт атамасы) буларак “монгол” сүзе тарих гыйлемендә XVIII йөздә генә килеп чыккан. Аңа кадәр монгол (мәңге ул) дип Төрки каһанатының югары катламын атаганнар, чөнки тәңре динендә халыкның (“күк улларының”) югары катламы “күкнең мәңгелек уллары” дип саналганнар. Ә хәзерге монголлар дип атала торган халыкның ул вакыттагы ата-бабалары ойратлар, бурятлар һәм башка кабиләләр буларак билгеле булганнар”. (Назиф Мириханов. «Звезда Поволжья», № 23, 14-20.06, 2007 года).
Г.Р.Еникеев та “Кара легендалар эзе буйлап” дигән китабында монгол этнонимының татарның мәңгел (вечный) сүзеннән китереп чыгарылган булуын яза. Аныңча татар падишаһы Чыңгыз хан үз империясен шулай дип атаган.
Тагын бер фикер буенча, 580 елда ук әле (татарлар, автор) Көнбатыш Төрки каһанатын, Кара диңгездән алып Тын океангача булган җирләрне басып алгач, Мәңге Ил дип атаганнар (А.Доманин. “Вечный Эль”. “Монгольская империя чингизидов”). Уйлап карасаң, соңгы ике версия иң отышлысы кебек күренә. Бу җәһәттән, өстәрәк язылган бер фикер тагын искә төшә: А.Лызлов буенча, татарлар исемнәрен үзгәртеп, монгаил дип атала башлаганар (болар хәзерге монгол түгел, ди ул).
Гомумән, Чыңгызхан каһанатын элекке һун, төрки каһанатларыннан аерып карау дөрес булмас шикелле. Бөек далада меңнәрчә еллар дәвамында без белгән (киммерлардан, скифлардан башлап татарларга кадәр) дистәләрчә империя булган. Һәм алар барысы да төрки-татар телле халыклар белән бәйле булганнар. Күрәбез ки, традицион тарихчылар моны бүгенге көнгә кадәр инкяр итәләр. Ләкин шунсын да онытмыйк: татарлар юкка чыкмаганнар, алар исән һәм аларның җиңү тантаналары алда әле. Уйлап карыйк, Русия дигән империянең яшәү еллары санаулы (моны алар үзләре үк исәпләп чыгардылар инде). Җитмәсә, Русия президенты Евразия империясен булдыруны алга сөрә башлады. Ә Казахстан президенты аның башкаласын Астанада булырга тиеш дигән фикердә. Шул ук вакытта, төп Русиягә болай да Урта Азия һәм Кавказ төркиләре кереп тула бара, чөнки урысларның, үз халкы кимү сәбәпле, бүтән юлы юк. Димәк, бу империядә озак та үтми тагын төркиләр өстен булачаклар, һәм татарның урыны түбәндә булмас, алар бөтен дөньяга төркиләрнең авангарды буларак билгеле булачаклар. Урыслар үзләре үк илне басып ала башлаган төрле халыклар белән арадашчы булу өчен элеккечә татарларны чакырачаклар. Чөнки татарлар алар өчен иң кулай халык, һәм Русия – безнең өчен дә туган ил ул. Моңа әзер булырга, ә моның өчен татарның абруен бөтен дөнья алдында бик югары күтәрергә кирәк. Бу хәлләр турыда фараз йөрткәндә, мең елдан соң әллә тарих яңадан кабатланамы, эш чыннан да шуңа таба барамы дип уйлыйсың. Чыннан да, борынгы Рим империясе дә, бик күп илләрне басып алып, империя итеп берләштергәч, берничә йөз елдан соң эчке кризислар кичерә башлау белән, тыштан басып алуларга дучар була һәм, ахырда, җимерелә. Хәер, бу турыда ерак йөрисе дә түгел: Алтын Урда шундый ук язмышка дучар ителде бит. Һәм андый мисаллар аз түгел.
А.Лызлов һәм башка авторлар әйтүенчә, Чыңгыз
хан татар
кешесе булган, дидек. Рәшидетдин сүзе буенча да ул кият-борҗигин
нәселенә нисбәтле (хәзер андый кабилә-кавемнәр юк, ахры аларның соңрак чыннан да казахлар һәм татарлар составына кереп китүе шиксез ( һәм чыннан да Татарстанда хәзер дә Кыят атамалы авыл барлыгы билгеле. М.Әхмәтҗанов). Кият – борҗигиннарның татар
нәселеннән булганлыгын З.З. Мифтахов һәм башка авторлар язмаларында
да китерелгән. Чыңгыз хан озын буйлы, зифа гәүдәле һәм зәңгәр күзле итеп тасвирлана (Рәшидетдин. “Елъязмалар мәҗмугасы”). Ягъни ул монгол расасына һәм, гомумән, Үзәк һәм Урта Азия
кешеләренә берничек тә туры килми. Аларның яшәгән урыны Идел, Урта Азиянең төньяк тарафлары, Алтай, Байкал тирәләре.
Берзаман Иртыш буенда ялгызы яшәгән Даос монахы Чань Гун исемле кеше турында, ул кеше язмышын алдан белә ала икән һәм, бигрәк тә гаҗәбе, кешегә үлемсезлек бирә ала икән, дигән хәбәр таралган. Чыңгызхан бу вакытта алтмышны тутырып, теге дөньяга китү турында уйлана башлаган булган. Әлеге күрәзәче турында ишеткәч, ул аңардан үзе өчен үлемсезлек алу уе белән, Чань Гунны чакыртып җибәргән. Риваятьтә сөйләнгәнчә, карт юлга чыккан. Ул Бөек ханга җирдә сугышларны туктату, тыныч тормыш оештыру турындагы тәкъдимен белдерү уе белән яна икән. Шигърият өлкәсендә дә сәләте булган әлеге кеше, барышлый шигырь чыгарган:
“...Падишаһ каршына барам
Шушы елга башына.
Сугышларны туктаталам
Мин аның аша гына...”
(Урысчадан бу язманың авторы тәрҗемәсе).
Кызганычка каршы, картның теләге тормышка ашмый: хан аның үлемсезлек бирә алмаганын аңлау белән үк, кызыксынуын югалта (А.Бушков. Чыңгызхан).
Бу риваятьтә безнең өчен иң кызыгы – Чыңгызханның ставкасының урыны, ул Иртышның башында, дип әйтелә. Ә бу урыннар инде Уйгурлар җиренә терәлеп тора һәм кидәннәр дәүләтенең үзе була, ягъни бер як чите соңрак Каспий диңгезенәчә сузылган, ләкин тарихта аз телгә алынган Хитай - Кытай (Кара-кытай) иле.
Чыңгызханның җәйләгән урыны Иртыш буенда булуын башкорт тарихыннан бер өзек тә раслый: “ Иртыш-Тобол тирәләрендә яшәгән башкортларның татарлар белән беренче сугышы 1219 – 1220 елларда башланган. Ул вакытта Чыңгыз – хан зур черү белән Иртыш буенда җәйли икән. Ике халыкның каршы торуы 14 ел дәвам иткән. Башкортлар татарларның көнбатышка походын озак тоткарлаганнар. Ниһаять, татарлар җиңеп, башкортлар белән килешү төзегәннәр. Аның буенча алар сугышларны бергә алып барырга булганнар. (Л.Гумилевның бу хәбәре дөрес булса, башкортлар татарлар белән бергә көнбатыш тарафына, ягъни, хәзер яшәгән урыннарына таба хәрәкәт итәргә тиешләр иде дә инде. Башкортларның татарлашуы да шул заманнарда ук башлангандыр). Башкортларның атлы гаскәрләре Бату ханның 1237 – 1238, 1239 – 1240 еллардагы төньяк – көнчыгыш һәм көньяк – көнбатыш походларында һәм 1241 – 1242 еллардагы Көнбатыш походында катнашканнар” (Л.Гумилёв).
Әлбәттә монда татар-башкорт сугышларын күпертеп күрсәтү бардыр. Тарихка карасаң, нәкъ шул елларда Чыңгыз хан һәм аның варислары Азиянең күп кенә җирләрендә сугышлар алып барганнар, һәм башкортларга каршы алар ниндидер бер корпус кына куя алганнардыр, шуңа күрә дә алар белән өзек-өзек рәвештә озак сугышканнардыр. Әлеге хәбәр шуның белән дә әһәмиятле, ул өстәрәк китерелгән башкортларның Уралга Иртыш буеннан килгәнлекләрен исбатлый. Без моны кайсыбер урта гасыр Европа картографлары хәзмәтләре буенча да аңлый алабыз.
Билгеле булган Г.Еникеев фикеренчә, Чыңгыз хан дигән исем-титулны да төрлечә «аңлатып» караучылар бар икән, һәм бу чыннан да шулай. Ә аның чын мәгънәсен Әхмәтзәки Вәлиди Туган күптән (1912 елда) аңлаткан инде, тик аның сүзләрен кайсыберләр күрмәмешкә салышалар икән: «Темучин бик борынгы заманнардан килгән «Ил Каган» исеме урынына үзенә Чыңгыз («җиңүче, һәрвакыт өстен килүче» мәгънәсендә) исемен алды» диеп яза Әхмәтзәки Вәлиди Туган.
Моңа өстәп әйтергә була – татарлар үзләре Чыңгыз ханның титулын тулысынча «Чыңгыз-би хан» диеп әйткәннәр ( «Карачы» дастаны ).
Бу турыда тагын да бер мөһим мисал китерик: рәсми тарихта билгеле булганча, Чыңгыз хан үзенең көрәштәшләре белән төзегән дәүләт-илнең исеме безгә «Мәңгел Олыс» (Mongol Ulus) дигән рәвештә килеп җиткән («Ходайдан мәңгегә идарәгә биргән ил (җир)» мәгънәсендә). Француз тарихчысы Пельо (XIX гасыр) бу исемне Гуюк ханның католиклар башлыгы рим папасына язган хатыннан (1245 ел) алып транскрипциялый (борынгы татарлар гасырлар буе кулланган "уйгур язуы"ннан күчереп, латин хәрефләре белән яза). Бу дәүләт исеме - "Мәңгел" - иң беренче Чыңгыз хан тарафыннан, Бөек Язуны (яса) һәм яңа Ил төзү башлаганны раслаган Корылтайда игълан ителә. В.П. Васильев аны «бу исем «Мэнгу (“Мәңге”, автор)» дигән сүздән алынган һәм официаль эш-язуда гына кулланылган булган» диеп аңлата. Кытайча бу сүзнең мәгънәсен «борынгыны кабул итү, борынгыны саклап бару» дигәнне аңлаткан иероглиф белән язганнар. Бу турыда өстәрәк А.Доманин һәм А.Лызлов хәбәрләре дә китерелгәннәр иде.
Урта гасырларда татарлар арасында 17 ел яшәгән Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Марко Поло язып калдырган китаптагы мәгълүматлар буенча «1187 елда татарлар үзләренә патша сайлыйлар, аның исеме Чыңгыз хан була. Бу патша бик кыю, акыллы, уңган булган. Аны сайлау белән, бөтен дөнъядан төрле илләргә таралган татарлар җыелып, аны үзләренең патшасы диеп таныйлар».Ә менә «Чыңгыз хан татарларының кансыз-комсыз басып алулары» турында Марко Поло шулай диеп яза: «Алар сигез илне буйсындырганнар. Халыкларга зыян китермәгәннәр, бернәрсәләрен дә таламаганнар, тик аларны башка халыкларны буйсындырырга чакырып, үзләре белән ияртеп алып киткәннәр. Шулай итеп, сез ишеткәнсездер, алар бик күп халыкны (илләрне) буйсындырганнар. Ә халыклар, идарәнең яхшы икәнен, гәделлеген, патшаның мәрхәмәтле икәнен күреп, аларга зур теләк белән ияргәннәр»
Мәнсез Европа һәм урыс тарихчыларының татарларны илбасар, явыз, канечкеч халыклар, диеп тасвирлавын Марко Поло шул вакытта ук юкка чыгарып куйган булган.
Шуны да әйтергә кирәк: Марко Поло китабын Европага кайткач, «явыз татарлардан» еракта яза, шулай итеп аның дөресне язмас өчен бер сәбәбе дә булмый.
Кабат әйтик – сансыз-чиксез антропологик, лингвистик, географик, тарихи язма мәгълүматлар, дәлилләр безгә белдерәләр: Чыңгыз хан заманына кадәр яшәгән һәм дөнъяга билгеле булган татарлар да, Чыңгыз хан татарлары да, аннан соң яшәгән татарлар да, һәм, әлбәттә, бүгенге татар халкы да – шул ук бер этнос, бер халык. Әлеге вакытка кадәр татар халык риваятьләрендә дә, татар тарихи язмаларында да «без Чыңгыз ханнан чыкканбыз» дигән сүзләр, мәгълүматлар сакланып килгән, әйтик, «Карачы», «Идегәй» дастаннарында, «Чыңгыз-намә дәфтәре»ндә, һ.б.
Әлбәттә, татарларга өстә әйтелгәнчә, үзләре теләп ияргән монголоид төсле кавемнәр дә булгандыр. Юкка гына татар исеме белән Ярты Европа һәм бөтен Азия тулмаган булган бит..
Ә бу турыда башка галим – тарихчылар тагын ниләр язып калдырганнар соң? Рус академигы В.П. Васильев 1900-1918 елларда Кытайда ун ел буе фәнни тарих тикшеренүләр-әзләнүләр үткәрә. Бу олы галим кытай, маньчжур, халха-монгол телләрен бик яхшы белгән була, һәм үзе тикшергән борынгы көнчыгыш тарихи чыганаклардан менә нинди нәтиҗә ясый: “Чыңгыз ханның туган халкы «татар» дигән исемнән башка бернинди дә исем белән аталмаган. Бу халыкны башка халыклар да, ул халык үзе дә, «татар халкы» диеп атаган» (Г.Еникеев).
Бу фактларның растлыгын күренекле тарихчы Зәки Вәлиди Туган, юнан тарихчысы Плиниус (яңа эрага кадәр 79 ел) һәм башкалар белдерәләр.
Кыпчак темасын яхшы белгән галим Әбү Хәйан кыпчак җирендәге токсоба дип аталган көчле кабиләне кыпчак татарларыннан дип атый. Токсоба – шул ук себердәге тораташларга VI гасырда ук язып куелган токуз – татар халкы, ди ул. XI йөздә, Чыңгыз – ханның дөньяга килүеннән 150 ел элек токсоба кабиләләре инде Идел белән Дон арасында булгарлар белән янәшә яшәгәннәр (С.А.Плетнева). Шулар түгелмени соң А.Лызлов әйткән “көнбатыш татарлар? Хәер, өстәрәк татарларның хәзерге Украина җирләрендә IX гасырда ук яшәгәнлекләре турыда Әл - Фәрганиның хәбәрләре белән танышкан идек инде.
Бу хәбәрне Ибн Хәлдун да растлый: ул дурутларның кыпчак, ә токсобаның татар булуын әйткән (Тизенгаузен, 1884, 532-541 бит). Г.Тизенгаузенның Ән-Нувайридан китерелгән хикәятендә (шунда ук) болай бәян ителгән: “ ...Дурут һәм токсоба кабиләләре арасында килеп чыккан дошманлык токсоба (татар) кабиләләренең җиңүе белән тәмамланган. Бу көнбатыш татарлары көнчыгыштан килгән татарлар белән бергә, Котян кул астындагы дурутларны Венгриягә күчеп китәргә мәҗбүр итәләр (tatarkam).
. Шулай ук токсоба нәселеннән булган кыпчак җилдәкләр (ельдяки) үзләренең татар телендә сөйләшәләр, үзләренең “токсоба” дигән ораннарын, “куш әлиф” дигән кыпчак тамгасын онытмыйлар.
Шул ук токсоба – татарларының нәселе бүгенге татарларда һәм башкортларда дәвам итә. Алар үз туган телләре булган татар телендә сөйләшәләр. Ә дала башкортларының кыпсак кабиләсендә дә бүгенгә кадәр токсоба дигән ораннарын онытмыйлар”.
Монда башкортларның татар икәнлеге күренә. Чыннан да, Ирекле Санкт – Петербург географик җәмгыятенең “Пермь губернасының хуҗалык тасвирламасы, XVIII гасыр материаллары буенча”,- дигән зур күләмле китабында башкорт теле татар теленең бер диалекты, дип аталган.
Әл – Гардизи үзенең “Зәйн әл - әхбар” (“Хәбәрләр бизәге”, XI йөз) дигән хезмәтендә Кимәк каһанатының падишаһы татарлардан булганлыгын язып калдырган. Өстәрәк бу каһанлыкның кимәкләр, кыпчаклар һәм татарлар тарафыннан төзелгәнлеген бәян иткән идек инде. Әл-Гардизи кимәкләр һәм татарлар турында бер риваять тә китерә. Кыскача ул болай:
“Татарларның падишаһы үлгәч, аның ике улы калган. Олысы атасы урына утырган. Кечесе - Шад атлысы, көнләшеп, агасын үтерергә булган, ләкин уңышсызлыкка очраган һәм аңа качып китәргә туры килгән. Үзе белән яраткан кәнизәк кызын да алган. Иртыш ярындагы бер урында яши башлагач, алар янына җиде кеше – бу татарларның кардәшләре килеп урнашкан. Аларның исемнәре Ими, Имек, Татар, Баяндер, Кыпчак, Ләниказ һәм Әҗлад булган. Ә татарларның төп урыннарына дошман һөҗүм иткән, кешеләрен кырган, бөтен милекләрен талаган. Исән калганнары Шад янына җыелганнар. Күп еллар үткәч, кабилә зураеп киткән, аннан соң таралышып, җиде кавем булып яши башлаганнар” (Р.Фәхретдинов язмасыннан). Бу риваятьтә кыпчак һәм кимәкләрнең татардан чыкканлыклары китерелә.
Борынгы татарлар турында сүз алып барганда аларның кыпчаклар белән кан кардәш булганлыкларына басым ясап үтми һич мөмкин түгел. Ул ике кардәш халык төрки телләрнең төньяк төркеменә кергәннәр. Бу этник якынлык әле борынгы Кимәк каһанлыгы чорыннан ук мәгълүм, ул хакта югарыда әйтелде инде. Һәм юкка гына татарлар соңыннан, 1223 елда, Төньяк Кавказ киңлекләрендә берләшкән алан-кыпчак гаскәре белән очрашкач, кыпчакларга: «Без һәм сез бер ырудан, ә аланнар сезнекеләр түгел, дигәннәр». Менә бу сүзләрне шул елларда иҗат иткән күренекле гарәп тарихчысы Ибн әл-Әсир язып калдырган.
Шулай ук (Г.Еникеев буенча) В.В.Бартольд та, Джузджаниның һиҗ. 615, мил. 1218-1219 елларда Юсуф атлы татарның углы Кадыйр – хан турында хәбәр язып калдырганын әйтә. Соңрак әлеге татар ханының кыпчакларның Сыгнак (Төркестан, башкаласы Отрар шәһәре) дәүләтенең ханы булганлыгы мәгълүм була. Ул кимәк (емек) кабиләләренең “уран” ыруыннан булган (С.М.Әхинҗанова). Монда да кимәк, кыпчак һәм татарның якынлыгы күрсәтелә. Исебезгә төшерик, уран ыруының хәзер дә татарлар арасында билгеле булганлыгын беләбез.
Мәсәлән, Хорезм шаһларының үз кулларында Бөек ефәк юлын тоткан татарларга һәм тугыз угызларга каршы сугыш алып барганлыгы турында билгеле (Джузджани). Шул сугышларның берсе 1219 елда Кадыйр ханга каршы булган, һәм аңа Чыңгыз хан балалары ярдәмгә килгән. Бу орышта Хорезм шаһының черүе тар – мар ителә, ә аның дәүләте яшәүдән туктый.
Ибн әл - Әсир хәбәр итүенчә, шул сугыш алдыннан Хорезм шаһы татарларның Кытай ягыннан кайтып килгән сәүдәгәрләренә һөҗүм итә, үзләрен үтереп, тауарларын талаган булганнар. Ул вакытларда күп санлы кыпчаклар Хорезм шаһына хезмәттә булганнар һәм әлеге канлы вакыйга кыпчаклар тарафыннан башкарылган. Әлбәттә, татар белән кыпчак арасында мондый галәмәтләр байтак булгандыр, аларның XIII гасырда дошманлашулары бер дә юкка түгелдер бит.
Өстә язылганнарга кире кайтып, шуны өстәү лязимдыр: С.Г. Агаҗанов язмалары буенча [Агаджанов С.Г. Государство Сельджукидов и Средняя Азия в XI-XII в.в. - М: Наука, 1991 - С.198 (303)], “...токсоба, ягъни “тугыз татар” кыпчаклар арасында элитар кабилә булган. Алар белән 1184 елларда язмаларга кереп калган Идел Булгариясындагы Биләр (“Бөек шәһәр”) янындагы Тухчин шәһәре дә бәйләнгән булырга тиеш...”. (Бу хәбәр шуның белән бик мөһим, ул күчмә татарларның XII гасырларда урта Иделдә дә, ягъни, Булгарда шәһәрләр төзеп торганлыкларын белдерә. Автор).
Әл – Гардизи буенча, VIII гасырда уйгурлар тарафыннан җиңелгәч, токуз – татарлар көнбатышка юнәләләр һәм кыпчаклар киң далаларга җәелгән дәверләрдә алар белән бергә, аларның кардәшләре буларак күченәләр.
Көнбатышка таба күченгән татарларның икенче төркемен Арал тирәсендә 1066 елда белгәннәр. Алп Арслан кул астындагы сәлҗуклар гаскәре зур җиңүләр яулап көньякка хәрәкәт иткәндә, шундагы татар хакиме (Җәнд вилаяте), Алп Арслан белән килешүләр төзү өчен, сәлҗуклар ставкасына күп бүләкләр белән үзенең анасын җибәрә. Алп Арслан әлеге татар ханын үзенең вассалы итеп, хан урынында калдыра. [Агаджанов С.Г. Государство Сельджуков и Средняя Азия в XI-XII вв. - М.: Наука, 1991 - С.88]
Әрмәнстандагы эпиграфик истәлекләр әле XII гасырда ук анда кыпчаклар яшәгәнлекне белдерәләр. Алар әрмән-грегориан диненә күчкән булганнар һәм Хпчахаванк дигән монастырь салганнар (Ширак өлкәсенең Артик районы). Әрмәннәр белән әрмәнчә сөйләшкәннәр. Ләкин үз телләрен дә белгәннәр (бизим тилимиз – хыпчах тили). Эпиграфик истәлекләрдәге язуларын “татарча” дип аңлатканнар. Бу исә татарларның ул вакыттагы тоткан урынын күрсәтә, ягъни, татарлар кыпчаклар арасында элитар халык булганнар. Тарихи әсәрләрдә кыпчакларның яшәгән урыннары астыртын рәвештә Дон елгасының югары агымына кадәр, Урта Идел – Кама буе, һәм Каспий тирәсе белән чикләнелә. Ләкин кыпчаклардан калган шәһәрләр, авыллар, курган – каберлекләр Ока бассейнында, Москва елгасы буена кадәр табылалар. Кыпчакныкы булып Брянск, Орел, Тула, Коломна, Курск һәм башкалар исәпләнәләр. Кыпчакларның күп вакытта славяннар белән бер үк авылларда яшәгәнлекләре ачыла, бу бигрәк тә Хопер, Битюг, Дон, Ока елгалары буенда күзәтелгән. Бу турыда күп кенә тарихчыларның хезмәтләрендә укырга була (мәсәлән, Л.А. Щенниковта). Юкка гына Русия дворяннарының берничә йөзе төрки – татардан чыккан дип язылмаган бит. (А.А.Халиков). Ә дворян булмаганнарын кем исәпкә алган? Алары бит дистәләрчә мәртәбә күбрәк булырга тиеш иде (А.Орлов). Ләкин шунсын искә төшерик, күп тә үтми ул кыпчаклар, чын атамалары буенча, татарлар дип атала башлыйлар һәм кыпчак дигән сүз тарихи китапларда гына кала.
Өстәрәк китерелгән хәбәрләр кыпчакларның күпчелеге татарлар булганлыгын, аларның монгол телендә түгел, татар телендә сөйләшкәнлекләре шиксез дидек. Димәк, кыпчак – татарлар Мәскәүне салганнар, дип әйткән сүз дә чынга охшаган. Мәскәү һәм аның тирәсендәге топонимнар да шул турыда сөйли. Һәм чыннан да, Мәскәү Мәңгү – Тимер хан боерыгы буенча 1277 елда шәһәр итеп салына (В.Белинский).
Башка кайбер чыганаклар буенча (мәсәлән, урыс елъязмалары), шулай ук XVII йөз Хива ханы һәм тарихчысы Әбелгазый туплаган мәгълүматлар буенча да, татарларның әле монгол яуларына кадәр үк Көнчыгыш Европада булганлыгы билгеле.
Татарлар турындагы мәгълүматларны XVIII гасырда яшәгән Польша дипломаты, күренекле тарихчы, лингвист һәм этнограф Ян Потоцкий да язып калдырган (Г.Еникеев буенча). Ул үз вакытында Русия империясенең бик күп җирләрен йөреп чыккан булган. “...татарлар Мәскәүдән Урта Азиягә чаклы күпләп-күпләп яшиләр. Йөзләре белән аерымланып торсалар да, барысы да бер телдә сөйләшәләр һәм үзләрен Чыңгыз – хан татарлары, дип атыйлар”. Моннан бары тик шуны гына аңларга була: Русиянең көньяк Европа тарафындагы кыпчакларның күбесе, урыс елъязмаларында язылганча, чынында татар булганнар, ләкин кемдер соңрак, алар кыпчакларбулганнар, дип язган. Ә чынында соңрак бу тирәләрдә кыпчаклар инде бөтенләй калмый, халык буларак юкка чыга.
Француз короле Изге Людовик тарафыннан “Бөек монгол ханы”на җибәрелгән илчелеге әгъзасы Гийом Рубрук 1253 елда үзенең язмаларында болай әйткән:
“...Донда без урыс авылына килеп юлыктык. Алар безне елга аша көймә белән чыгарып куйдылар. Без шундук Урдага эләктек. Батый тиз генә тәрҗемәчеләрен чакырды һәм корольнең хатын фарси, татар һәм славян (монгол теле юк) телләренә тәрҗемә иттеләр...” Монда да без татарларның Идел белән Дон арасында булганлыгын күрәбез. Ахры, бу аларның җәйләү җирләре булгандыр. Чөнки, әгәр Батый Сарайда булган булса, юлчылар алай тиз генә Батый каршына килеп басмаслар иде, чөнки аларга әле Иделне кичәргә туры килгән булыр иде. Ә менә җәйләү җирләре төньяктарак, Укек йә Наручат тирәләрендә булырга тиеш иде...
Каракорым шәһәрен өстәрәк Идел-Каспий тирәсендә булган дидек. Әлеге борынгы автор моны тагын бер мәртәбә җөпли:
...Каракорымда ике квартал: берсе сарациннарныкы, анда зур базар бар һәм шунда туктаусыз төрле илләрдән бай купецлар килеп-китеп тора. Икенче квартал һөнәрчеләрнеке. Бу кварталлардан тыш Батыйның һәм аның яраннарының зур-зур сарайлары тора. Алардан башка төрле халыкларның 12 гыйбадәтханәләре бар. Ике мәчет һәм шәһәр читендәрәк христианнар чиркәве эшли. Шәһәр биек койма белән уратып алынган, дүрт капкасы бар: көнчыгыш яктагы капка янында шул тирәләрдә үстерелгән төрле бөртекле ашлык сатыла. Башка капкалар янында төрле мал-туар, атлар һәм арбалар сатыла... Бәркә-хан сараенда төрки-кыпчак телдә сөйләшәләр”.
Монда ике мөһим хәбәр бар. Беренчесе, Батуның һәм Бәркәнең Каракорымдагы сарае турында. Бу яки ялгышлык, чөнки Батуның һәм аның туганы Бәркәнең шәһәрләрен Сарай – Бату һәм Сарай – Бәркә, дип беләбез. Яки монда тарихны нык кына үзгәртә алырлык ниндидер яңалык ята? Мәсәлән, Сарайның элек Каракорым дип аталган булуы мөмкин. Бу җәһәттән, исеме истән чыккан бер авторның, Корым (Кырым) - көньяк Сарай (башкала), ә Сарай - Каракорым, ягъни, төнъяк Сарай (башкала), дигән сүзләре искә төшә. Хәер, төньяк башкаланың (Каракорымның) Урта Иделдә, Көньяк Уралда яисә Себердә булуы да мөмкин (А.Бушков фикере буенча – Алтайда). Алдарак Чыңгыз ханның кышкы ставкасының түбән Иделдәге Саксин тирәсендә булганлыгы турында да хәбәрләр бар бит (җәйгесе Көньяк Урал яки Иртыш буенда дидек). Ә “кара” сүзенең дөньяның төньяк тарафын белдерүе турында өстәрәк әйтелгән иде инде.
Икенчедән, Г. Рубрукның язмалары буенча Каракорымның (Сарайның нинди икәнлеген без инде беләбез) көнчыгыштагы күчмә халыкларның тирмәләрдән һәм арбалардан торган шәһәр булганлыгы турындагы уйдырманы сызып ташлый. Ул Европа һәм Русиядәге кебек үк таш йортлардан, сарай һәм храмнардан торган шәһәр. Шәһәрдән ерак түгел күчмә кешеләр күренгән күренүен, ләкин бит бу шул вакыттагы җирне эшкәртү һәм аннан файдалану ысулы. Халык даладагы җирне саклаган, ачык урыннарны күпләп сөрмәгән (Л.Брежнев шул ук урыннарда чирәм җирләрне сөрдереп, далада меңнәрчә еллар дәвамында тупланган уңдырышлы туфракны “җилгә очырмадымыни?”), малны да, җирнең кара туфрагын чыгармыйча, күченеп-күченеп кенә көткәннәр. Үлән яңадан үскәч, кире әйләнеп кайтканнар. Бу - көтүчеләр. Ә башка халык һәм аларның башлыклары шәһәрләрдә яшәгәннәр.
Монголларның ашлык чәчмәгәнлеге билгеле. Ә Каракорым тирәсендә ашлык үстереп, шәһәргә сатарга китергәннәр. Уйлап карасаң, бу шәһәрнең Идел-Дон тирәләреннән ерак булмаганлыгын абайларга була. Мәсәлән, соңрак (Алтын Урда дәверендә) Италия сәяхәтчесе Иосафат Барбаро кыпчакларның алга киткән агрокультурасы булуы, бодай, тарма чәчеп зур уңышлар алуы турында язып калдырган. Ул бу галәмәтне Дон буенда, хәзерге Ростов, Волгоград, Воронеж регионнарында, Төньяк Кавказ алдында күзәткән. Менә сиңа кыргый күчмә халыклар. Ә алар бит соңрак барысы да татарлар булып киткәннәр. Көнбатыш татарлары дигәне дә шул тирәләрдәрәк булган бит. Хәер, әле һуннар (скифлар) вакытында ук инде ашлык үстерү, шәһәрләр төзү алга киткән булган. Бу турыда Атиллага багышланган Европа, гарәп, фарси язмаларда байтак хәбәрләр табарга була.
Гомумән, төрле дәверләрдәге авторларның татарлар турындагы мәгълүматлары белән без урыс телендә генә танышабыз, шуларны бер китаптан икенчесенә сүзгә-сүз диярлек күчереп-күчереп язылган урыс һәм татар телендәге тарихи әсәрләр укыйбыз. Баксаң, урысларның императрица Екатерина заманында ук Русия һәм татар тарихын “төзәтүен” онытып җибәрәбез. Кызганычка каршы, татар тарихчы галимнәренең (ә хәзер аларның моңа мөмкинлекләре бар) гарәпчә, фарсыча һәм башка телләрдәге борынгы хезмәтләренең оригиналларын укып, аңлап, шулардан чын тарих китереп чыгарган хезмәтләрен күрмибез. Һәм алар тиз генә булмаслардыр, ахры, ник дисәң, бу рәсми тарих даирәләренә кирәкми, чөнки тарих инде күптән язылган һәм пичәтләнгән.
Мәшһүр Мәхмуд Кашгарлы үзенең төрки телләр сүзлегенә татар телен дә керткән, дидек өстәрәк. Хива ханы һәм күренекле тарихчы Әбелгази Баһадир шаһ материалларында да татарларның Көнчыгыш Европада монголларга чаклы ук булганлыгы күрсәтелә. Шуны ук кайбер урыс елъязмаларында да очратырга була. Мәсәлән, Н.С.Трубецкой кыпчакларның түгел, ә татарларның әле монгол яуларына чаклы ук күршеләре славян – рус кнәзләре тормышында актив катнашканнар, илдә тынычлык һәм бердәмлек урнаштырырга ярдәм итешкәнлекләре турында язып калдырган. Бу хәбәргә игътибар бирү тиешле. Менә шушы түгелме соң урта гасырлардагы татар-урыс мөнәсәбәтләренең нигезе?
Гомумән, татарларның Чыңгыз-хан яуларына кадәр яшәгән җирләренең көнчыгыш тарафлары нәкъ өстә әйтеп кителгән рун язулы ташлар табылган урыннарда һәм аннан көнбатыштарак булгандыр. Ә ташлар Енисей һәм Орхон буйларында табылган. Шул ташларда бит инде “тугыз татар” һәм “утыз татар” дигән кавемнәрнең тарихы турындагы ышанычлы язулар. Аларны һич инкарь итеп булмый. Халык әйтмешли, татар тарихы ташка басылган. Моны академик В.П.Васильев та раслаган. Ул татарларның Чыңгыз хан җитәкчелегендә Тангут патшалыгына яуга тарихта язылганча көнчыгыш тарафыннан түгел, ә көнбатыштан, Иртыш – Енисей буйларыннан барган, дип язып калдырган. Ә көнбатыш чикләре турында өстә күп язылды, алар Днепр елгасына кадәр барып җиткәннәр. (Ә бәлки арырактыр да).
В.В.Бартольд (һәм Л.Гумилев) язмалары буенча, Урта гасырлардагы Чыңгыз ханның кавеме булган татарлар халха-монголлардан аермалы буларак, телләре, материаль һәм рухый мәдәниятләре буенча уйгур кавемнәренә тиң һөнәрчеләр, бакчачылар һәм сәүдәгәрләр халкы булганнар. Дөнья историографиясенең ышанычлы мәгълүматлары буенча, татарлар әле Чыңгыз хан эпохасына кадәр үк югары культуралы шәһәрләр төзегәннәр, континентара сәүдә алып барганнар, елга флоты, металл эшкәртү, җир эшкәртеп төрле продукция алуны булдырганнар.
А.Лызлов сүзләре буенча, Чыңгызхан татарларының яшәгән урыннары “Идел арты урдасы” (Заволжская орда) дип аталган. Көнбатыш тарафы турында инде әйтелде. Ә төньяк тарафында Болгар белән чиктәш булганнар (А.Лызлов. “Скиф тарихы”). Ләкин өстәрәк татар шәһәре Тухчинның Болгар иленең уртасында булганлыгы язылган иде, автор. Димәк әлеге автор Идел Болгары турында да күпмедер мәгълүмат бирә. Күренә ки, татар иле гаять зур территорияне биләп торган. Ә Заволжская Орданың үз эченә кидәннәр илен дә сыйдырган шул ук элекке Кимәк каһанлыгының дәвамчысы булуы ихтималлыгы турында инде язылды.
“Идел арты урдасы” дигән сүз шул ук вакытта “Идел алды урдасы” да булгандыр дип әйтергә мөмкинлек бирә. Ә бу исә өстә әйтелгән, монгол яуларына кадәр үк Кыпчак даласының көнбатыш өлешендә дә кыпчак татарлары (көнбатыш татарлары) дигән кавемнең, кырым һәм башка татарларның яшәгәнлеге турындагы фикерне растлый. Шул уңайдан әйтеп китик, таш язмаларда “утыз татар” һәм “тугыз татар” турында язылган (Татар әдәбияты” I нче том). Аларның берсе - А.Лызловта әйтелгән “Идел арты урдасы” һәм икенчесе - “Идел алды урдасы” , ягъни, көнбатыш татарлары түгел микән? Чыннан да бит, кайсыбер авторлар тарафыннан (Плетнева) токсоба дип аталган тугыз татарлар халкы әле “монголлар явына” кадәр үк Идел-Дон тирәләрендә яшәгәнлеге хәбәр ителгән.
Хәер, тарихи чыганаклар исә татар кабиләләренең күбрәк булганлыгын күрсәтә. Рәшидетдиннән билгеле булганча, үзләренең падишаһлары һәм аерым чирүләре булган алты татар кабиләсе булган (Рәшидетдин, ЕМ, 103 б.). Кайсыбер авторлар ундүрт татар кабиләсе булганлыгын язалар. Татарлар борынгы заманда ук инде Кытайга чаклы булган мәйданнарда бөтен төрки кабиләләрен буйсындырган булганнар. Ул вакытларда ук татар исеме бөтен Азияга билгеле булган.
Соңрак кытай сәяси һәм тарихчылык даирәләрендә монголларны татарлар дип атау гадәткә кергән булган, дип язалар. Һәм бу, янәсе, кытайлылардан чыккан галәмәт кенә булмаган, монголлар үзләре моны шулай эшләгәннәр. Кыскасы, Л.Гумилев дөрес язган булса, монголлар үз атамаларын ташлап, татар этнонимын алганнар. Ә монголлар тарафыннан үтерелми калган татарлар, янәсе, монголлар дип атала башлаганнар. Шуннан башлап (1206 ел), янәсе, монгол тарихи чыганаклары “Мэн-да Бэйлу” һәм Хэй-до Шимое” монголлар турында инде язмыйлар, бөтен документларда татарлар турында гына языла. Һәм шулай итеп, 1220-42 елларда монголлар тарафыннан басып алынган җирләрдәге бөтен илләрдә бары тик татарларны гына белгәннәр. Бу турыда фарси, әрмән, славян елъязмалары барысы да сөйләп тора.
А.Бушков буенча, “монголдан килеп чыккан” татарлар өч төрле булган икән (дүрт төрле дигән фикер дә бар, автор): ак татарлар – ак йөзле төрки онгутлар, уйгурлар һ.б төрки кабиләләр. Болар миһербанлы, ата-аналарын хөрмәт итүче халык булганнар. Кара татарлар – (Чыңгыз хан шул кабиләдән булган диләр, автор) күпсанлы сугышчан халык булганнар (кара – батыр, баһадир, бөек дигәнне, касыбер җирләрдә - төньяк тарафын аңлаткан). Һәм кыргый татарлар – төньяктарак сунарчылык, балыкчылык һәм болан үрчетү белән көн күреп яшәгән тунгус – маньчжур кабиләләре.
Әле язылып киткән мәгълүматлар, әлбәттә, аптырашта калдыра. Ничек итеп инде халык (монголлар), үз исеменнән ваз кичеп, башка, җитмәсә үзләренә дошман булган халык исемен алсын икән ди? Кызганычка каршы, тарихи чыганакларда бу турыда аңлатмалар очрамый. Һәм мондый әкәмәт тарихта бүтән билгеле түгел. Ләкин автор нәкъ шундый казусларны укучы белән бергәләп ачыклау өчен бу язманы башлады да инде.
Монгол язма тарихы XVII гасырда гына барлыкка килгән. Чөнки шуңа кадәр бу халык хәрефсез, язусыз булган. Әлбәттә, XVII гасырда Чыңгыз хан һәм аның тарихы кытай, фарси, Европа, урыс тарихчылары һәм башкалар тарафыннан күптән эшләнгән булган. Аларны укыгач монголларның гаҗәпләнүе һәм сөенүенең чиге булмагандыр. Шулай булмыйча, далаларда таралып, тирмәләрдә яшәп, мал көтүдән башканы белмәгән кабиләләрнең 400 ел элек шундый шанлы ата-бабалары булуы, аларның ярты дөньяны дер селкеткәнлеген белү искитәрлек нәрсә түгелмени? Гәрчә, XVII – XVIII гасырларда бөтен Себерне йөреп чыккан галимнәр, 200-300 ел элек кенә ярты дөньяны дер селкеткән дәүләтләрнең эзен дә тапмасалар да. Далаларда сибелеп яшәгән ярлы, мескен көтүчеләрдән башка берни дә булмый. Ә менә татарлар яшәгән җирләрдә цивилизация билгеләре дошманнар тарафыннан җимерелсә дә, ачыктан-ачык күренеп яткан булалар. Кызганычка каршы, аларның күбесенең ташларын ташып алып, шул урындагы халыклар үзләренә йортлар һәм башка биналар төзегәннәр. Басып алынган, халыксыз, хуҗасыз калган һәм җимерелгән бик күп шәһәрләребезнең байтагының урыны да билгесез, ә җимерелми калганнары башка илләр һәм халыклар тарафыннан үзләштерелгән. Хәзерге Идел буендагы Болгарны гына да күз алдына китерик: изге тарихи биналарга терәтеп, шуларның ташларыннан христиан чиркәвен салып куйганнар бит. Ә Спасское авылы нинди материалдан төзелде икән? Бу нинди андый башка кавемнәрнең рухына төкереп карау? Мондый җинаятьләр өчен ул халык Аллаһы хөкеменә тартылмый калмас.
А.Бушков, А.Лызлов һәм шулай ук башка борынгы авторларга таянып, төрки – татарларның нәкъ менә үз вакытында берничә тапкыр Ерак көнчыгыштан алып Карпат тауларынача җирләрдә бөек каһанатлар – империяләр төзеп, Евразияне дер селкеткән заманалары, дәүләтләр, шәһәрләр төзү тәҗрибәсе булган халык дип әйтергә хакыбыз бар. Шул заманнардан элегрәк тә Үзәк Азиянең үзендә дә шул ук төркиләр бер-бер артлы эре-эре каһанатлар төзегән булганнар бит. Шуңа күрә, дөньякүләм зур яулар оештыру һәм бөек каһанатлар төзү эше бары тик төркиләр һәм аларны оештыручы һәм җитәкче милләт булган татарларның гына кулыннан килерлек гамәл булган, дип әйтергә җөрьәт итәбез. Европа, Русиянең татарларны гафу итә алмаучы елъязмачылары һәм тарихчылары тарафыннан татарларга карата гасырларга сузылган каһәр һәм җәбернең бу – бер сәбәбедер.
Шулай итеп, XIII гасырдагы монгол-татар яулары дигән хәрәкәтләр татарлар тарафыннан оештырылган, дип әйтергә җөрьәт итәбез. Ә монгол дигән кушымтаны ниндидер максат белән соңрак өстәгәннәр (бу турыда да язылды). Яисә, монгол дигән сүзнең мәгънәсе элек икенче төрлерәк булган, соңрак үзгәргән. Мәсәлән, А.Фоменко “монгол” сүзен megalion дигән сүзгә нигезләнеп, великие дип аңлатырга тырыша. Ләкин, янәсе, татарлар түгел, русские великие, һәм татарлар түгел, руслар Евразиянең хуҗасы булганнар. Без бу тезисның киләчәк Русия империясен күздә тотып китереп чыгарылганлыгын аңлый алабыз. Әлбәттә, Рәшидетдин буенча, татар гаскәрендә күпмедер монгол булган, Ләкин алар Батый хан заманында илләренә кайтып киткәннәр. (Рашидетдин. “Җәми әт – Таварих”).
Шулай итеп, Чыңгыз ханның гаскәре башлыча татарлардан һәм аларга буйсынган башка төркиләрдән торган дигән нәтиҗәгә килдек. Урта гасырларда Европа картографлары тарафыннан чыгарылган карталарда Европаның бер өлеше һәм Азия - татарлар җирләре, дип күрсәтелгән булган. Бу юкка түгел, ә татарларның шул заманнарда гаять билгеле һәм данлыклы булганлыкларын күрсәтәдер. Һәм бөтен Иран, Кытай, Европа, Русия тарихчыларының татарны тарихтан сызып ташларга тырышулары барып чыкмаган: безнең бөек ата-бабаларыбызның эзләре күп җирдә калган.
Традицион тарихчылар татарның тәүге тарихы күрсәтелгән, монголлар һәм татарлар турында язылган беренчел, иң ышанычлы дип уйланыла торган чыганаклар - “Алтан тобчи” һәм “Серле хикәят” (“Сокровенное сказание”) дип язалар. Беренчесе монгол телендә һәм “Алтан тобчи” сүзен йә “Алтын кыйсса”, йә “Алтын төймә” дип, йә “Алтын пуля” дип тәрҗемә итәләр икән. Мин “Алтын төенчек” дип тә тәкъдим итәр идем (автор). Алтай телендә тупчу – төенчек төенләү (Р.Әхмәтҗәнов. “Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге”). Ә “Серле хикәят” – кытай иероглифлары белән язылган, ләкин эчтәлеге буенча “Алтан тобчи” га якын икән.
Ә хәзер иң кызыгы: А.Бушков буенча, “Алтан Тобчи”ның бердәнбер экземплярына Монголияда бер галим 1926 елда таныш булмаган бер көтүче юртасында юлыккан һәм ялына торгач, юрта хуҗасы китапны әлеге кешегә биреп җибәргән. Бу факт әлеге галим сүзләре буенча гына билгеле, шуңа күрә, әлеге галим өстән төшерелгән сәяси заказ буенча тарих язган да, теге көтүчегә ничектер тоттырган, дип уйлау да сәер булмас иде. Монгол язуы XVIII гасырда гына барлыкка килгәнгә күрәдерме, әлеге язма галимнәр тарафыннан нәкъ шул гасырныкы дип билгеләнгән. Димәк, Чыңгыз хан турындагы тәфсилле генә хикәятне, кемнәрдер ятлап алып 400-500 ел буе саклаганнар һәм, буыннан-буынга тапшыра килгәннәр. Ә алфавитлары барлыкка килгәч, язып куйганнар. Дөрестән дә шунсы бар: әгәр хикәят, яки риваять озак еллар халыктан – халыкка сөйләнеп күчеп килә икән, ул һичшиксез әкият сыман бер мифка әйләнә. Чөнки һәр кеше, үзенең менталитетыннан чыгып, әлеге риваятка бер - ике генә сүз яки фикер өстәсә дә, йөзәр еллар эчендә хикәятнең эчтәлеге бик нык үзгәрә. Ләкин татарлар турындагы миф әлеге язмадан башка монгол халкы телендә бөтенләй сакланмаган. Ә XVIII гасырда бу язманы кәгазьгә күчергән кешенең исемен галимнәр Лубсан Данзан дип атарга сөйләшкәннәр. Ник соң авторлыкны аңа “бирергә” булганнар? Чөнки галимнәр XVIII гасырда укый-яза белгән бары тик бер монахның гына исемен хәтерлиләр икән. Аның да исеме шулайрак булган. Ни өчен XVIII гасырныкы дип уйлыйсыз, дип сорагач, галимнәрнең берсе В.Хейссиг: “Мин озак уйладым һәм шундый нәтиҗәгә килдем”,-дип кенә җавап биргән. Һәм тарихчылар мондый “саллы” дәлилне берсүзсез кабул иткәннәр.
“Халык тарихчылары” фикере буенча, менә шундый фокуслар күрсәтү атаклы академик тарихчылар тарафыннан гыйльми эш башкару дип атала икән. Андый ысулларга безнең кебек гади кешенең хәленнән килми икән. Әйтеп китик, әлеге китапның нинди телдә язылганлыгын да билгели алмаганнар: әллә борынгы уйгур телендә, әллә монгол, әллә кытай телендә.
“Алтан тобчи”ны укыганда сәеррәк бер хис туа, чөнки ул тарихи әсәр йә булмаса эпос стилендә түгел, ә ниндидер көнчыгыш әкиятләрен хәтерләтә торган язма. Әйтерсең лә аны бер автор утырган да берничә көн эчендә башкарып та чыккан. Әсәрне елъязма дип әйтеп булмый, чөнки анда вакыт үлчәме юк, бөтен хикәят тормышта очрамый торган серле хайваннар, изге кошлар, монголларның ерак ата-бабасы анасының (исеме Алан-гоа) яктылык нурыннан авырга узуы һәм бер – бер артлы 3 угылының дөньяга килүе һ.б. Әлбәттә, бетмәс-төкәнмәс ызгыш-сугышлар турында язылган. Ләкин ул сугышлар бары тик Онон елгасы буйларында, монголлар үзләре яшәгән җирләрдә, монголлар белән татарлар, сәлҗигутлар, тайчжигутлар, хонгхиратлар, меркитлар, кереитлар, тангутлар һәм башка шундагы кабиләләр арасында гына барган. Әсәр, гомумән, Чыңгыз ханга гына багышланган, һәм аның үлеме белән тәмамлана. Үләр алдыннан ул олы улы Җучига кыпчаклар илен, ә Чагатайга сартагчиннар вилаятен васыять итеп калдыра. Бер төрле дә, “Соңгы диңгезгә кадәр булган җирләрне яулап алыгыз” дигән сүз юк. Без анда монголларның көнбатыш тарафына яу чабуын да, Урта Азияда, Индостанда, Иран, Фәләстин һәм Кавказда сугышлар алып баруы турында да, Калка елгасында рус – кыпчак черүен тар-мар итүе турында да бер төрле мәгълүматлар да күрмибез.
Р.Ю. Почекаев буенча [Алтан Тобчи 1973, 243], әлеге әсәрдә Чыңгыз ханның һәм аның улларының, оныкларының исемнәре дә башкача. Мәсәлән, Җучиның улларының исемнәре фарсы һәм гарәп авторлары буенча һәм монголча болай: Агасар-хан – Беркечар, Искэр – Шингкур, Туху – Туга-Тимур, Сангхуд – Шингкум. Ә Батуның исеме монда бөтенләй юк. Чыңгыз – ханның улларының исемнәре белән дә шундый ук хәл: Угедәй Тай - цзун дип исемләнгән, Тулуй Жуй – цзун дип. Шунсы да күзгә бәрелә: әсәрдә тарихларда язылганча, бер төрле дә шәһәрләр төзү, бөек каһанлык барлыкка китерү, юллар, почта станцияләре – ямнар булдыру, дөньяда иң даһи һәм гадел кануннарның берсе дип исәпләнә торган язуны (ясаны) гамәлгә кертү һәм башка бөек эшләр башкару – берсе дә юк. Әлбәттә, бу аптыратмый калмый.
“Серле хикәят”нең (кытайча “Юань-чао би – ши”) дә тарихы гыйбрәтле икән. Бу язманы “Алтан тобчи”ның бер варианты гына дип әйтелде инде. Аны кытай галиме Чжан Муның XIX гасырда бастырылган “Борынгы әсәрләр җыентыгы” дип аталган китабында очратып Русиягә алып кайтканнар. Әйтергә кирәк, бу әсәрнең дә оригиналы табылмаган. Шунсы да бар, Кытайда тарих китапларын даими рәвештә әледән әле җыештырып алып үзләренә ничек кирәк, шулай төзәтә, ә элеккесен юк итә торган булганнар (Екатерина II алардан өйрәнгән түгелме соң?). Ягъни, һәр хакимлек итүче нәсел үзләреннән алда булган династиянең тарихын үзгәрткән. Моны барлыгысы 20-30 мәртәбә эшләгәннәр (СССР фәннәр Академиясы “Дөнья тарихы”). Ә ни өчен? Янәсе, падишаһлыкка килгән яңа династиянең легитимлыгын (падишаһ булып кануннар бозмыйча гына калуын, автор) исбатлар өчен.
Икенче вариант та бар: тарихны яшүсмерләрне тиешенчә (патриотик юнәлештәдер инде) тәрбияләү өчен ничек кирәк шулай төзәтү. Хәер, моның икесенә дә ышанырга була, чөнки бездә дә шулайрак түгелме соң, хөрмәтле укучы? Мәсәлән, Екатерина II нең Русьтагы бөтен елъязмаларны җыештырып алып юкка чыгаруы, аларның урынына төзәтелгән күчермәләрен (ПСРЛ- полный свод русских летописей, автор) булдыруы, шуларның нигезендә урыс белән татарның бөтенләй яңача тарихын яздыруы инде сер түгел бит.
Кызганычка каршы, татар тарихчыларының да чын тарихны кайтару омтылышы күренми. Мәсәлән, бер билгеле генә хәзерге заман татар тарихчысына, татар тарихын күпмегә тирәнрәк “чокырга кирәк булыр иде?”- дигән кебегрәк сорау бирелгәч, тегесе: “Тирәнрәк кирәкми. Булганы җиткән, халкыбызның тынычлыгы өчен шунсы да җитә”, дигәндәйрәк җавап биргән. Аныңча, татарлар тыныч кына урыска әйләнеп бетсеннәр, дигәнне аңлата микән инде бу җавап?
Хикәятнең икенче ягы да бар: А.Фоменко һәм Носовскийның уйдырмага охшаш билгеле бер язулары буенча (“Яңа хронология”), Кытай тарихы Европа тарихын кабатлый икән бит. Кытайдагы төрле тарихи вакыйгалар, вакыты буенча Европадагыларга туры килеп тора икән. Бары тик шул вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең исемнәре үзгәртелгән дә ул хәлләрнең урыны Европада түгел, ә Кытайда итеп күрсәтелгән. Ничек болай булып чыкканын төрлечә аңлаталар. Ахрысы, өстә әйтелгәнчә, Кытай тарихын әледән әле яңадан язу сөрешендә аңа Европа тарихы фрагментларын керткәннәр. Бу эштә католик монахлары катнашкан дигән хәбәр дә бар. Менә шуннан кергән Кытай һәм Монголия тарихына татарларның ярты дөньяны һәм Кытайны басып алуы турындагы әкиятләр. Мәсәлән, Европага гуннарның басып керүе, Кытайга һуннуларның басып керүе белән туры килә икән һ.б. Сорау туа, татарның ерак көнчыгыштагы Кытайга (Чин Мачин, Цинь) каршы булган сугышлары тарихында көнбатыштарак яшәгән татарларның Хитай (Кара-Китай, Кытай) белән сугышуы тасвирланмады микән соң? Җитмәсә, “Хронотрон” (Д.Калюжный) да Кытай тарихына Тәре йөртүчеләр походлары турындагы хәбәрләр кертелгән, дип исәпли. Кыскасы, Н.Фоменко һәм А.Бушков һ.б. язуынча, Кытай тарихы шулкадәр буталган һәм тулы түгел ки, бу илнең эзлекле чын тарихын китереп чыгару хәзер мөмкин түгел, дип белдерәләр. Әлеге авторлар моны Русия Фәннәр акдемиясыың Тарих институты материалларына сылтап әйтәләр.
Әмма мондый әкияткә охшаган тарихи чыганакларга ышанып буламы соң? Ләкин башка чыганаклар юк. “Алтан тобчи” белән “Серле хикәят” һәм тагын бер-ике кытай язмасы - борынгы монголлар һәм Чыңгыз хан турындагы язмаларның бердәнбере бит. Аңлашыла инде: аларның оригиналы сакланмаган. Бәлки алар XIX гасырда язылып таратылганнардыр. Моны инде алла гына белә. Нәкъ Русия елъязмаларының оригиналлары кебек.
“Алтан тобчи”ның оригиналы турында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәктер, Рәшидетдиннең “Елъязмалар мәҗмугасы”ндагы Чыңгыз ханның тууы, тормышы дигән өлешләре “Алтан тобчи” дагы язмаларга якын. Ләкин Рәшидетдин XIII – XIV йөздә яшәгән, ә лама Лубсан Данзан XVII гасырда. Димәк ул Рәшидетдин язмалары белән таныш булган, һәм монгол тарихын бөтенләй монгол язмаган, ягъни лама фарси тарихчыдан бераз үзгәртеп күчереп алган. Хәер, Лубсан Данзанның чыннан да булганлыгы да мәгълүм түгел. Кайсыбер авторлар, кытай чыганаклары элегрәк язылган булганнар һәм фарси галиме алардан күчергән дип тә әйтәләр. Җитмәсә, Рәшидетдин тасвирлаган, тауларда яшәгән төрле кабиләләр тормышы бөтенләй монголларныкына охшамаган. Хәер, Рәшидетдиннең барлык галимнәр өчен дә төп тарихи чыганак булып киткән “Елъязмалар мәҗмугасы” да тарихчылар тарафыннан XIX гасырда гына табылган дигән хәбәр бар һәм шуңа күрә ул соңгы гасырларда гына иҗат ителгән яки аңа кемдер тарафыннан ниндидер төзәтмәләр кертелгәндер, дигән фикер дә тууы мөмкин. Гомумән, Русиядә сакланган аз гына сандагы гарәп һәм фарси чыганакларына да ышаныч юк. Ник дисәң, славянофил галимнәргә безнең илдә булган бөтен раритетларны төзәтеп чыгу берни тормас иде. Һәм бу гамәл (урыс тарихчыларының фикерләү юнәлешен исәпкә алып) мантыйк ягыннан аңлашылыр да, һәм һич тә гаҗәпләндермәс тә иде.
Чыңгыз хан заманында алып барылган нәселләр язмасы булган “Алтын дәбтәр”не дә тотып караган кеше булмаган. Ә бит ул мифик документка бик мөһим мәгълүматлар нигезләнгән булган, дип әйтелә. Мәсәлән, Чыңгыз хан гаскәрендәге төрле кабиләләр тарафыннан җибәрелгән яугирләр санын һәм башка мәгълүматларны шул Алтын дәфтәрдән алынган диләр. Рәшидетдин үзенең дә атаклы тарихын шул язмага таянып эшләгән диләр. Ләкин аның үзен укып караган кеше булмаган. Кыскасы, хәл мөшкел, ягъни монгол яуларын тасвирлаган ышанычлы беренчел документлар юк. Ә дөньяга таралган тау-тау тарихи китаплар, статьялар, монографияләр, диссертацияләр – барысы да шушы чиктән тыш шикле ике - өч язмага нигезләнеп, бер автор икенчесеннән күчереп, бер галим икенчесенекенә сылтап кына язылганнар. Монда без “Алтан тобчи”да да һәм “Серле хикәят”тә дә, татарларның милли каһарманы булган Чыңгыз ханның данын монголлар һәм кытайлылар тарафыннан үзләштерергә омтылу булырга мөмкин дибрәк ишарәлибез. Хәзерге вакытта исә мондый юлга элек эзләре дә, исемнәре дә булмаган башка халыклар да басты (мәсәлән, казахлар һ.б.). Ә тарихта мондый хәлләр еш очрый. Мәсәлән, тарихта мәгълүм булган Александр Македонскийны (Искәндәр Зөлкарнайн) уннарча төрле христиан, мөселман һәм башка халыклар үзләренеке дип исәпли. Аңа багышлап эпик әсәрләр иҗат итә. Шулардан атаклы фарси шагыйре Фирдәүсинең “Шаһнамә”сен атарга була. Бу атаклы әсәрдә Фирдәүси Искәндәрне, тарихтан билгеле булганча, персларның дошманы итеп түгел, киресенчә, аларның падишаһы итеп тасвирлый.
Инде тагын да кызыклырак бер галәмәт турында укыйк: исеме шулай ук билгеле булмаган Һәм ни сәбәптәндер XIII гасырныкы дип уйланылган кытай авторы үзенең әсәрендә: “Татарларның иң тәүге дан казанган урыннары кидәннәр җиреннән төньяк – көнбатыш тарафта иде...” – дип язган (“Мэн - да бэй – лу” яки “Монгол – татарлар турындагы тулы хикәят”). Ә кидәннәрнең хәзерге Кытайдан көнбатыштарак булганлыгын без беләбез инде. Ул гына да түгел, бу тагын әлеге дә баягы Идел арты Урдасы җирләренә, Иртыш – Урал буйларына ишарәләү. Сәер хәл, ләкин бу очракта кытай чыганагы татарлар файдасына эшли. Ул гына да түгел, “татар-монгол” дигән әкиятне бөтенләй юкка чыгарып, XIII гасырдагы билгеле Чыңгыз һәм Бату яуларын татарлар башкарганлыгын җөпли.
Инде хәзерге заман тарихчыларына мөрәҗәгать итик. Шул ук вакыттагы вакыйгалар турында М.Әхмәтҗанов та яза: “Бату белән 1236 елда монда килгән мөселман татарлар: җәлаирләр, найманнар, киреитләр, куңгратлар, меңнәр, гәрәйләр, табыннар, катайлар, дуваннар, боркытлар бу җирләрдә XI – XII гасырлардан башлап яшәгән кырык угызларны, каңлыларны, кыпчакларны үзләренең составына керткәннәр. Бу татар – мөселманнар Идел буе һәм Җаек җирләренә Караханидлар һәм Хорезм дәүләтләреннән килгән булганнар” (М.Әхмәтҗанов. Идел – Урал регионының татар халкы). Бу хәбәр бит югарыда китерелгән истәлекләрне ныгыта.
Өстәрәк китерелгән мәгълүматлар татарлар турында беренчел язмалар монголлар түгел, кытай тарихчылары тарафыннан уйлап чыгарылган булганнарын аңлата. Бу турыда күп кенә документлардан өзекләр китерелде. Ни өчен монголлардан түгел? Чөнки аларның ул вакытларда язма сөйләмнәре булмаган. Икенчедән, тарихлары да гадирәк, мал көтүчеләр тарихы гына булган. Ә ни өчен соң Кытай тарихчылары уйлап чыгарганнар? Аларның максаты - Кытай белән бәйләнгән, алар белән сугышкан татарлар ярдәмендә киләчәктә Бөек Кытай җирләрен җыю, киңәйтүне күздә тоткан. Һәм бу юнәлештә хәрәкәт итү әлегә кадәр көн тәртибендә. (Н.С.Трубецкой). Мәсәлән, кытай тарихчылары татарларның берничә гасыр буе Кытайның төньягында аларга каршы сугышып яшәүләре турында язуы, шул җирләрне Кытай тарафыннан басып алу өчен нигез була ала һәм өлешчә бу омтылышлар инде тормышка ашкан да, ахры, моны белү өчен борынгы һәм хәзерге Кытай карталарын карау да җитә. Кытайның төньякка һәм көнбатыш тарафына хәтсез генә җәелүе шуның нәтиҗәсе булмадымы соң. Шуңа күрә дә бит Бөек Кытай дивары бу дәүләт җирләренең уртасында калган. Алай булса, Кытайның сугышып аласы җирләре әле алда да күптер. Ягъни, кытайлылар татарларның элекке җирләренә дәгъваларын хәтерләрендә тотсалар, аларны татарныкы дип белдерсәләр, яңа геосәяси вазгыятьләр дә барлыкка килүе мөмкин. Аның буенча, алар татарларның элекке җирләренең байтагысына кул сузуны кануни дип белдерергә мөмкиннәр. Ә бит бу җирләр Көнчыгыш Европага чаклы сузылганнар.
Шулай итеп Кыпчак даласында (һәм тагын да киңрәк булган Дунайдан алып Алтайга кадәр булган җирләрдә) ике тугандаш халык: татарлар һәм кыпчаклар яшәгән. Андагы татарлар үзләрен үзләре Чыңгыз хан татарлары дип атаганнар. Ә Чыңгыз хан кыпчакларны үзенең кардәшләре дип зурлаган (Бу борынгы заманнардан башлап килгән ике нәселнең туганлыгы турысында өстәрәк язылган иде, автор) . Әлбәттә, Европа һәм урыс галимнәренең ялган тарихында әлеге җирләрдәге күпсанлы татарларның булганлыгы инкяр ителә. Янәсе, урыслар төрле халыкларны татарлар дип атарга күнеккәннәр. Ләкин икенче яктан уйлап карасаң, Алтын Урда таркалгач аерылып чыккан татар булмаган халыклар татар исемен алырлар идеме? Кем кушкан моны аларга? Ә менә Урыс администрациясенең соңрак, ике-өч йөз елдан соң, кайсыбер татар халыкларга көчләп икенче атама тагуы тарихи факттыр. Мәсәлән, Кавказдагы, себердәге һәм Алтайдагы татарларга совет власте тарафыннан күптән икенче исемнәр бирелде. Мәсәлән, “алтайцы”, “шорцы” һәм башка шундый дистәләрчә исемнәр. “Казан татарлары”, “Себер татарлары”, дигән һәм башка исемнәр дә татарларны бүлгәләп киметү өчен ясалганнар.
Б. Кумеков буенча, күп кенә кыпчаклар үзләрен татарларның кардәше булуын әйткәннәр. Кыпчак термины ул вакытларда өч мәгънәгә ия булган: “Кыпчак даласы” территориясы”, “Кыпчак даласының төп халкы, төркиләр”, “Кыпчак – би дән башланган кыпчак дип аталган кабилә исеме”. Бу кабилә атамасы турындагы хәбәр “Чыңгыз намә” дигән дастанда китерелә. Кыскасы, VIII гасырдан башлап Чыңгыз – хан татарларының кыпчакларга тугандаш булулары байтак тарихчыларга билгеле ( мәсәлән, В.Кутузов. Держава монголов. Советский союз)..
Күп кенә авторлар кыпчакларның һәм булгарларның түгел, ә нәкъ менә татарларның Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә генә түгел, Көнчыгыш Европада әле XIII гасырга кадәр яшәгәнлекләрен таныйлар. Ләкин бу фактларны аерым белгечләргә генә таныйлар.
Ошбу баб укучыда түбәндәге фикерләрне тудырырга тиеш иде.
Татар халкы борынгы заманнардан башлап XIII гасырларга кадәр күтәрелү, түбән төшү һәм яңадан данга күмелү дәверләрен кичергән. Ул, Шарль Монтескье әйтүенчә, чын мәгънәдә дөньяның падишаһы булган
Азиядә урта гасырларда, тарихларда тасвирланган татар – монгол яулары кебек масштаблы вакыйгаларны бары тик татарлар гына башкара алырлык булган. Калган кавемнәр (кытайлылардан кала) далаларда көтү көтеп йөргән аз санлы күчмә халыклар шәкелендә генә булганнар.
Тарихта билгеле булган татар-монгол яулары дигән сугышларны татарлар башкарган.
Урыс тарихының башы
Татар тарихы урысныкы белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, без аларның берсен белмичә, икенчесен дә аңлый алмас идек. Шуңа күрә, кыскача гына урыс тарихына күз салыйк.
Без инде урыс тарихы Киев Русеннан башлана, дигән “аксиома”га күптән күнеккәнбез. Әлбәттә, Русия тарихында Киев Русе бик мөһим урын алып тора. Киев үзе дә урыс шәһәрләренең анасы дигән исем йөртә. Нигезлеме бу тезис? Моны ачыклар өчен бик кыскача гына итеп тарихи вакыйгаларның чылбырын карап китик. VI – VII гасырларда хәзерге Украина җирләрендә славян кабиләләре антлар яшәгән дип фаразлана. Дөрес, бу бернинди археологик һәм тарихи материаллар белән дә ныгытылмый. Киресенчә, археологик материаллар ул җирләрдә төрки кавемнәр яшәгәнлекне исбатлый. Шулай ук нәкъ шул урыннарга тәңгәл килгән скиф курганнарындагы хәзинәләрне, башка табылдык мәдәни - материаль артефактларны славяннарга нисбәтләү дә бара, ләкин күп кенә тарихчылар бу гамәлнең гадәттәгечә нигезсез, бернинди дәлилсез рәвештә башка халыкларның тарихын урларга маташу, дип тәкърарлыйлар (А.Бушков. “Чыңгызхан”).
IX гасырларда инде әлеге регионда славян кабиләләреннән булган поляннар һәм башкалар яшәгәннәр, дип мөһер сугылган. Ләкин без бу Кара диңгезнең төньяк яры буендагы далаларның һәрвакытта диярлек төрки телле дала халкы мал көтеп яшәгәннәрен беләбез. Чөнки дала тормышы элекке заманнарда үзенә бер төрле яшәеш катламы булып тарихка кереп калган. Борынгы скиф һәм сарматлар, һуннар, төркиләр һәм аварлар, бәҗәнәкләр һәм кыпчаклар, татарлар – болар барысы да әлеге далаларның хуҗалары булганнар. Һәм бөтен Украина, Молдавия һәм арырак урнашкан илләрдәге төрки телдәге күп санлы топонимнар бу турыда кычкырып торалар. Кнәз Святослав (Свентослав, Сфендослав) көньяк һәм көнчыгыш илләрне таларга барганда, һәрвакыт төрки халыкларның җирләре, көтүлекләре аша үтә торган булган . Тарихларда җанвардан да явыз итеп тасвирланган бу урыс һәм славян халыклары узганда да, барганда да ул тыныч мал көтүче халыкны талап, коллыкка алып китеп интектергәнлекләре язылган (Ибн әл - Әсир). Бер дә юкка Сфендославның баш сөягеннән савыт ясамаганнардыр бәҗәнәкләр. Хәер, Святославның үтерелүе турында, аның христианлыкка бирелгәнлеге өчен Владимир үтерткән, дигән версия дә бар (А.Бушков. Призрак Золотой Орды.)
Киев шәһәренең үзен дә төрки телле халык салган булуын исбат итәләр кайсыбер тарихчылар. Аның Башту , Киоба, Куяба дигән төрки атамалары кайсыбер язмалардан күренә. Бу турыда 2000 елда “Инсан” басмаханәсендә чыгарылган “Киев Русе тарихы очерклары”нда күрсәтелгәнчә, Шәмси Башту поэмасында Киевның нигезләүчесе итеп Кубрат ханның туганы Шамбат атала. Шәһәрнең исеме Самбатос (Шамбат) була. Димәк, Киев ярымкыргый славян кабиләләре тарафыннан түгел, болгарлар тарафыннан салына. (Олейник Ю., 1992, 76—78). Бу хәл Киев – урыс шәһәрләренең анасы дигән гыйбарәне юкка чыгара. Ары таба да шундый ук мәгълүматлар укыйбыз.
«…Беренче мәртәбә күпләр белмәгән яки яшерелгән нәрсә ачыкланды: славян телле һәм православиегә табынган Киев Русе төрки телле һәм мөселман динендәге Бөек (Кара) Булгариянең (башкаласы Башту, Киоба, Киев) дәвамчысы булган. Борынгы һәм хәзерге заман рус теле ике телгә - төрки һәм славян-рус телләренә нигезләнгән. Һәм бу аның үзенә бер төрлелеген, һәм аның башка славян телләреннән аерылып торуына китергән. Икенче төрле әйткәндә, төркиләнүгә славян-рус теленең лексикасы гына түгел, морфологиясе дә дучар ителгән” (Анатолий Железный. “Тюркизмы в русском языке”).
Киевның төркиләр шәһәре булганлыгын Әл – Гәрнати да язып калдырган. “Мин славяннар иленең шәһәренә килдем. Аны “Куйав” дип атыйлар. Анда меңнәрчә мәгъриб кешеләре яши. Үзләре төркиләргә охшаганнар, төрки телендә сөйләшәләр һәм алар кебек ук аталар. Бу илдә аларны бәҗнәкләр (бәҗәнәкләр, автор) дип атыйлар (Әбү Хәмид Мөхәммәт ибн Абд әл-Рахим әл-Гарнати әл-Андалуси "Му'риб ан бахд аджаиб әл-магриб").
Әлбәттә, алар төньякта һәм көнбатыш тарафында урнашкан славяннарның күршесе булганнар. Күршеләр буларак, аларның үзара дуслык һәм тынычлык принципларында корылган мөнәсәбәтләрдә яшәгәнлеге дә билгеле. Мәсәлән, славяннарның һәм русларның кыпчаклар белән тату яшәве генә түгел, аларның катнаш гаиләләр коруы да тарихта яхшы билгеле. Кыпчакларны руслар, хәтта, “кодалар” дип атаганнар. Шундый ук хәлләр кыпчакларга кадәр дә булмагандыр, дип кем әйтә ала?
Шуңа күрә төрки һәм славян кабиләләренең катнаш антропологик сыйфатлы буыннар китереп чыгаруы табигый. Моны, мәсәлән, антропологларның (С.Дьяченко “Таблица…») тикшеренүләре раслый: митохондриаль ДНК анализы буенча татарлар украиннардан 10 гына генетик берәмлек ераклыгында торалар, ә урыслардан һәм угро-финнардан - 30.
IX гасырда шушы халык арасына төньяктан урыс юлбасары токымы булган Рюрик килеп керә һәм кнәз булып ала. Аның белән бергә Новгород ягыннан Вольга (Олег) белән бергә күп кенә словеннар килүенә дә шик юк. Киевның элекке кнәзе Аскольд (Аскел) мәкерле һәм кабәхәт рәвештә юк ителә. Шундук әйләнә - тирәдәге кабиләләр белән низагка керү, аларга һөҗүм итүләр башлана.
Инде бу хәлләр турында тәфсилләбрәк сөйлик.
“Безнеке дә, америкалылар кебек, үз һиндлыларыбыз бар. Ләкин аларны башкача атаганнар. Могиканнар һәм гуроннар түгел, ә сарматлар, кыпчаклар һәм татарлар. Һәм бары тик аларны “йотып сеңдергәч” кенә без үз илебездә хуҗа булдык” (О.Бузина. Тайная история Украины). Бу автор дөрес әйтә, европалылар тарафыннан Америка һиндлеләрен коллыкка төшерү XV гасырда башланган булса, славян – урыслар тарафыннан төрки – татарны сугышып алу, аларны “йотып сеңдерү” хәтта 1000 еллар элегрәк башланган.
Дөрес, бу Украина язучысы тарафыннан әйтелгән. Ләкин ул үзен әле дә Урта гасырлардагы Киев Русе халкы баласы, ә украиннар, һәм бары тик алар гына - чын урыслар, дип исбатлый. Бу, бәлки, шулайдыр да, һәм бу язманы укыгач, хәрмәтле укучының бу турыда үз фикере дә барлыкка килер, бәлки. Хәер, бу турыда иске елъязмаларда мәгълүматлар күп, шуларның бер – икесен генә китерәбез.
Бу турыда елъязмаларда менә нинди хәбәрләр табарга була. “Святослав (1146 елда), күз яшьләрен түгә - түгә Суздальга Юрийга җибәргән (хат, автор): Минем туганым Всеволодны алла алды, ә Игорьны Изяслав тоткарлады. Кил әле русь җиренә - Киевка!” Күргәнебезчә, Суздаль, соңрак Владимир, Мәскәү кнәзлекләре Русь дип аталмаганнар.
Тагын бер мисал: Киевтан куылган Ростислав 1149 елда Суздальга әтисе Юрий Долгорукий янына килә һәм әйтә: “Мин ишеттем, сине русь җире тели һәм кара бүреклеләр (төркиләр, автор)”.( А.Палий, историк. Украинская правда). Күрәбез ки, монда да Киев “Русь” дигән мәгънәдә әйтелә. Ә Ростов, Владимир, Суздаль җирләре әле Руська кермиләр. Хәзерге украин авторлар: В.Белинский, А.Палий һ.б. Мәскәү башлыча угро-фин, төрки кабиләләр халыкларыннан оештырылган, һәм ул законсыз рәвештә Киевка нисбәтле булган Русь атамасын үзләштергән, дип гаеплиләр. Соңгы мисалда без кара бүреклеләрнең (черные клобуки-төрки халык) русь җирендә мөһим урын тотканлыкларын һәм сәяси роль уйнаганлыкларын да күрәбез.
Әйткәнебезчә, мондый язмалар байтак.
Яңа эраның XIII гасырларыннан башлап (ә кайбер авторлар элегрәк, дип тә әйтәләр) татар язмышы урыс халкыныкы белән катнашып киткән булганга, (бигрәк тә тарих белән аз кызыксынган яшьләр өчен) кыскача гына алар турында да сөйләп китми ярамастыр.
Урыс халкы славян халыклары төркеменә керә. Хәзерге заманда бу төркемдә барысы дистәдән артык халык бар. Шуларның иң күп санлылары: урыслар, украиннар, поляклар, белоруслар, чехлар, болгарлар, словаклар, серблар һ.б..
Әйтергә кирәк, урыс, белорус һәм украин халыкларының һәм өлешчә полякларның да язмышы бер-беренә нык бәйләнгән. Җитмәсә, алдагы өчесе элегрәк урыс халкы составына кергәннәр (Киев Русе). Хәер, “Киев Русе” дигән термин берничә йөз елдан соң гына уйлап чыгарылган, дип язалар украин язучылар. Ләкин, башкача атала торган булсалар да, ул җирләрдә урысларның ата-бабалары яшәгән бит.
Яңа эраның башында антлар, словеннар һәм венедлар дигән гомуми исем астында билгеле, дип уйланылган халык соңрак шундый ук гомуми славяннар дигән исем белән безгә танышлар. Славяннар турындагы кайсыбер мәгълүматларны түбәндәге О. Бузина китергән өзектән укырга була (Прокопий Кесарейский, Византия гаскәр башлыгы Велизарийның сәркатибы язмалары):
“...Сугышка алар (славяннар) билгә кадәр чишенеп, ягъни күлмәксез, кулларына сөңге һәм кылыч тотып кына керәләр. Ярым шәрә славян бандалары бик җитезләр, качып торып, көтмәгәндә һөҗүм итәләр, кинәттән һәм мәкерле сугалар. Алар Балканны таларга эш хакы алырга баргандай атлыгып киләләр, һәм аны алмый китмиләр.Тиздән алар бөтен Урта һәм Көньяк европаны басып алдылар, Альп тауларына һәм Шпрее елгасына, Адриатик диңгезе ярларына барып җиттеләр”.
“Безнең гөнаһларыбыз өчен алла безгә антларны һәм славяннарны җибәрде”, - дип пошынган билгеле тарихчы Йордан.
Византиялеләр дә славяннар-руслардан куркыбрак яшәгәннәр. “Бу халыкның башсыз, кыю, сугышчан һәм куәтле икәнлеген, аның бөтен күрше кабиләләргә һөҗүм итүен күпләр җөплиләр, -дип язган Лев Диакон үзенең “Тарихлар” дигән әсәрендә. Һәм дәвам иткән: Бу турыда илаһи Иезекииль: Менә мин сиңа Яэҗүҗ – Мәэҗүҗне (Гог һәм Магог, автор) – кнәз Росны җибәрсәм! – дип үзенә буйсынмаган кешене куркыткан”.
Шулай итеп, һуннарга караганда да коточкычрак булган славяннар Европага басып кына кермәгәннәр, ә ярты Европага хуҗа булып алганнар. Бу турыда, византияле Менандр Протектор сүзләре буенча, славян юлбашчысы Даврит болай дигән: “Башкалар безнең җирләребезгә түгел, без үзебез башкаларның җирләренә хуҗа булырга күнеккәнбез!”.
Тарихчылар славяннар (венедлар) тарихын Тацитка таянып язсалар да, аның язмаларын тулысынча китерергә теләмиләр. Чөнки бик әшәке нәрсәләр белән танышырга туры килә: пөхтәсезлек, эшсезлек һәм югары катлаудагы рухи түбәнлек. Катнаш никахлар аркасында алар төскә ямьсезләнә, һәм алар сарматларга охшый баралар.
Хөрмәтле укучы кемнәр турында язылган икәнен бик яхшы аңлый булыр.
Антлар, славяннар һәм, гомумән, урыс халкының ата-бабалары турындагы беренчел мәгълүматлар кайдан алынган соң? XI гасырда Киевта Киево – Печерский монастыреның Нестор атлы монахы булган имеш ди. Ул башка монахларга караганда укымышлырак булган һәм тарих белән бик кызыксынган. Менә шушы кешенең кулында кайдандыр килеп кергән Византия, Греция, Рим империясендә язылган борынгы язмалар булган . Ул гына да түгел, шундый ук борынгы славян тарихчылары башкарган “Начальный свод” дигән тарихи язма да булган имеш. Менә шушылардан файдаланып, Нестор “Замана еллары хикәяте” (“Повесть временных лет”) дигән тарихи китап - елъязма язган имеш. Ул славяннар тарихының антлар заманыннан башлап (яңа эраның 500-600 нче еллары) үзе вафат булган елларга кадәрге вакытларны эченә сыйдырган (XI гасыр). Аңардан соң тагын бер шикле автор бу язманы XIII гасырга кадәр дәвам иткән. Әлбәттә инде, өстәрәк әйтелгәнчә, әлеге күрсәтелгән беренчел документлар сакланмаган. Хәер, бу гадәти очрак, чөнки урыс псевдотарихчыларның горурлыгы булган “Слово о полку Игореве” һәм “Велесова книга” дигән, русларның борынгылыгын һәм бөеклеген күрсәтергә тиешле булган китапларның да оригиналын саклап кала алмаганнар бит (ә, мөгаен, аларны сакларга да кирәк булмагандыр, чөнки алар XVIII-XIX гасырларда гына уйлап чыгарылган булганнардыр. Һәм чыннан да, аларның күчермәләре нәкъ менә XIX гасырлар тирәсендә пәйда булган да инде). Димәк Нестор эшләгән бу язманың чынлыгын бары бер алла гына белә. Нәкъ менә өстә искә алынган монгол һәм кытай чыганакларының оригиналлары кебек.
Бу гына аз әле. Кайбер урыс тарихчыларының тәкърарлавы буенча, бу галәмәт шикле булган “Замана еллары хикәяте” соңрак та үзгәртелгән, төзәтелгән булган. (Д.Калюжный. “Хронотрон”). Хуш. Алай булгач, нинди документлар буенча Русия тарихы билгеле соң? Борынгы Русьта булган хәлләр турында гадәттә “Замана еллары хикәяте” буенча эшләнгән “Радзивил кулъязма”сын төп чыганак итеп китерәләр. Дөрес, өстә әйтелгәнчә, “Замана еллары хикәяте”нең “төзәтелгән” оригиналы да юкка чыккан булган дип әйтелгән иде инде (ә чынында, ул XVIII гасырда гына язылган булган). Бәхеткә каршы, имеш, аңардан варягларны славяннар өстеннән падишаһлык итеп чакыру турындагы бәян кемдер тарафыннан күчереп алынган булган һәм шул язма “Радзивил елъязмасы”на кертелгән икән. Ләкин эш шунда ки, әлеге кулъязма XVIII гасырда гына Петр I тарафыннан Кенигсбергтан табып китерелгән. Соңрак әлеге кулъязманың да алдап ясалган документ икәнлеге беленгән. Килеп җиттек. Җитмәсә, әлеге Нестор дигән кеше турында да, ул уйлап чыгарылган шәхес кенә, дигән фикер йөри. Һәрхәлдә, XVIII гасырга чаклы язылган бер документта да аның турында бер хәбәр дә юк икән. Шулай итеп, Русиянең борынгы дөрес тарихы инде юк. Аның урынына XVIII – XIX гасырларда уйлап чыгарылган тарих кына бар. Димәк татарныкы да шулай ук, чөнки аларның зур өлеше бер-беренә үрелеп бара һәм татар тарихын татарлар түгел, урыслар язган. Татарлар язганы, бәлки булгандыр да, ләкин аны күрү берәр булдыклы һәм милләтпәрвәр тарихчыбызга насыйп булыр микән?
Урыс тарихчысы В.И.Ключевский язмаларыннан күренгәнчә, Русиядә елъязмалар язуның җанлана башлаган дәвере – XVI гасыр дип күрсәтелә. Башта тарихны Владимир Мономахтан гына башлаганнар. Бу тарихка Киев Русеның норманнардан башланган булуы бөтенләй кертелмәгән булган. Ләкин соңрак урыс тарихын борынгырак һәм бөтен Европа алдында затлырак итеп күрсәтергә омтылу көч алган. Менә шул вакытта Русиянең яңа тарихы уйлап чыгарыла башлаган да инде. Шуңа күрә Рюрик та пәйда булган.
Патша Алексей Романов 1657 елның 3 нче ноябрьдә чыккан Указы белән бу эшне башларга кушкан. Ләкин эш авыр барган: тарих язар өчен кирәкле беренчел язмалар сакланмаган булган. Ә кнәзләрнең нәселлек – варислык мөнәсәбәтләрен теркәп бара торган “Степенная книга” да юкка чыккан икән. Кыскасы, В.О Ключевский язганча, Русиядә андый эшләр башкарырлык “баш”лар да, кирәкле документлар да булмаган.
Ләкин документлар да, “баш”лар да табыла башлаганнар. Һәм ары таба кирәкле “борынгы” кәгазьләрне әзерләү эше зур масштабларда алып барылган.
Инде килеп, әлеге уйлап чыгарылган тарихи язмаларның рәсми тарих чыганагы булуын һәм аларның канунлаштырылганлыгын исәпкә алып, шулар нигезендә төзелгән урыс тарихын “дәвам итәргә” җөрьәт итәбез.
IX гасырга нисбәтле мәгълүматлар буенча, өстә әйтелгән антларның, венедларның һәм аларның соңрак славяннар дип аталган токымнары Европаның көнчыгышында, башлыча Днепр бассейнында поляннар, древляннар, уличлар, кривичлар, дреговичлар, словеннар, радимичлар һәм тагын башкача аталган кабиләләр исеме астында яшәгәннәр. Аларның теле турындагы анык мәгълүматлар юк. Авторның фикере буенча, болар әлеге дә баягы урыс, украин һәм белорус халыкларының ата- бабалары булгандыр. Хәер, бу турыда башка фикерләр дә бар. Янәсе алар украин һәм белорус халыкларының гына ата-бабалары, ә урыслар башка халыклардан барлыкка килгән. Бу чыннан да дөреслеккә охшаган, ләкин моның асылы тарих белән танышып киткәч кенә аңлашылачак.
Ләкин славян атамасының кайдан килеп чыгышы билгеле дип әйтергә була (әлбәттә, рәсми тарихта монсы юк). Билгеле булганча, урыслар аны “славить бога” сүзеннән бераз үзгәртелеп китереп чыгарылган, дип саныйлар. Башка вариантлар да байтак. Эш шунда ки, славяннарның тагын бер начар гадәте булганлыгы билгеле: алар үз халкын коллыкка сату белән нык шөгыльләнгәннәр. Бу турыда Р.Фәхретдиновның “Болгар вә Казан төрекләре “ дигән китабының 75 нче битендә укырга була. Андагы хәбәрләр буенча, урыслар Болгарга күпләп сатлык кызлар алып киләләр икән. Авторның сүзе буенча, көнчыгыш базарларында коллыкка сатыла торган “болгар кызлары” нәкъ менә урыс кызлары булалар икән. Чөнки мөселманнарның үз кавем халкын коллыкка сатмаганын гарәпләр яхшы белгәннәр. Шулай ук 1275 елда вафат булган урыс епискобы Серапион урыс халкына төрле афәтләр килүнең сәбәбе булган гөнаһлары дип түбәндәгеләрне дә атаган: “... үз туганнарыбызны үтерәбез, талыйбыз, кәбахәтлеккә (в поганство) сатабыз...” Соңрак славяннар өстеннән хакимлек итәргә килгән Балтик буе юлбасарлары (астарак укып китәрсез) белән, славян югары катламының сүзләре килешеп киткән. Һәм алар бергәләшеп славян милләтләрен коллыкка сатуны дәвам иткәннәр. Аларча “славе” кол, ягъни коллыкка алу өчен яралтылган кавем, дигәнне аңлата икән. Менә кайдан калган урысларда горурлык тудыра торган “славян” сүзе.
Бу кабиләләр үзара тату яшәмәгәннәр, ырулар һәм нәселләр арасында туктаусыз низаглар, канлы бәрелешләр булып торган. Вакыйгалар болайрак барса, алар бер-берен кырып бетереп, халыкны артык киметеп, тиздән күрше көчле кавемнәргә коллыкка төшү куркынычы астына калачаклар икән (шулай булгандыр да, бәлки варяглар славяннар өстеннән хакимлек итәргә бөтенләй чакыру буенча килмәгәннәрдер, өстә әйтелгәнчә, басып алганнардыр, дигән фикер дә яши, һәм ул бик ышандырырлык. А.Дикий). Шуны истә тотып, славян кабиләләренең төньяк тарафында яшәгәннәре варяг аксөякләренә үзләре өстеннән князьлек итүләрен сораганнар. Варяглар (ишкәкчеләр) дип Балтик, Төньяк, Ак диңгез тирәләрендә диңгездә пиратлык һәм коры җирдә юлбасарлык белән шөгыльләнгән кешеләрне атаганнар. Боларның нәселе викинглар һәм норманнар озак еллар дәвамында Британия утрауларын, Франция, Испания, Италия һәм башка илләрнең яр буйлары халыкларын талап, котларын алып йөргәннәр.
Славяннарның чакыруы буенча 862 елда Скандинавиядәге “рутен – русен – русь” нәселе ярчыклары әлеге варяг токымыннан булган Рюрик, Трувор һәм Синеус Новгород, Белоозеро һәм Изборск шәһәрләрендә князьлек итә башлаганнар (“Россия тарихы”). Шунсы да бар, шведлар Балтик буе славяннарына һәм чудь халкына моңа кадәр дә ясак түләтәләр икән. Һәм, гомумән, төрле Скандинавия кланнары арасында Балтик буе өчен көрәш күп еллар дәвам иткән булган. Ә атаклы, Русия кнәзләренә һәм падишаһларына үз исемен фамилия итеп биргән Рюрик, үзе элегрәк шведлардагы Рустринген (шуннан чыгып, шведларны “руотси” һәм “русь” дип тә атаганнар) округында хакимлек иткән. Ул Скъелдунг кланының викингы булган.
“Замана еллары хикәяте” варягларны чакыруны болайрак тәфсирли: “Һәм менә алар (славяннар, автор) диңгез артына варяглар янына юнәлделәр. Бу варяг кавеме русь дип атала, чөнки һәр варяг кабиләсенең үз исеме бар: шведлар, норвеглар, готлар...”.
Г.Сковороданың язмалары буенча, падишаһлык итәргә килгән пиратларның кабиләләре бодричлар, лютичлар, рароглар, поморяннар дип аталганнар һәм Одра, Лаба елгалары, Балтик буендагы Померания, Русен яки Руян утравы (хәзерге Рюге) тирәләреннән булганнар.
Бу фикерне инкяр итүе авыр. Чыннан да рус халкының ул вакытлардагы безгә билгеле булган исемнәре Скандинавия халыклары исемнәре бит: Рюриковичлар нәселеннән булган беренче князьләр – Вольга (Олег), Ингвар (Игорь). Аскольд, Рюрик, Хельга (княгиня Ольга), һәм башка исемнәр дә без варяглар, дип кычкырып торалар ич. Олегның греклар белән төзегән килешүенә кул куйган кешеләрне дә славян дип әйтеп булмый: Карл, Ингельд, Фарлоф, Вермид, Рулав, Гуди, Руальд, Карн, Фрелав, Руар, Актеву, Труан, Лидул, Фост, Стемид (О. Бузина).
IX – X гасырларда яшәгән гарәп галиме Ибн – Рустә русларның зур гына бер утрауда яшәгәнлекләре, аларның славяннарга һөҗүмнәр оештырулары, тегеләренең кешеләрен күпләп алып китеп, Булгар, Итиль базарларында сатканлыклары турыда язып калдырган. Руслар иген икмиләр, азык – төлекне башлыча славяннардан талап алалар. Үзләре бик кыю һәм батырлар. Ләкин батырлыкларын ат өстендә түгел, кораблардан төшеп сугышуда күрсәтәләр, дип язган тарихчы (өстәрәк без аларның нәкъ шулай, диңгездән килеп чыгып, яр буе халыкларын бөлдергәнлекләре турында укыдык). Аңлашыла ки, әлеге һөҗүм итү ысулы руслар – славяннар тарафыннан соңрак та озак кына кулланылган.
Күрәбез ки, славяннар үзләре дә шундый булган, ләкин аларны кулга төшергән руслар тагын да өлгеррәк булганнар. Димәк, урыс һәм славянның берләшүе – явызлыкның квадраты кебек нәрсә булган. Һәм бу “квадрат”ның күрше – тирәләренә, бигрәк тә булгарларга һәм татарларга авыр богау булып муеннарына киеләчәк икәнен ул вакытларда берәр адәм баласы чамалады микән?
Әлеге элек “из варяг в греки” дигән су юлларында (башлыча Дунай, Днепр буйлап) коллар сату, сәүдәгәрләрне талау белән шөгыльләнгән викинглар славяннарга “сверхдержава” идеясен сеңдерәләр, һәм славян кабиләләренә яңа исем дә бирәләр – русичлар, русиннар, – XVII гасырга кадәр шушы көнчыгыш славян кабиләләрен шулай атаганнар, дигән фикер дә яши. (Ләкин моның белән килешүе авыр: бандитларның “сверхдержава” дигән идея буенча яшәве күренми монда. Бу идеяне аларга татарлар биргән, ул гына да түгел, сверхдержаваны төзеп биргәннәр. Автор).
Ошбу викинглар Новгород җирләрендә шулкадәр тыгыз урнашкан булганнар ки, XVIII гасырга кадәр (мең ел дәвамында) үзләренең кайдан килгәнлекләрен яхшы белгәннәр. Шул вакытта да үзләрен “варяг”, дип атаган бу халыкны императрица Екатерина көчләп үз телләрен “онытырга” кушкан. (Г.Сковорода). Менә кайдан килгән икән данлыклы Новгород республикасының Мәскәү кнәзләренә баш бирмәс халыклары.
Озакламый Рюрик үзенең төп эше – юлбасарлык белән шөгыльләнергә уйлаган һәм дружинасы белән көнъякка юл алган. Киев шәһәренә килеп җитеп, Андагы хакимнәр Аскольд белән Дирны (алары да, исемнәре буенча, варяглар булырга охшый) алдау юлы белән шәһәрдән чыгарткан һәм аларны мәкерле алым белән кулга алып һәм үтереп, Киевта князь булып калган. Русиянең атаклы князьләре Рюриковичлар үзләренең бөек эшләрен менә шулай башлаганнар һәм шулай ук дәвам да иткәннәр.
Хәзерге вакытта рус халкының килеп чыгышы, аның тарихы ике төрле итеп аңлатыла. Беренчесе - әлеге өстә китерелгән норман теориясе. Икенчесе -славянчыларныкы. Алар тәкърарлавынча, русь ул славян кабиләсе атамасы. Һәм ул, янәсе, Киевтан ерак түгел Днепрга коя торган Рось елгасы исеменнән алынган. Һәм, гомумән, урысларның славяннардан килеп чыгуы турындагы тарих та бик саллы. Бу турыда, мәсәлән, А.Дикийның “К истории Украины” дигән язмасында укырга була. Славянофиллар норманчыларны урысларның дошманнары дип исәплиләр. (Әйтеп куйыйк, Рось елгасы буйлары һәрвакыт төрки кабиләләр яшәгән җирләр булганнар, анда русь дигән халык булмаган).
Бу ике теория инде 300 елдан артык бер-бере белән көрәшә. Хәзерге вакытта норман теориясе җиңеп чыкты, дип әйтергә була, чөнки рәсми даирәләр аның яклылар. Шулай булмыйча хәл дә юк, чөнки Балтик буендагы русь кабиләләре турындагы Европада булган мәгълүматлар күп һәм алар ышанычлы исәпләнә. Икенчедән, Русиядә Европа якка йөз тоткан урыслар хәзер дә күп. Ә норманчылык нәкъ шуларның теориясе бит. Петр I башлаган, урысны европалы кешегә әверелдерү программасы һаман эшли, дип әйтергә була. Әлегә кадәр Россия ул Европа мәдәниятенә керә торган ил һәм Рәсәй халкы Европалылар белән тыгыз катнашлыкта яшәргә тиеш, дигән идея хакимиятнең һәм җәмәгатьчелекнең сәяси юнәлешен билгели кебек. Ә моның өчен, аларча, урысның этногенезын азиатлардан түгел, европалы кавемнәрдән китереп чыгарырга кирәк бит инде. Ләкин, Русиядә вазгыять шулкадәр кинәт һәм көтмәгәндә үзгәрә ки, бер заман норман теориясе юкка чыгып, аның урынын славянчылык яулап алса, һич гаҗәп булмас. Эш шунда ки, норманчылык европачылык тарафдарларының идеологиясе буларак, җәмгыятьтә демократия булдыруны күздә тота, ә славянофилларга демократия кирәкми. Чөнки ул Русиянең таркалуына китерә ала.
Әмма үзләрен Русия патриотлары дип белдергән төрле ультрапатриотик төркемнәрнең дә позицияләре көчле. Урыс халкы славяннардан һичнинди Балтик буе юлбасарлары ярдәменнән башка барлыкка килгән, дигән тарихчылар рус халкының мин-минлеген ныгыталар һәм шуңа бәянәләр. Үз заманында европалылыкка каршы юнәлеш буларак калыплашкан һәм ныгыган бу идеология хәзер дә яши, яңа көч ала, аның яклылар “Русия урысларга гына”, дигән шигарьне үзләренә байрак итеп ала һәм Русияне яңадан бөек империя итәр өчен урыс үсмерләреннән һәм маргиналлардан үзенә ярдәмче һәм алмашчы әзерли. Хәер, бәлки бу – шовинистик чир вирусы белән авыручы урыс электораты ярдәмендә думаларга депутатлык һәм башка утлыкларга (кормушка) юл яру өчен генә эшләнәдер. Булырга мөмкин, чөнки карьерачыларның принциплары булмый бит. Ләкин, ничек кенә булса да, алар ут белән уйныйлар.
Өстәп китү лязимдыр, “славянчылык” дигән гыйбарә соңгы вакытта “евразиячелек” дигән аңлатмага нигез буларак кулланыла башлады. Беренчедән, кремль уйлап чыгарган бу концепция (“евразиячелек”) “европачылык”ка каршы куела, чөнки Европа үзенең либеральлеккә һәм демократиягә бәйләнгән киңәшләре белән кремльнең саруын кайната башлады. Икенчедән, Көнчыгыш Европа һәм бөтен Азия кысаларында Русия җитәкчелеге астында Евразия дигән гиперконтинент төзүгә омтылу - элекке “империячелек” дигән сәяси проектның бераз үзгәртелгән варианты калкып чыкты. Һәм монда Европага, димәк демократиягә дә урын юк. Шуңа күрә, бер көн иртән торып, Россия тарихындагы “норманчылык теориясе” Рәсәйнең дошманнары позициясе ул, дигән белдерүне ишетсәк, моңа инде бер дә искитмәс.
IX-X гасырларга кире әйләнеп кайтыйк һәм хикәятне дәвам иттерик.
Бу язманың максаты, татар тарихы кебек үк, урысныкын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирүне күздә тотмый. Кыскача, болай: Скандинавиядән килгән һәм Киевта князьләр булып киткән варяглар (Вольга, Ингвар һ.б.) шундук тирә-яктагы бөтен илләр белән диярлек талау сугышлары алып бара башлыйлар. Бигрәк тә бай Византия һәм аның башкаласы Царьград (Константинополь) аларны бик кызыктыра. Алар зур-зур көймәләргә утырып барып, бу каланы алалар һәм талыйлар. Туктаусыз якын – тирәдәге төрки кавемнәр белән ызгышалар. Аларның җирләре, көтүлекләре аша башка илләрне таларга йөргәннәр. Гомумән, төркиләрне урыслар алла тарафыннан талар өчен бирелгән, дибрәк исәпләгәннәр, ахры. Гаепләрен дә тапканнар, янәсе күчмә халыклар боларга гел һөҗүм ясап, талап торганнар. Һәм болай дип тәкрарлау өчен гун - төрки – кыпчак - татарларның күчмә халык булганлыкларын исбатлап торырга кирәк булган. Юкка гына бәҗәнәк падишаһы князь Олегның баш сөягеннән үзенә шәрап савыты эшләмәгәндер бит инде. Ахрысы тегесе бәҗәнәкләрнең теңкәсенә нык тигән булгандыр.
Бер-ике сүз әлеге күчмә кавемнәр хакында. Каспий һәм Кара диңгез буйларындагы далаларда Карпат тауларына кадәр һәрвакыт төрки халыклар яшәгәннәр: кимврлар, скифлар, сарматлар, һуннар, хәзәрләр, төркиләр, кара бүрекләр, бәҗәнәкләр, кыпчаклар, татарлар һәм башкалар. Өстәрәк күчмәлекнең кыргыйлык түгел, ә шул вакытлардагы мөмкинлекләрдән чыгып, даладагы иң җайлы хуҗалык итү технологиясе, яшәү рәвеше генә булуы турында язылачак әле.
X гасырның урталарында (965 ел) кнәз Святослав Идел Болгары ягына юл тота һәм анда канлы сугышлар алып бара. Урыс тарихында бу болай язылган: “Святослав болгарларны күндәмрәк булырга мәҗбүр итте”. Болгар тарихында моның аңлаешлырак варианты бар: үтерүләр, талаулар, коллыкка алып китүләр. Гомумән, Ибн – Фазланның язмаларын карасаң, ул урысларның Болгарга күпкә ешрак һөҗүм итүләрен әйтеп үткән, (ә тегеләре бу яктан “уңмаган” булганнар ахры, күбрәк үч алу өчен генә баргалаганнар). Шуннан соң кнәз Идел буендагы халыкларны талый-талый түбәнли дә Хәзәрстан башкаласы Итилне ташын ташка куймый җимерә, халкын юк итә, кырылмый, сатылмый калганы тарала. Аннан соң хәзерге Таманьдагы Тама-тарханы алып, урыс кнәзлеге “Тьмуторокань” дип атый. Ул берничә дистә ел гына урысныкы булып саналса да, алар аны һаман горурлык белән сөйлиләр һәм үзләренеке итеп исәплиләр... Гомумән, шул вакыттагы славяннарның кабәхәтлеккә һәм әхлаксызлыкка нигезләнгән бу гамәле – ягъни сугышып алган башка милләтләр җирләрен күз дә йоммыйча әлегә кадәр үзләренеке дип атау – акылга сыймый торган хәл. Шунсын да искәртү кирәк, Ибн - Фадлан бит Булгарда 922 елда булган һәм шул вакытта өстәрәк китерелгән сүзләрне язып куйган. Димәк Киев һәм башка кнәзлек сугыш чукмарлары, Ибн - Фадланның язмаларыннан аңлашылганча, Халифәт әһелләре килгәнче дә күп мәртәбәләр Булгарны бөлдергәннәр.
985 елда Киев кнәзе Владимир, Добрыняны ияртә һәм бик зур чирү белән Булгарны сугышып алып Киевка кушу максаты белән янә Идел буена китә. Дөрес, ул уңышсызлыкка очрый. Шулай итеп, Киев русе тарихы дәвам итә (бу турыда алдагырак бабларда тәфсилләбрк язылыр).
Башта искә төшереп үтик, ул вакыттагы Европаның көнчыгыш өлеше яртылаш төрки телле халыкларныкы булган. Мәсәлән Киев Князе Ярослав Мудрый, илне бәҗәнәкләрдән һәм төркиләрдән (торки) сакланыр өчен Рось елгасы буйлап ныгытылган кальгәләр салдырып китә (дөресен әйткәндә, төрки кабиләләрне талар өчен ныгытылган пунктлар). Ә бит ул Елгадан Кара диңгезгә чаклы берничә йөз чакрым. Димәк ул җирләр бөтенләе белән бәҗәнәкләрнеке булган. Русь – Украина җирләре Идел буендагы Булгардан хәзерге Рязань, Тула, Карпат таулары сызыгының төньягында булган. Ә көньягы элегрәк булгарларныкы, соңрак бәҗәнәкләр, карабүреклеләрнеке булган. Димәк, Киев төркиләр җирендә булган, дип әйтергә була. Бу турыда өстәрәк тә язылды, һәм Мурад Аджиның “Тюрки и мир” дигән романында да тәфсилләп язылган. Хәер, тирәнрәк “чокысаң”, Мәскәү тирәләренең төрки хуҗалары (мишәр-татар, кыпчаклар) турында да сөйләп алырга булыр иде. Ләкин әлегә рәсми тарих кысаларында калыйк.
Киев кнәзлегенең тарихында тискәре урын тоткан еллар – аның таркаулык дәвере. Бу дәүләт эчендәге низаглар Святополк үлгәннән соң (972 ел) башлана һәм 1237 елларга кадәр, ягъни Саин (Бату) ханның һөҗүменә чаклы дәвам итә. Ә низагның сәбәбе – Бөек Русь тәхете варисларының кнәз Владимирдан (Красное Солнышко) калган тәхеткә утыру тәртибен бозу, дип саныйлар тарихчылар. Кыскасы, кнәзләрнең токымнары күбәеп киткәч, аларга кнәзлекләр җитми башлый, икенчедән, аларның һәрберсе иң югары статуска ия булган Киев кнәзлегенә утырырга тырыша. Алар арасындагы көрәш һәрвакыт үзәра сугышларга, талауга, яндыруга һәм халыкның кырылуына, коллыкка сатылуына китерә. Шушы вакыт эчендә Киев кнәзлеге тәхетендә 48 кнәз берен-бере алыштыра. Аларның барысы да каршы як тарафыннан көч кулланып куыла, яки үтерелә.
Нәтиҗәдә, әлеге үзара сугышлар һәм низаглар аркасында, кырыклап вак кнәзлек барлыкка килә. Соңрак алар Суздаль-Владимир- Мәскәү, Киев, Новгород һәм Галич – Волынь кнәзлекләре буларак берләшәләр. Ләкин моның өчен, IX гасырда Рюрик килгән кебек, XIII гасырда Батуның килүе кирәк була. Монда безнең фикерләү юнәлешебездә бик кызыклы вазгыять килеп чыга: бер, бу автордан башлырак язучы-тарихчы табылып, урыслар Батуны үз илләрендәге низагларны туктату өчен үзләре чакырганнар, дип исбат итсә, ни әйтергә калыр иде?
Бу язмада Мәскәүдән кала башка кнәзлекләр турында тәфсилләп сөйләү каралмаган. Татар тарихы Мәскәү кнәзлеге белән турыдан – туры бәйләнгән булганга, сүз күбрәк аның турында барачак.
1125 елда вафат булган Киев кнәзе Владимирның 8 улы һәм бихисап оныклары кала. Кнәзлекләр саны аз булганга, соңрак Долгорукий кушаматы бирелгән Юрий бернисез кала. Ул йә агаларына баш иеп, тамак туйдыру турында ялынырга, яки олы юлга чыгып, юлбасарлык итәргә тиеш була (эшләп ашарга андыйларга “ярамаган була”, автор). Ул өченче юл сайлый: берничә дистә (бәлки, йөздер, автор) үзе кебек эшем кешеләреннән дружина (кылган гамәлләре буенча – банда, автор) туплый да, төньякка халык сирәк яши торган җирләрне эзләп китә (Владимир Белинский. “Страна Моксель»).
. Шулай итеп ул соңрак Владимир, Суздаль, Ростов дип аталган җирләргә чудь, весь (вису), меря, мурома (фин – угор телле төньякта яшәүче халыклар төркемнәренең аталышы, автор) һәм шулай ук төркиләрдән булган татар (татар халкын таркату, көчсезләндерү өчен, урыс галимнәре соңрак аларны мещера, мишәр дип атый башлый В.Имамов. “Запрятанная история татар” ) кабиләләре янына барып чыга. Төньяк халыклары, җирләре Булгария контроле астында булып, аларга ясак түләп торган халыклар икәнен язган идек инде. Шунсы да бар, булгарлар һәм татарлар бу халыклар белән гадел сату – алу алып барган, аларга карата көч кулланып баемаган. Ләкин аларның үз биләмәләрен саклау һәм мөселман милләттәшләре – татарларны (мишәрләрне) якларлык көчләре булмаган, ахры. Шулай итеп бу җирләрне Юрий Долгорукий үз дружинасы белән басып алган һәм хәзерге, XXI гасыр югарылыгыннан карасак, элекке мондагы татарлардан кала, барлык милләтләрнең исеме генә калган. Үзләре күптән инде юк.
“Юрий Долгорукий – Владимир Мономахның кечерәк улларыннан берсе буларак, Ростов өлкәсе князьләренең беренчесе булды. Аңа кадәр бу чудь почмагы Переяслав кнәзлегенә өстәмә генә иде”.( Әйтеп китик, элек Ростов - басып алынган угро-фин халыклары шәһәре булган. Автор)
(О.Ключевский “О русской истории”, 107 -108 б.).
Күргәнегезчә, Киевтан төньяктарак урнашкан, урыс аягы басмаган бу җирләрне тарихчы соңрак урысныкы, Переяслав кнәзлегенеке, дип язып куйган. Янәсе, ул шундый бөек халык ки, җир шарындагы һәрбер җирне үзенә нисбәтләп куярга хакы булган. Ә менә халыкларга үзләренә тиң итеп караган болгар – татарларның, гомумән, бернигә дә хаклары юк икән. “Бу хакта тарихчы Рөстәм Нәбиев тә бик җентекләп яза. Үзенең “Булгар и Северная Европа. Древние связи” дип аталган китабында ул төньяктагы су юлларының, нигездә, болгарлар кулында булганлыгын әйтә. Төньяк Двина, Шексна елгалары, Аккүл, Кубен, Онега, Ладога күлләре аша алар Балтыйк диңгезенә, Скандинавия илләренә кадәр барып җиткәннәр. Борынгы болгарлар шулай ук Нократ елгасы аша Мезень, Печора елгаларына чыгып, Төньяк Боз океанына кадәр барып җиткәннәр, башка кыйтгаларга таралганнар.
Урыс елгалары юлы тарихчысы Н.П.Загоскин болай әйткән: “Әле борынгы гарәп авторлары Идел һәм Шекснада булгарларның эре-эре сәүдә кораблары йөрүе турында язып калдырганнар. Алар Кама тамагыннан Белоозерога кадәр барганнар... Булгарлар, ахры, Төньякта хакимлек иткәннәр (Р.Набиев. Булгар и Северн. Европа. Древние связи. – Казань, 2001, стр.46, 52.).
1893 елда, Белозерски тирәсендәге Шексна елгасы буеннан таш балбалның табылуы биредә борын-борыннан төрки халыклар яшәгәнлеген күрсәтә. Кырыс ир-ат кыяфәтендәге бу таш балбаллар Алтайдан, Тыва тирәләреннән, кыпчак далаларыннан һаман табылып тора, ә менә төньякта да мондый хәзинә табылганлыгы – бик кызык хәбәр. Бу тирәдә Болван авылы да булган, әмма Череповец су саклагычын төзегәч, ул су астында калган. (Бу хакта тулырак мәгълүматны Александр Кузнецовның “Болваны на Лысой горе” дип аталган китабыннан табарга була. – Вологда, 1999.)” Ф.Бәйрәмова. “Төньякта татар эзләре”.
Татар – мишәрләр Иделнең уң як яры буенда, Идел һәм Ока араларында һәм мишәр түбәнлегендә халык буларак формалашканнар. Аларның эзе бу җирләрдә әле яңа эрага кадәр үк күзәтелгән. Мишәрләрнең борынгы ата – бабалары “акацирлар”, соңрак “моҗарлар” һәм “кыпчак татарлар” исеме астында да билгеле (өстәрәк әлеге кыпчак татарларының әле IX гасырда ук гарәпләргә һәм Египет хакимнәренә билгеле булуларын искәрткән идек). Әлбәттә, бу сөрештә төркиләшкән финно – угорлар һәм булгарлашкан бортаслар да катнашкан. Мәсәлән, мишәрләрнең Сергач (хәзерге Нижгар татарлары) төркеменең нәсел башы нәкъ шул бортас һәм моҗарлар булган.
Шулай итеп, төп халкы фин - угорлар һәм татарлар булган Суздаль, соңрак Владимир кнәзлеге Русиянең башлангычы була. Славян халкы күп буламы соң анда? Әлбәттә, башта анда славяннар бөтенләй булмый. Донның, Оканың сул ягы, Марко – Поло сүзләре буенча, славяннар – урыслар җирләре түгел. Рәсми тарих буенча, Киев, Чернигов кнәзлегендәге славяннар һәм урыслар, Суздаль кнәзлеге барлыкка килгәч, анда берничә дулкын булып күпләп – күпләп күченгәннәр дип санала. Ә менә В.Белинский Киев һәм Чернигов халкының чудь урман – сазлыкларына барып батарга нигезе дә, теләге дә булмаган, дип исбатлый. Ул вакытларда халык әле кнәзләрнең крепостнойлары итеп ныгытылмаган һәм үзе теләмәгән җиргә кнәз артыннан йөремәгән. Автор бу турыда бик аңлаешлы, ышанычлы дәлилләр китерә (В.Белинский. “Страна Моксель”). Әлеге автор әйтүенчә, Владимир кнәзлеге барлыкка килә башлагач, Киев Русеннан төньякка халык бөтенләй күчмәгән дип әйтерлек. Дөрес, авторның бу турыда үз фикере дә бар. Славяннар (кнәзләр түгел, чөнки алар славяннардан түгел, урыслардан булганнар, автор) Киевтан төньякка православ христианлыкка, яки арианлыкка, яки мөселманлыкка, яки католиклыкка көчләп кертүдән качып киткәннәрдер. Ни өчен дүрт дин турында сүз бара? Русия тарихы шул кадәр буталчык һәм рәсми тарих дөреслекне шул кадәр нык яшергән ки, хакыйкатьне инде ачуы авыр. Ә тарихи чыганаклар буенча, Киев тирәсендәге халыкны чыннан да ниндидер дингә (диннәргә) көчләп керткәннәр һәм иң яшерелгәне мөселман дине булган, ахры. Ахырда, ике-өч йөз елдан соң православ христианлык өстенлек алган.
Шунсы аңлашыла, славян халкы төньякка начар тормыштан качып китмәгән.
Шунсын да искәртеп китү зарурдыр, В.Белинский язуынча, Ю.Долгорукий заманында да, аңардан соң утырган кнәзләр вакытында да Мәскәү төзелә башлаган, дигән хәбәр язылган беренчел документлар табылмаган. Мәскәү Мәңгү – ханның боерыгы буенча шәһәр буларак 1277 елда төзелгән һәм анда беренче кнәз утыртылган.
Ул арада, шундагы җирле бер хатыннан ( юлбасарлар ватагасы яшьләр булгангадырмы, әллә башка сәбәптәнме, барысы да буйдак булганнар, дөресрәге, С.Соловьев әйткәнчә, юлбасарлыкка чыкканда үзләре белән хатыннарын йөртмәгәннәр, автор) Ю.Долгорукийның улы туа. Аңа Андрей дип исем кушыла. Соңрак ул шундый ук (йомшаграк итеп әйткәндә) начар холыклы, җисеме исеменә туры килмәгән кеше - Андрей Боголюбский була, һәм яше җитеп, бәлигъ булгач, атасы аңа Клязьма елгасы буенда Суздальнең бер чите булган Владимирны удел итеп бирә. (В.О. Ключевский. “О русской истории”. Стр.108).
Андрей шундый кеше булып үскән ки, атасы белән килгән боярларны, дружинаны санга сукмый башлаган. Аларны Суздаль җиреннән бөтенләйгә куган һәм үз кнәзлегендә чикләнмәгән хакимият урнаштырган. (Ә дөресен әйткәндә, талап җыйган байлыкны боярлар белән бүлешәсе килмәгәндер. Автор).
(В.О.Ключевской. “О русской истории”.стр.112)
Бу кнәз үзенә урындагы халык яшьләре арасыннан “кече дружина” оештырган. Һәм олы эш башлаган. Нинди эш икәне аңлашыла инде. Ул бу юлда шундый “уңышларга ирешкән” ки, дружинасын арттырып, көньяк кнәзлекләрдә барган үзара сугышларга да барып кысылырга уйлаган. Шундый ук күңелендә бер мәрхәмәтлелеге, кешелеклелеге булмаган башка яшь кнәзләр белән бергә 1169 елда ата – бабаларының бишеге, ягъни, рус шәһәрләренең анасы Киевны бик нык талап, яндырып һәм җимереп киткән. Храмнар, чиркәүләр җимерелгән, таланган. Шулай итеп ул Киевны алып, талап җимереп киткән бөтен илбасарларны да уздырган.
Ләкин А.Боголюбскийның иң кыңгыр эше – күрше Булгариягә талау һәм сугышып алу походлары оештыру. Бу турыда И.А.Гагин болай яза:
“А.Боголюбский заманында Владимир кнәзлегенең көнчыгыш сәясәте, ягъни, Идел буе җирләрен колонизацияләү һәм Бөек Идел сәүдә юлын кулга төшерү, максат итеп куелган.
Менә шундый “бөек” максат һәм шундый ук гамәл великороссларның беренче мәртәбә тарихи сәхнәгә чыгуы булган (В.О.Ключевский. “О русской истории”. стр.109).
Дөресен әйткәндә, великорослар үзләренең бөек эшләрен ничек башлаганнар, шулай ук дәвам иткәннәр дә.
Шулай итеп кнәзлек тиз үскән, чөнки Ю.Долгорукийның уллары һәм оныклары туа, үсә торган, аларның һәрберсе чудь, весь, мурома, мокша, татар кызларына өйләнә барган. Авыл саен бер кнәз утыртылган һәм ул кнәзлекләр тиз генә күтәрелә дә торганнар. Берничә йөз елдан соң бу җирләр Русь дип атала башлаячак. Ә бит Русь элегрәк икенче җирдә булган. Бу турыда шул ук В.О.Ключевский болай дип язган: “Бары бер генә чын славян теле булган – Дунай славяннары, чехлар, ляхлар, морава һәм поляннар теле, шулар – Русь”. (В.О.Ключевский, 23-24 б.)
Әлеге булачак Русь җире турысында тарихта тирән эз калдырган сәяхәтче Вильгельм де Рубрук 1253 елда үз сүзләрен язып калдырган:
“Танаид (Дон) артындагы бу ил бик матур, урман – елгалары күп. Төньяктарак (Сартакның ставкасыннан) – олы урманнар һәм алар арасында ике төрле халык яши: кечкенә куышларда яшәүче – моксель һәм мердис (мордва. – В.Белинский). Моксель – мәҗүси халык, мердас – сарациннар (мөселманнар). Алар артында – Этилия (Идел, автор). (Вильгельм де Рубрук. “Путешествие...,стр.88)
Моксель дип әлеге дә баягы Суздаль кнәзлегендәге “булачак русь” аталган. Икенчедән, әлеге таныш булмаган сүзнең каян килеп чыкканын ачыклап карау кирәктер. Гарәп сәяхәтчеләренең язмаларында мордва халкы җирләре белән янәшәрәк һәм төньяктарак гарәпчә м-к-с дип исемләнгән халыклар күрсәтелгән. Бу урыннарда мокша, мещера, весь кабиләләре яшәгәнгә күрә, кайбер авторлар әлеге м-к-с (гарәп алфавитында сузык авазлар кулланылмаган) дигән сүзне шуларга нисбәтлиләр һәм моксель дип әйтәләрдер.
Монда, алгарак китеп булса да, кайбер нәрсәләрне ачыклап китәргә кирәктер. Беренчедән, Сартакның ставкасы дигән сүз хата түгел. Татар ханнары гадәтенчә, хан углы бәлигъ булгач (16 яшьләрдә), ул атасыннан аерып чыгарылган. Бу очракта Бату улы Сартак атасы исән чакта ук инде олыс бие булып тора башлаган, ахры. Аңа Идел белән Дон арасындагы җирләр бирелгән булган. Шулай итеп Суздаль кнәзлеге башта булачак Бату, соңрак Сартак җирләрендә төзелгән. Әлбәттә, Сартак үлгәч, ханлык берләштерелеп, Бәркәгә буйсынгандыр. Кызганычка каршы, соңрак, Үзбәк хан вакытында Сартакның олысы, ягъни Идел белән Дон, Ока арасы Мәскәү князе олысына бирелгән һәм рәсми рәвештә бөтен кыпчак, татар, мишәр халкы белән татарныкы түгел, урыс җире булып киткән. Әгәр шулай булмаган булса, хәзерге Татарстан җире бик иркен буласы икән. Бәлки ул чакта тарих та башкача барган булыр иде. Хәер, без төп темадан бер якка тайпылдык бугай.
Икенчедән, татарлар ставкасының урыны турында. Әлеге урын В.Белинскийның “Страна Моксель” дигән китабында Воронеж шәһәреннән төньяк – көнчыгышта диелгән. Картаны карасаң, шуннан ерак түгел таныш атама - Наровчат (тарихтагы Наручат) шәһәрен табасың. Ләкин ул Гиясетдин Мөхәммәт Үзбәк хан заманында 1361 елда барлыкка килгән һәм ханның кышкы резиденциясе булган дип язалар (ләкин кышлык дип әйтү дөрес булмыйдыр, күчмәләр, киресенчә, җылы якларда кышлаганнар, төньякта җәйләгәннәр, автор). Тарихта Үзбәк хан аны Җучи олысының төньяк башкаласы булган Нуриҗан урынында төзегән булган, дип әйтелә. Димәк, Наручат элегрәк барлыкка килгән булгандыр, һәм икенче төрле исем астында Сартакның да җәйләү урыны булуы мөмкин. Искә төшереп китик, Батуның җәйлеге башта Булгар булган, ләкин ул да соңрак аны икенче шәһәргә - Укәк тирәсенә күчергән.
Русьта дин һәм тел
Көнчыгыш Европаның көньяк өлешен һәрвакыт төрки халыклар биләгән. Дунайдан алып Донга кадәр булган араны IX гасырларда һәм элегрәк һуннар, бәҗәнәкләр, карабүреклеләр, татарлар (Кырым, Перекоп) һәм кыпчаклар биләгән. Көнчыгыштарак, Дон һәм Ока белән Идел арасында кыпчаклар, хәзәрләр, болгарлар, көнбатыш татарлары, маҗарлар, бортаслар, мишәрләр (татарлар) дөнья көткәннәр. XIII гасыр башына инде кыпчаклар, күпмедер булгарлар һәм татарлар гына калган. Шуңа күрә Киевтан гына түгел, хәтта Курсктан төньяктарак яшәгән славян кабиләләре халыклары да антропологик һәм лингвистик яктан төркиләргә хас үзенчәлекләрне үзләштергәннәр. Шул сәбәптән көнчыгыш Европа славяннары арасында зур аерымлыклар бар: төньяк славяннар – урыслар борынгы чудь, весь һәм башка шул яктагы угро-фин телле кавемнәргә тартым. Көньяк славяннар – украиннар төрки халыкларга охшаганнар.
Әлеге далалар һәм урман – далалар (Мәскәүгә һәм хәтта аннан да төньяктарак регионнарга чаклы) борын заманда иңеннән - иңенә төркиләрдән калган балбаллар белән тулган булган. Бу таш истәлекләр, корсак турысына куеп, ике куллап савыт яки трөбкәгә чорналган кәгазь кебек нәрсәләр тоткан кеше фигуралары булган. Кызганычка каршы алар инде юкка тигез, тик кайсыберләре генә музейларда урын алып калган. Кайбер галимнәр, әлеге балбаллар – мәҗүси төркиләрнең потлары, дип уйлыйлар. Башка авторлар сүзе буенча, кулга савыт тотып аллага ялвару - несториан мәзһәбендәге христиан кавемнәргә карый, имеш. Ләкин моның белән килешәсе килми, чөнки христиан диненең бер мәзһәбе булган несторианлыкта потка табыну, балбаллар кую булмаган. Әлбәттә, бу очракта әлеге балбалларның “яшен” белми торып, аларны куйган кабиләләрне дә билгеләп булмый. Мәсәлән, кыпчакларның, һуннар шикелле үк Тәңрегә табынганлыклары билгеле, дип санала. Ләкин тәңречеләрнең дә потларга, балбалларга табынулары билгеле түгел. Димәк, бу балбаллар алардан да борынгырак яшәгән кавемнәрнеке булуы бар. Шулай итеп, ул регионнардагы төрки халыклар меңнәрчә еллар элек шаманлыкта булганнар, аннары тәңречелек дине тотканнар (һуннар, төркиләр), соңрак (IV – VII) гасырларда көнчыгыштан килгән күпмедер өлеше – несториан динендә булганнардыр, хәзәрләр – иудаизмда, күпмедер төркиләр – арианлыкка һәм соңрак мөселманлыкка күчкәннәрдер.
Ләкин аларның урыс халкына нинди катнашы бар соң? Эш шунда ки, ул вакыттагы славян - урыслар – бүгенге украиннарның ата – бабалары. Ә теге балбаллар куйган халык та шулай ук аларның тагын да борынгырак ата-бабалары булып чыга.
Ә шулай да, безгә якынрак дәвердә, мәсәлән X гасырларда Киев славяннары (урыслары) нинди дин тотканнар соң? Бу турыда өч версия бар. Хәтта дүрт. Беренчесе - рәсми тарих версиясе. Аның буенча, элек мәҗүси булган халыкны 988 елда кнәз Владимир чукындырган һәм православ халык иткән. Русия халкы берничә йөз ел каршылык күрсәткән. Бик күп кан коелган. Ләкин бу турыда язмалар ташка үлчим генә калган һәм алар бөтенләй ышандырырлык түгел икән. Ул гына да түгел, Киев халкының Константинополь аша грек христианлыгы мәзһәбенә кертелүе турында Византия дини анналларында бер сүз дә юк икән. Бу бик гаҗәп хәл. Югыйсә, ул вакытларда ук ярты Европаны тетрәтеп торган урыс – славяннарны үз диннәре астына ала алулары турындагы хәбәр Византия империясе өчен бик зур уңыш казану булырга тиеш иде бит. Ләкин греклар бу турыда ничектер сизми дә калган. Бу турыда бары тик XIV гасырда гына Ватикан хроникасында бер язма табылган. Ә бу язманың... XI гасырда язылган “Замана еллары хикәяте”ннән (Повесть временных лет) күчереп алынганлыгы аңлашылган. (М. В. Бибиков, “Когда была крещена Русь? взгляд из Византии...”) Ә әлеге ПВЛ ның XVIII гасырдан да элегрәк түгел кем тарафыннандыр язылган булганы инде ачыкланган дидек.
Монда тагын бер төгәлсезлек бар: соңрак грек дине дип аталган хәзерге носари дине X гасырда әле булмаган. Чөнки Рим христиан дине, 1054 елларда гына икегә бүленеп, католик һәм православ диннәре барлыкка килгән. Уйлап карыйк: ничек итеп инде 988 елда Киев халкы православ дине кануннары буенча чукындырылган булсын?
Ләкин, шуңа карамастан, бу вариант рәсми Русия тарихына кертелгән һәм ныклап мөһерләнгән, һәм аңа тияргә ярамый.
Икенче вариант кызыграк. Байтак кына чит ил тарихчыларының хәбәрләре буенча, Киев урыслары ариан мәзһәбендәге христиан дине кабул иткән булганнар. Һәм, имеш, 988 елда кнәз Владимирның үзенә буйсынган кабиләләрне көчләп-көчләп православиегә кертүе соңрак уйлап чыгарылган уйдырма гына булган. (А.Г.Кузьмин. “Начало. Тайны рождения русского народа”). Һәм, әлбәттә инде арианлык Византиядән килмәгән, чөнки элеге дин Кара диңгез артында ересь (гөнаһлы гамәл, алладан китү) дип саналган.
X гасырда арианлык варяглар белән бергә славяннар җиренә - булачак Русиянең көнбатышына күченеп килгән (М.Аджи. “Тюрки и мир”). Ә калган җирләрендә тәңречелек хөкем сөргән (А.Бушков. Чингисхан). Икенче чыганаклар буенча, арианлык славяннарга Лаба буе славяннарыннан килгән, дигән фикер дә бар.
Кыскасы, дин мәсәләсенә килгәндә, вазгыять гади генә булмаган. Киев кнәзлегенә көнбатыштан католиклар, арианнар йогынты ясаганнар. Көньяктан - ислам һәм православие, хәзәрләр ягыннан – яһуди дине, көнчыгышта көчле ислам илләре – Хорезм, Булгария, татарлар чолгап алганнар.
Рәсми тарих урыслар һәм славяннар 988 елда кнәз Владимир тарафыннан православиегә кертелгәннәр дип әйтсә дә, күп кенә тарихи чыганаклар моны инкяр итәләр. Мәсәлән, поляк тарихчылары Владимирның бөтенләй христиан булмаганлыгын, бөтен гомерен мәҗүсилектә үткәргәнен язалар.
Ләкин урыс кнәзлекләрендә христианлыкның булганлыгын инкяр итеп булмый. Ләкин ниди христианлык турында сүз бара һәм ул кайчаннан башлап килә? Өстәрәк әйтелгәнчә, кайсыбер тарихчылар аларның арианлык мәзһәбендәге христианлык кабул иткәнлекләрен әйтәләр, дип язылды инде. Янәсе, аларга аны Лаба буе славяннары, яисә Рюрик белән килгән урыслар китергән дип аңлаталар. (А.Г.Кузьмин. “Начало.Тайны рождения русского народа”).
Арианлыкның христианлыктан төп аермасы шунда ки, арианнар Гайсә пәйгамбәрне (Иисус Христосны) алла дип танымыйлар, чөнки Иисусны алла үзе яралткан һәм ул алла белән тиң була алмый, гәрчә аңа илаһи рух кертелгән булса да. Икенчедән, арианлыкта да, тәңречелектәге кебек, алланың бер үк вакытта ике яки өч затта (ипостась) гәүдәләнүе (бог-троица) булмаган.
Арианлык Египетта барлыкка килгән (Александрия). Башта христианлыкның бер тармагы булган бу дин, диңгез юлы белән Алтайдан Индостан аша Төньяк-көнбатыш Африкага үтеп кергән тәңречелек тәэсире астында шәкелләшкән, дип әйтелә (М.Аджи. Тюрки и мир).
Арианлыкны Александрия рухание Арий (Areios) гамәлгә кертә һәм бик нык яклап чыга. Ләкин христианнарның яңа эраның 325 елындагы Никея соборында аны динсезлек (диннән аерылу, ересь) дип игълан итәләр. Әмма Византия императоры Константин басымы астында бу дин рәсми рәвештә таныла. Ләкин Константинның үлеме һәм императорлар алмашыну арианлыкның язмышын дә тискәре якка хәл итә: ул яңадан рәсми дин булудан туктый. Алай да төрле илләрдә арианлык инде көчләнеп өлгергән була. Соңрак арианлык варварлар дине буларак тарихка керә.
Европада барган инквизиция арианнарны төньякка – Германия, Дания, Швеция һәм башка җирләргә күчәргә мәҗбүр иткән. Кайсыбер тарихчылар инквизициянең нәкъ менә шушы арианнарга һәм шулай ук тәңречеләргә каршы католиклар алып барган көрәш дип тә исәплиләр. Ә соңрак Европада шаулап үткән Реформация да шул ук арианнар тарафыннан башкарылган дигән фикер бар. Кыскасы, Киев кнәзлегенә килгәндә, монда дин турындагы мәгълүматлар бик буталчыклы. Өстәрәк Киев кнәзлегендә рәсми тарих әйткән православие дине түгел, ә арианлык мәзһәбендәге христианлык кертелгән булган дип әйтелгән иде инде. Икенче яктан караганда, Скандинавия сагалары да Польша хроникалары кебек үк Владимирның бернинди православие дә кабул итмәгәнлеген, үлгәнче мәҗүсилектә булганлыгын исбатлыйлар.
Шунсы да бар, байтак кына авторлар Киев кнәзлегенең көньяк һәм көнбатыш тарафы һәм арырак та католик чиркәве басымы астында булып, шушы динне кертергә тырышу һәм аңа каршы булган көрәшне кичергән. Бу турыда язмалар байтак һәм алар кызыклы һәм ышандырырлык. Мәсәлән, Д.Калюжный үз әсәрендә Киев һәм Галич – Волынь якларында гына гына түгел, булачак Русьның төньяк- көнчыгышында барлыкка килгән Суздаль-Владимир кнәзлегенә дә католиклар басып кергән булганнар. Ул католик – рыцарьлар « татраннар» дип аталган булганнар. Д.Калюжный буенча, Владимир Бөек князе Юрий Всеволод углы рим папасы белән бәйләнештә булган (бу турыда өстәрәк, Юлианның Идел буенда шунда калган милләттәшләрен - маҗарларны эзләгәндә, Владимир кнәзенең, тиздән Рим папасы килеп барыбызны да латин диненә күчерәчәк, дигән сүзләр әйтүе турында укыган идек.) Ләкин Юрий икеләнгән ахры, шуның өчен аны нәкъ менә 1238 елда тәре йөртүчеләр сугыш белән килеп үтерәләр. Шулай итеп, Д.Калюжный ул елларда Руська татар - монголлар түгел (әлеге автор буенча - монголо-татарские уроды), католик тәре йөртүчеләр басып кергәнлеген исбатларга тырыша.
Бу хәлләр турыда тарихка кереп калган фактлар да бар, һәм алар әсәрнең соңгы бабында тасвирланалар.
Ә гарәп тарихчылары, яһүдиләр бөтенләй башка, дүртенче вариантны күрсәтәләр. Мәсәлән, кайсыбер тарихи язмаларда славяннарның христианлыкны түгел, исламны күптәннән кабул иткәнлекләрен күрсәтәләр. Аларның әйтүенчә, шул ук Киев кнәзе Владимир Святославичның Киев халкын чукындырган гына түгел, озак та үтмичә, үзе ислам кабул иткәнлеге билгеле, дип санала икән. Ләкин күп санлы урыс елъязмалары бу турыда ләм – мим. Әмма X гасыр гарәп чыганаклары Әүфи, Ибн Русте, Димашки язмаларыннан өзекләрне В.В.Бартольдның 1896 елда урыс телендә бастырган язмаларында бу турыда хәбәр байтак. Мәсәлән, Мөхәммәт Әл - Әүфи тарафыннан түбәндәгеләр хәбәр ителә: “Русларның үзләренә азык табу юлы бер генә иде - кылыч. Әгәр балаларының атасы үлсә, бөтен милеге кызга, ә улына кылычы гына бирелә һәм атасының яшәү кирәк-ярагын юлбасарлык белән тапканлыгы аңлатыла (монда без борынгы урысларның бары тик юлбасарлык белән генә көн иткәнлекләрен тагын бер мәртәбә күрәбез, автор). Ләкин 300 (һиҗри буенча, автор) ел элек алар христианнар булгач, кылычларын кыннарына тыгарга туры килде. Бүтән төрле ысул белән ризык табарга өйрәтелмәгәнлектән, аларның эшләре көйсезләнде, талаудан башканы белмәгән урыслар ач утыра башладылар. Шуннан соң, ислам дин өчен сугышлар рөхсәт итә икән, дип ишеткәнгә күрә, алар ислам диненә таба борылдылар. Аларның максаты – дин өчен көрәш сылтавы белән тагын талауга тотыну була. Кнәзнең якыннарыннан дүрт илче Хорезм шаһына киттеләр. Болар Буладмир (Владимир, автор) атлы падишаһ туганнарыннан иделәр. Хорезм шаһына килгәч, ул боларның ислам кабул итәргә теләүләренә бик сөенде, зур бүләкләр һәм дингә өйрәтү өчен бер имам биреп, илләренә озатты. Шуннан соң руслар мөселман булдылар. (Бартольд В.В., «Новое мусульманское известие о русских Ауфи», Записки Восточного отделения Императорск. Археологического общества, т.9. СПб., 1896 г. стр.262-267).
Шуннан соң тагын кораблар белән дә, җәяү дә төрле якларга йөреп талаулар башлана. Бу турыда Бартольдның башка тәрҗемәләре дә сөйли.
Шулай итеп атаклы, Киев Русен чукындырган кнәз – Изге Владимир - христиан түгел, мөселман булган. Ләкин, уйлап карасаң, ни өчен ул бу юлга баскан? Чыннан да ул дин өчен сугышлар алып бару өчен исламны кабул иткәнме? Ахрысы, аны тормыш үзе шул юлга этәргәндер. Актарыйк чыганакларны. Әһә, Владимир “иске дусты” Византиягә яулар чабар өчен эшләгән икән бит моны. Тирә якта талар илләр дә калмый башлаган: ерак та түгел көч алучы гарәпләр, көнчыгышта шанлы мөселман дәүләте – Хорезм, Булгар, мөселман һәм яһүди хәзәрләр, Кавказ халыклары. Кыскасы, зур көч. Аларның барысы белән дә мөселман булсаң гына сөйләшеп – аңлашып булыр ахры.
Киевтагы борынгы каберләрнең дә ислам таләпләре буенча күмелгәнлекләре мәгълүм булган. Күп каберләр мәҗүсиләрчә. Христиан каберләре 1498 елдан башлап кына күренә башлаганнар. Бу факт күп нәрсә турында сөйли, христиан дине шул вакытта гына кертелә башламаганмы соң?
Владимир 988 елда Киев халкын чукындыргач, Десятинная церковь дигән храмны төзегәннәр, ди рәсми тарих. Ләкин “Тарих һәм матди культура институты”ның хисап язмалары буенча, Десятинная церковь унөченче гасырда гына күмелгән зур чокыр өстенә төзелгән булган. Ахрысы, ул башта мәчет булгандыр. Кыскасы, кая карасаң да ялган.
Билгеле “Задонщина” язмалары буенча, урыслар, “София Киевская” храмын һәм татарларны талап, үз хатыннарына затлы намазлыклар алып кайтып бирәләр икән. Бу бит Киевта ислам көч алганлыкны аңлата торган фактлар.
Кайсыбер чыганаклар буенча, Киев князе Аскольдның (Аскел) Болгар ханы кияве булганлыгы һәм аның үзенең дә ханның вассалы булганлыгы билгеле. Ә аны Хәзәр дәүләте кешесе кнәз Олег (Вольга) үтергән. Бу факт скандинавларның ул вакытта Хәзәрләргә буйсынганлыгын күрсәтә. Ә хәзәрләр ул вакытларда мөселманнар булганнар (X гасыр). Шунсы да билгеле: Радзивил елъязмасы буенча, Святослав Балканда сугышлар алып барганда күтәргән байрагында гарәп хәрефләре белән “Дин” дип язылган булган. Ул вакытта аның каһан дип зурлануы да билгеле.
Һәм, гомумән, ул вакытларда славян җирләрендә һәм, хәтта Белоруссия һәм Литвада да гарәп алфавиты кулланганнар. Бу турыда византияле Феофан, Никифор һәм Леон төрле очракларны мисал итеп хәбәр итәләр.
Н.Д.Знойко, Азия як белән сату – алу эшен алып бару өчен мөселман булу кирәк, дип язган «О походах Святослава на Восток” дигән язмасында (Журнал Министерства народного просвещения. 1901, декабрь. С. 273—274.).
Өстәрәк, урыслар исламны талау сугышлары алып бару өчен кабул иткәннәрдер, дип әйткән идек инде. Башлыча алар Балкан тирәсендәге христиан илләрен талыйлар. Бу турыда башка авторлар да яза. Мәсәлән, С. П. Толстов (По следам древнехорезмийской цивилизации. М., 1948. С. 261.): “Исламда Владимир (Киевны христианлыкка күндергән Владимир) Иске дошманы Византиягә каршы дин сугышы ачу мөмкинлеген эзли”.
Төрек тарихчысы М.Кятиб хәбәр итүенчә, руслар исламны һиҗри буенча 333 нче елда кабул иттеләр, дип яза. Димәк ислам Киев кнәзлегендә 900 нче елларда тарала башлаган.
Поляк авторлары да калышмый һәм урысларның грек динен дә (православие), латин динен (католиклык) дә тотмаганлыкларын язалар (Щавелева Н.И. Польские латиноязычные средневековые источники. М, 1990.). Аларның тарихи документларыннан һәм борынгы язмаларыннан күренгәнчә, Алтын Урдада Бәркә (өстә китерелгән бер чыганакта исламны Урдада Бату кертә башлавы турында әйтелгән иде) тарафыннан ислам тарала башлагач, Урта гасырларда урыслар арасында да исламның көч алганлыгы күренә. Бу сөреш, әлбәттә, Үзбәк хан заманында тагын да киңәя. Моны түбәнрәк китерелгән фактлар ярдәмендә исбатларга мөмкинлек бар.
Кайсыбер урыс архитектурасы истәлекләре дип аталган храмнар классик мөселман архитектурасына нисбәтлеләр. Алар ак таштан төзелгән, орнаментлары һәм мәк башына охшаш гөмбәзләре болгар мәчетләренә хас. Шул уңайдан, Казан кремлендә дә нәкъ шундый храмнарның булганлыгы билгеле. Шунсын да әйтеп үтик, Мәскәүнең уртасындагы “Бөтен изгеләр храмы (Храм всех святых)” Ирандагы, Урта Азиядәге һәм бигрәк тә Төньяк Һиндостандагы мөселман мәчетләреннән аерылмый дип әйтерлек. Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный чиркәве дә Казандагы мәчетнең күчермәсе дигән фикер бар.
Суздаль һәм Киев кнәзлегендәге каберлекләрдә мәетләрнең ислам кануннары буенча җирләнгән булуы да моңа дәлил булып тора дидек. Христиан кануннарына туры килгән каберләр XV гасырның ахырында гына пәйда булган.
Мөселманлыкның финно-угор халыклары арасында да таралганлыгын күренекле тарихчы һәм мәгърифәтчебез Шиһап Мәрҗәни дә күрсәтеп үткән (Ш.Мәрҗәни., 1993). Ә бит Владимир – Суздаль кнәзлекләрендәге халыклар XIV – XV гасырларга кадәр нәкъ электән шунда яшәгән, ләкин шул гасырларда урыска әйләндерелгән финно – угор кабиләләре: мурома, весь, меря, мордва һәм мещера кавемнәре булган. Мишәр милләттәшләребез урыс кнәзлекләрендә сизелерлек абруй казанганнар һәм халык арасында ислам таратуда зур урын тотканнар. Гомумән, татарның урыс кнәзлекләрендә урын ала башлавы мишәрләрдән башлана, һәм соңрак ханнар тарафыннан үз вәкилләре, чиновниклары, баскаклары, хәрби хезмәттәге Урда кешеләре буларак җибәрелгән татарлар белән дәвам итә. Шулай итеп, тарихчыларның Урда татарлары үзләре теләп урыс кнәзләренә хезмәткә күчкәннәр, дигән сүз дөреслеккә килмидер. Алар беренчедән, басып алынган татарлардан торганнар, икенчедән, Алтын Урда заманында үз хезмәтләрен ханлыкның башка урынында, ягъни, Мәскәү олысында ханнар боерыгы буенча дәвам иткән татарлар - чиновниклар булганнар, дип кенә карарга кирәктер. Соңрак, вазгыять үзгәреп, Урдада низаглар башлангач, кнәзлекләр җирләрендә калган татарларның токымнары 7-10 нче буыннарда урыслаша башлап, урыс дворяннарына әверелгәннәрдер. Күпчелеге, ягъни дворян дәрәҗәсен алмаганнары, безнең өчен бөтенләй үк югалтылганнар.
Өстәге бүлекләрдә Кыпчак даласының көнбатыш өлешендә төрле төрки кавемнәр һәм татарлар яшәгәнлекне язган идек. Ә бу җирләр бит соңрак шулай ук Алтын Урда һәм Русь биләмәләренә кереп киткән һәм ул җирләрдәге урыслашкан милләттәшләребез санына үз өлешләрен керткән.
Әлбәттә, XIV – XV гасырларда Урдада барган тәхет өчен көрәшүләр, низаглар заманында Мәскәү кнәзлегенә үзләре теләп күчүче татарлар да булгандыр.
А.Бушков язуынча, урыс шәһәрләрендә мөселманнарның күпләп яшәгәнлекне В.Н.Татищев та әйтеп үткән (Татищев В.Н. “История Российская”).
Алтын Урда ханы Үзбәкнең һ.б. урыс кнәзләре белән кодалашулары да күп нәрсәләр турында сөйли. Бу очракта Үзбәк хан киявенең исламга күчүе тәгаенләнә. Бу хәл Мәскәү кнәзләренең чәчләре, өс һәм баш киемнәре буенча да беленә. Кнәзләр үзләренең нәселләренең татар ханнарыннан чыгуын күрсәтергә омтылганнар (Измайлов И. Родина. 1997 №2). Башка чыганаклар да бу дәвердә исламның урыс кнәзлекләрендә киңрәк тарала барганын белдерәләр.
Бөек кнәз Василий Темный нәкъ менә татар теленә һәм гадәтләренә мөкиббән киткән өчен боярлар тарафыннан сукырайтылган.
С.Герберштейн миниатюралары һәм М.Литвин язмалары буенча, боярлар да күп вакыт азиятларга охшатып киенгәннәр.
Бу хәлләр Мәскәү кнәзлегендә XVI гасырның урталарына кадәр дәвам иткән. Явыз Иванның Казанга шулкадәр каты бәрелүе Мәскәү кнәзлегендәге өстә әйтелгән традицияләргә каршы көрәшенең бер тармагы булгандыр, дип әйтергә дә буладыр? Бәлки Казанны алучыларның идеологлары бөтенләй дә урыс булмагандыр, ә ул вакытларда Мәскәү кнәзлегендә югары урын тотучы татарлар булгандыр. Мәсәлән, Шаһгали, яки Явыз Иван өчен тәхеттә утырып алган Саин Булат һәм аның боярлары. Бәлки, Мәскәүдә бу вакытларда (Мәскәү - Урданың башкаласы, дип игълан ителгән булса) Алтын Урда падишаһы тәхете өчен каты көрәш баргандыр. Кызганычка каршы, тарихи чыганаклар булмау сәбәпле, моны исбат итеп булмый. Бу шуның өчен фараз ителә, чөнки мондый мөмкинлекне дә сызып ташларга ярамый, һәм, кызганычка каршы, татарлар арасында үзара низаглар тудыручылык гадәтләре шулай ук таралган булган.
Икенче яктан, Мәскәү ягына чыккан күп кенә татарларның да христианлыкка күчүе билгеле. Бу турыда борынгы монастырьларның татарлар тарафыннан салынган булуы да шул турыда сөйли. Соңгы елларда төрле авторлар тарафыннан башкарылган хезмәтләрдә берничә йөз урыс дворяннарының башта мөселман булганлыклары, аларның хәзергә хәтле сакланган гербларында мөселманлыкны белдергән билгеләре булуы, ә соңрак бу дворяннарның христианлыкка күчүләре әйтелә. Әйтеп үтәргә кирәк ки, әлеге татардан чыккан урыслар исәбенә берничә гасыр эчендә Рәсәйдә хезмәт иткән, Рәсәй дәүләтенең хәрби, гыйльми һәм мәдәни элитасын тәшкил иткән затлар керә (А.Х.Халиков. “500 русских фамилий...”).
Тарихчылар күрсәтүенчә, исламның иң күп таралган урыны – Суздаль (соңрак Мәскәү) кнәзлегендә булгандыр, дип әйтергә була. Бигрәк тә исламга кнәзлекнең аксөякләре бирелгән булган. Моны XVI гасырларда Мәскәү кнәзлеге чиновниклары (дьяклар) арасында күбесенең татар фамилияле булуы күрсәтә (Г. Носовский һәм А.Фоменко тикшеренүләре). Бу турыда С.Герберштейн да язып калдырган (Герберштейн С. Записки о московских делах. Спб.: 1908. С.85). Христианлык кара халыкның, ярлыларның дине булып калган. Шуңа күрә дә аларны мыскыллап христианнар (соңрак крестьяннар), дип атаганнар да ( Вернадский Г.В. «Монголы и Русь». Тверь. 2000. С.137.385).).
Мәскәү (һәм Киев) кнәзлегендә исламның нык урын алганлыгы турында өстәрәк китерелгән Афанасий Никитин юлъязмаларында да ачык күренә: Үзенең берничә ел буе алып барган юлъязмаларында ул: “...а имя ми Офонасей, а бесерменьское имя хозя Исуфъ Хоросани”. Ягъни А.Никитинның ике исеме булган: христиан исеме һәм мөселман исеме. Икенче урында шул ук автор Индостандагы бер кавем турында болай ди: “А намаз же их на восток, по-русьскыи”. Без монда исламның урыс дине булганлыгын күрәбез. Никитинның ошбу язмасы, гомумән, мөселман догалары һәм корьән сүрәләрендәге аятьлар белән тутырылган (Никитин А. «Хождение за три моря». М.: Советская Россия, 1980. С.57). Димәк әле XV гасырга кадәр дә Русьта ислам югары урын алып торган.
Константинополь патриархының илчесе Максимилиан Мәскәүдәге диннең грек (православие, автор) һәм латин (католик, автор) догматларына туры килми, ә падишаһ - схизматик (еретик, диннән китүче, автор) булуын искәртә (Герберштейн. с.65). Димәк, бу автор да Мәскәү халкының исламда булганлыгына ишарәли.
М..Худяков та ул вакыттагы мәскәүлеләрнең исламга бик каты бирелгәнлекләре, спиртлы эчемлекләр тараткан һәм кулланган өчен гаепле кешеләргә каты җәза бирүләре турында язган.
Шул вакыттагы язмалар буенча, Мәскәүдә татарлар бик күп булган. Бу хәзерге топонимнар буенча да күренә.
А.Бушков буенча, Казанда да урыс мөселманнарының күплеге турында язмалар бар. Тарих әйләнешенә кертелмәгән “Җәгъфәр тарихы” язмаларында Казанда 30000 ләп “кара мөслим”нәр (көнбатыш мөселманнары) яшәве күрсәтелгән. “Казанская история” авторы язуынча да, Казанда яшәүче урыс мөселманнар урыслар Казанны алыр алдыннан да, шәһәр алынгач та үзләренең “чын” исемнәрен әйтмәгәннәр һәм Казаннан да китмәгәннәр. Исламны да ташламаганнар (Худяков М.Г. 1992). Ә безгә рәсми тарих буенча Казанны урыс әсирләрне коткару өчен алганнар, дип тукыдылар. Ә бәлки киресенчәдер, Казанга качкан мөселман урысларны кире кайтару максат итеп куелган булгандыр.
Шунсын да әйтеп үтү кирәк ки, славяннар һәм урыслар исламны үзләре теләп кабул иткәннәр. Көчләп дин алыштыру булмаган. Бу турыда Карл Фукс язмаларында да әйтелә. (Фукс К. 1996).
Кнәзләрнең исламга кергәнлекләре аларның сугыш киемендә дә күренә торган булган. Мәсәлән, кнәз Ф.Мстиславскийның шешәгендә гарәп язулары барлыгы билгеле. А.Невскийның шлемында Корьәннең 16 нчы сүрәсенең 13 аяте язылган булган һ.б.
Мәскәү кнәзләре тәңкәләрендә гарәп һәм урыс язулары булган (азрак алгарак китеп, әйтик: бу хәл Алтын Урда вакытында берләштерелгән татар-урыс дәүләте төзелгәнлеген аңлата). Василий III нең чалмадан йөрүе билгеле (С.Герберштейн). Степан Разин шулай ук чалмадан йөргән. Әйтеп китү кирәктер, соңрак Русия падишаһы булып калган Романовлар нәселе дә татардан чыккан, дигән хәбәр бар, шуңа күрә аларның да башта мөселман булганлыкларын фараз итәргә була.
Михалон Литвин москальларның һәм татарларның шәрап эчмичә, аны христианнарга сатканлыкларын язган. Ә шулай да урыслар дуңгыз итен ашауны ташламаганнар. Гомумән, урысларның ислам динен тотуы опричнина елларына кадәр дәвам иткән (XVI гасырның икенче яртысы). Моның сәбәбе, ахрысы, шунда – татарлар (мөселманнар) Мәскәү кнәзләре тирәсендә югары урыннар биләгәннәр, кнәзләр аларга үз боярларына караганда күбрәк ышанганнар. Ләкин, Казан алыну һәм башка фактлар Мәскәү кнәзлегендә идеологик үзгәрешләр тууы һәм исламның роле түбәнәюе турында сөйли, һәм бу турыда алдарак язылачак. Әлбәттә, бу вакытлар үзе бер зур һәм кызыклы тема, һәм берничә йөз ел эчендә Русьта дүрт төрле диннең үз вакытында өстенлектә торуы – Русия тарихының бик тә катлаулы булуы, аның сәяси, икътисадый, дини, мәдәни зилзиләләр кичергәнлеге турында сөйлидер. Ләкин бу заманнар тарих күзлегеннән караганда, куе томан эчендә, һәм алар язучылар, тарихчылар тарафыннан ныклы игътибарга лаек. Әгәр дә шушы хәлләр турында хакыйкатькә нигезләнгән саллы хезмәт язылса, татар тарихының күп кенә ак таплары ачыкланыр иде. Бәлки әле Явыз Иван тарафыннан Казанны алуның сәбәбе һәм максаты да икенчерәк булыр иде.
Әлбәттә, урыс халкының ислам тотуын кайбер авторлар аңлашылмаучылык кына, дип исәплиләр. Янәсе, ул вакытларда ислам белән христианлыкның әлләни аермасы булмаган. Чыннан да, кайсыбер авторлар язуынча, ислам хәтта Византиядә дә башта христианлыкның бер тармагы итеп кабул ителә икән (Д.Калюжный). Янәсе, аларның аермасы телдә генә, православие грек телендә, ислам гарәп телендә. (Әлбәттә, моңа ышануы кыен. Бит дини йолалар башкаруда да аларның аермасы зур, һәм ислам йолаларын үтәү җиңел түгел, сөннәткә утыру үзе генә дә ни тора. Шул ук ураза, бишвакыт намаз һ.б. – болар православиедәге уңайлыклардан ерак тора.) Тарихчылар әйтүенчә, XV гасыр ахырында славян телендәге библия килеп чыккач, янәсе, хәлләр ачыклана башлаган, ягъни православие белән исламның бер-береннән ерак кына торган ике дин булганлыгы аңлашылган. Ләкин әле шуннан соң да мөселманлык югалмаган. Шунсын да әйтеп үтик, христиан чиркәүләренең башында ул вакытларда ярым ай һәм хач булган. Иске чиркәүләрдә ярым ай әле дә күренә.
Өстә әйтелгән хәбәр – славян телендәге библиянең урыслар кулына килеп керүе һәм халыкның исламнан баш тарта башлавы тыныч кына үткәнме, ягъни урыс халкы үзләре теләп православие ягына ауганмы, дигән сорау туарга мөмкин. Бу турыда, әлбәттә, язмалар юк, чөнки алар була алмыйлар да, шулай булмыйча, өстә язылган хәлләр иң зур сер бит инде. Бәхеткә каршы, урыс тарихчылары бөтен кирәкмәгән язмаларны юкка чыгара, төзәтә алмаганнар. Шуңа күрә, бирелгән сорауга туры җавап булмаса да без фараз итә алабыз: Е.Глинская заманында Мәскәүдә ниндидер низаглар тудыручылар белән көрәш җәелә, кнәз Шуйскийлар алар белән көрәшне тагын көчәйтәләр. Бу нинди андый низаг чыгаручылар икән? Мөселман булган урысларга һәм татарларга каршы көрәш башлану түгел микән? Бу вакытларда бит инде Константинополь төрекләр тарафыннан алынган, исламда булган төрекләр Европага һәм Русиянең көньягына һөҗүм итә башлаганнар. Бу инде, әлбәттә, православие белән ислам арасында дошманлык тудырмый калмагандыр.
Шул ук вакытларда Казанга һөҗүмнәр башлана һәм шәһәр Явыз Иван тарафыннан алына. Аның артыннан ниндидер буталчык сәбәпләр аркасында башланган, тарихчылар тарафыннан аңлаешлы итеп ачыкланмаган “опричнина” дигән канлы чаралар үткәрелә. Имеш, Явыз Иван боярларга каршы көрәш башлаган. Монда да тарихның ак таплары саклана кебек. Ягъни, монсы да өстәге хәлләр белән бәйле булгандыр, ягъни мөселман боярларны юк итеп, халыкны көчләп православиегә кертү баргандыр, дип әйтәсе килә. Мөселманлыкның нәкъ менә югары катлау кешеләре арасында таралган булганлыгы турында язган идек бит инде. Җитмәсә, шушы хәлләрдән алдарак кына Явыз Иван тәхетеннән ваз кичеп, үз урынына Касим ханы булып торган татар Саин Булатны куя (чукынгач, Симеон Бекбулатович, автор). Бу үзе үк бик сәер гамәл. Һәм бу очракта Саин Булатның Бөек кнәз булып калуы бәлки бер дә Явыз Иван кушуы буенча эшләнмәгән булгандыр, киресенчә ул вакыттагы низагларның сәбәбе дә Русия тәхетенә Саин Булат яклыларның дәгъвасы аркасында булгандыр.Чыннан да, әгәр без фаразлаганча, Мәскәү кнәзләре үз хөкүмәтләрен (өстә әйтелгәнчә) Алтын Урданың дәвамы һәм варисы дип исәпләгән булсалар, Саин Булатның да ул тәхеткә дәгъва белдерүе табигый булган булыр иде. Ниһаятъ, иске харитәләрдә ул тирәләрнең Tatariе Moskovite дип язылуы бер дә юкка түгелдер. Саин Булат турында сүз чыккач, әйтеп китик: аның ул вакытта тоткан урыны, вакытлыча булса да Мәскәүнең Бөек кнәзе булып калуы шул чорлардагы урыс-татар мөнәсәбәтләренең, гомумән тарихның ак таплар белән капланган килеш кала бирүе турында сөйли, ахры.
Кайсыбер авторларның 1612 еллардагы низагларда татарларның ныклап катнашуы да өстә әйтелгән фикерләрне җөпли сыман.
Һәм, ниһаять, патриарх Никон 1666 елда “чын” христиан динен кертергә уйлаган һәм болгарлардан христанлыкның “Богомильство” дигән мәзһәбен китергән. Тарихтагы бу дин реформасының, ягни татар һәм урыс мөселманнарны христианга күндерүнең йөзләрчә мең корбаннар бәрабәренә эшләнүе яшерелми һәм хөрмәтле укучы моны хәтерлидер. Ләкин бу гамәл рәсми тарихта дини реформа, ягъни, христианлыктагы күп еллар эчендә җыелган ялгышларны төзәтү, христиан динен тотуны Инҗилдә язылганча үткәрүгә кайту дип аңлатыла. Шул вакытларда инде дистәләрчә мең иске агым яклылар (староверлар) пәйда була. Аларның урманнарда качып төзелгән авылларын (скитларын) яндыру, талау, кыру озак дәвам иткән. Инде аңлашыла булса кирәк, староверлар - мөселман булган урыслар һәм татарлар булганнардыр. Һәрхәлдә, ул староверларның һәм мөселманнарның яшәү һәм дин тоту рәвешендә охшашлыклар озак сакланган («Вестник Европы» № 4 за 1828 год.)
Шушы вакыйгаларның дәвамы буларак без инде татарларны көчләп чукындыруның фаҗигалы дәверләрен беләбез. Ул Казанны алганнан соң 4 ел узгач ук башлана. 1556 елда бу җинаять татарларның көчле баш күтәрүенә китерә һәм чукындыру беразга тукталып тора. Ләкин бу хәлләрне ачыклау бу язмага кертелми.
Ә бит шул вакытлардан 200 – 300 ел элек кенә татар ханнары христиан чиркәвенә, руханиларына чикләнмәгән хокуклар биргәннәр, дип яза рәсми тарих. Һәм бу галәмәтне бер тарихчы да аңлата алмый, янәсе, нигә соң бу ярым кыргый татар – монголлар христиан динен шулкадәрле хөрмәтлиләр. Баксаң, урыс җирләренә татар-монголлар түгел, бергә яки рәттән генә яшәгән мөселман татарлар килгән. Һәм алар үзләре дә хәзер ничек, элек тә шундый тыныч, мәрхәмәтле халык булганнар, һәм алар тоткан ислам дине дә шулай ук башка диннәргә, һәм бигрәк тә христиан диненә карата толерант булган. Бу гамәл Корьән аятьләре күрсәтүе буенча башкарылган. Әлбәттә, шул заманнарда яшәгән урыслар бу турыда яхшы белгәннәрдер, ләкин урыс һәм татар тарихын алар язмаган шул, XVII - XVIII гасырларда аны бөтенләй башкача фикерләүче кешеләр уйлап чыгарган. Аларның максаты чын тарихны ачу түгел, киресенчә, аны яшерү булган.
Ошбу бабны йомгаклау гамәленнән, борынгы славян һәм урыс җирләренең төрле өлешләрендә дин һәм тел куллану вазгыяте төрлечә булган, дип әйтергә кирәктер. Кнәзлекләрдәге төп дин ислам булган, дип әйтергә нигез бар. Моның сәбәбе – гарәп миссионерларының активлыгы һәм тирә - юньдәге халыкларның, шул исәптән славян-урысларның да исламга бирелгәнлеге һәм иң мөһиме – Урда ханнарының, татар халкының исламда булганлыкларыдыр.
Тарихларга кереп калган атаклы княгиня Ольганың да кыпчак кызы һәм мөселман булганлыгы елъязмаларда теркәлгән. Ул христиан диненә Константинопольдә күчкән дип әйтсәләр дә, Византия тарихи чыганаклары моны расламыйлар.
Еллар тезмәсеннән бераз тайпылып булса да, искәртеп үтү лязимдыр: Русиядә ислам бик күп кешеләрне үзенә тарткан, һәм бу бер дә мөселманнардан булган ханнар кушуы буенча барган сөреш булмаган. Һәм бу галәмәт Русиянең алдынгы затлары арасында соңгы гасырларга кадәр күзәтелгән. Бу турыда бөек Л.Н.Толстой фикерен китерү дә җитәдер: “Православиедән исламга күчү турында фикер йөрткәндә, мин мондый күчүне бөтен җаным белән хуп күрер идем. Ничек кенә сәер тоелмасын, миңа, христиан идеалларын һәм христиан тәгълиматын чын мәгънәдә югарырак күргән кешегә, ислам үзенең тышкы формалары белән чиркәү правословиесеннән чагыштыра алмаслык дәрәҗәдә өстенрәк булып күренә. Шулай итеп, әгәр кешегә йә чиркәү правословиесен, яки исламны сайлау турында ике генә юл бирелгән булса, ул бары тик бер генә алла һәм бер генә пәйгамбәр турындагы догматны таныган исламны катлаулы һәм аңлашылмаган Троица, гөнаһыңны йолу, серле йолалар, изгеләр һәм аларның сүрәтләре, катлаулы гыйбадәт кылулары булган правословиедән өстен күрер”. Ясная Поляна, 15 март 1909 ел (автор тәрҗемәсе).
Телгә килгәндә дә хәлләр башкачарак булган, дип әйтергә нигез бар. Борынгы славяннар урыс җирләренең көнбатыш өлешен биләгәннәр, дип әйтергә була, дидек. Көньяк һәм Доннан көнчыгышрак өлеше төрки телле халыклар җирләре булган. Славяннардан һәм кыпчак, мишәрләрдән төньяктарак угро – фин телле халыклар җирләре булган. Димәк, урта гасырлардагы славяннар һәм урыс тарихы - шушы җирләрне сугышып алу һәм яңа кнәзлекләр оештырудан торган, дип әйтергә буладыр.
Соңрак барлыкка килгән Владимир, Суздаль, Муром һәм Ростов кнәзлекләре төньяк – көнчыгыштагы весь, меря, мурома, мещера кабиләләре җирләрендә төзелгәнгә күрә, кнәзлекнең төп теле угро – фин халыклары теле була, ләкин ул тиздән кулланыштан чыга. Ә менә ул вакытларда көчле булган татар - мишәрләр (мещера) һәм ул җирләрнең татар ханнары кул астына эләгүе аркасында татар теле ныклы позиция яулаган.
Гомумән, гарәп галиме Шәрәф әз – Заман Таһир Мәрвази (XII гасыр) урысларны төркиләргә нисбәтли. Ягъни XII гасыр урыслары төркиләр булганнар. Һәм моны елъязмалар да җөпли. Ә 1131 – 1153 елларда Киевта булган Әл – Гарнати шәһәрнең төрки телендә сөйләшкән, төркиләргә нисбәтле халыклар белән тулганлыгын язып калдырган.
Тверь сәүдәгәре А.Никитинның, үзенең өстәрәк китерелгән язмасында, әле Индостанга барып эләкмәс борын ук уңай гына урыс теленнән татар теленә күчеп яза алганлыгы күренә. Бу аның татар телен дә камил белгәнлеген күрсәтә. Ә бит А.Никитин – Тверь кешесе, ул төньяктан, ягъни урысларның генетик яктан “сафрак” булган яклардан. Ләкин анда да татар теле кулланылган.
“Константинопольнең алынуы” дигән язманы башкарган елъязмачы Нестор да үзенең мөселман исемен Искәндәр дип күрсәткән.
Шулай итеп, Русьның төрле төбәкләрендә шундагы халыкларның телләре әле озак сакланган, дип әйтергә була. Мәсәлән, Киев һәм Рязань, Владимир, Мәскәү кнәзлекләрендә төрки – татар теле көчле булгандыр, Бату басып керүеннән соң татар теле бөтенләй көч алгандыр дип, төньяктарак угро – финнарныкы, көнбатыш кнәзлекләрдә славян – урыс теле һәм шулай ук викинглар теле саклангандыр, дип әйтә алабыз. Бу фаразлаулар тарихи чыганаклар тарафыннан да дәлилләнә. Ә хәзерге заман галиме һәм язучысы А.Фоменко турыдан туры әйтә: “Русьта ике сөйләм теле булган – урыс һәм татар телләре”.
Е.Н. Шипованың "Словарь тюркизмов на русском языке" дип аталучы академик сүзлектә дә рус телендәге ике мең татар алынмасы саналган. Кайбер белгечләр, рус телендәге татар, бүгенге көндә татар чыгышлыгы өйрәнелмәгән, ачыкланмаганнарын да искә алганда, төрки-татар алынмалар 40 проценттан ким түгел дип исәплиләр. Әгәр дә фәнни-техник терминнарны кертми исәпләгәндә, рус телендәге татар сүзләре бу нисбәттән күпкә артык. Ә Россия дәүләте барлыкка килгән вакытта, Московия вакытында, бу илнең теле гомумән татарча булган. Мәсәлән, 1589 елда басылып чыккан "Парижский словарь московитского языка» сүзлеге гел татар сүзләреннән тора диярлек.” Ул вакыттагы московитларның телләре ни кадәр дәрәҗәдә русча булганын югарыда күрсәтеп кителгән Владимир Белинскийдан бер өзектән күрәбез: « 1618 елда (Явыз Иваннан соң 32 елдан) инглиз лингвисты Ричард Джемс московитлар телендә барысы 16 рус сүзен тапкан. XVII гасырның ахырында немец галиме Лудольф Мәскәүдә бары 41 урыс сүзе таба. Күп түгел. Калган сүзләр татарча булган. Шул ук вакытта гарәп хәрефләре дә бик киң кулланылган, һәм бу хәл бары тик XVII гасырда гына кими башлый.
Галимнәр әйтүенчә, руслар белән татарлар бер-беренә бик охшашлар. Мәсәлән, генетиклар Елена һәм Олег Балановскийлар хезмәтләре буенча, татарларда да, русларда да шул ук финно-угор халыклары геннары, күпмедер микъдарда монголоидлык геннары бар. Ләкин монголоид геннары электән үк күп халыкларда булганлыкны Мурад Аджи («Тюрки и мир») да җөпли. Ул әле борынгы заманнардан башлап Европага кадәр үк таралган булган.
Ләкин галимнәр XIII гасырларда урыслар белән монголларның ниндидер генетик контактка кергән булганлыкларын инкяр итәләр. Бу исә татар-монгол яуларында монголларның катнашмаганлыклары турында сөйли. Әлеге өстә әйтелгән галимнәрнең фикерен берничек тә инкяр итеп булмый, чөнки генетика гыйлеме белән таныш булган кеше белә: әгәр дә бер кешенең геннарына башка раса геннары килеп эләксә, алар анда юкка чыкмый, алар ул кешенең токымнарында әледән-әле үзләрен күрсәтә, ягъни, европеоид белән монголоид кешеләр җенси бәйләнешкә керсәләр, берничә йөз еллар эчендә европеоидлар арасында монголоидлар артканнан арта барыр иде һәм киресенчә. Без моны АКШ тагы кара тәнлеләрнең артканнан арта баруыннан белә алабыз.
Инде татар-болгар проблемасына әйләнеп кайтыйк. Өстәрәк халыклар алмашыну дип аңлатылган “чылбырны” болгарлар дигән җирендә өзеп, Көнбатыш Төрки каһанлыгына кергән болгарларның, каһанлык таркалгач, Азак һәм Кара диңгез буйларында (Кубань һәм Доннан алып Карпат тауларынача) Бөек Болгария дигән дәүләт төзегән җирендә тукталыйк. Искәртеп кую кирәктер ки, Бөек Болгария һәм Идел – Кама Болгариясе турында монда тәфсилләп язу күздә тотылмый. Кызыксынган милләттәшләребез булса, бу турыда язылган хезмәтләр күп.
Борынгы Хорезм тарихын ныклап өйрәнгән С.П.Толстов ул җирләрдәге кешеләренең, Кара диңгез тирәлегендәге скифлар кебек үк, Кама тирәсе халыклары белән күптәнге бәйләнешләре булганлыгын ачыклый. Шуннан чыгып, С.Толстов болгарларның Кама, Кара диңгез һәм Көнбатыш Себергә бер үк вакытта килеп чыккан булулары мөмкинлеген яза (Толстов С.П., 1948). Бу исә Идел буена болгарларның беренче дулкыны, бәлки, һуннар вакытында күчкән булганлыгын сөйлидер.
Бу турыда башка авторларның фикерләрен дә китерергә була. Мәсәлән бик җитди тикшеренүләр үткәргән ике авторның язмалары буенча, төрки халыкларның һәм шул исәптән булгарларның да борынгы дөньяга килгән җирләре Идел – Урал җирләре булган [Лайпанов К.Т., Мизиев И.М., 1993, 16—28]. Булгарлар турында бу, әлбәттә, яңа сүз, чөнки без аларны Азак диңгезе тирәләреннән Идел-Дон буйларында VII-VIII гасырларда хәрәкәт иткәнлекләрен укыйбыз. Әмма, галимнәр тарафыннан мондый мәгълүматлар бирелгән икән, бу турыда искәртеп китү кирәктер.
Бу турыда “Татарларның ата – бабалары” һәм “Татарларның теле һәм моңы” дигән бабларда да байтак кына мәгълүматлар бирелгән иде инде.
Искәртеп куйыйк ки, бу язмада Кара диңгез һәм Азов диңгезе тирәләрендәге, аннары Идел - Кама болгарлары күздә тотыла.
Болгар галиме Петр Добрев әлеге болгарларның иле Бөек Болгариянең борынгы акацирлар (маҗарлар / мишәрләр) дәүләте уртасында төзелгән булганлыгын искәртә. Аның башкаласы Таманьда, хәзерге Сенной дигән станция тирәсендәге борынгы Фәнагүр (Фанагория) булган. (Әйтеп китик, бу язманың авторы Таманьга болгар эзләрен эзләп барган вакытта, Сенной станциясе - Керчька чыга торган паром эшен тәэмин итүче кечкенә генә поселок иде. Ләкин шуннан бер-ике чакрымдагы еракка сузылган калкулык астында Фәнагүр шәһәренең хәрабәләре түземсезлек белән татар археологларын көтүе аңлашылды. Анда элек Бөек Болгариянең башкаласы булырлык башка урын юк иде. Ә шул тирәдә эшләгән археологлар грек корылмалары эзләрен табарга тырышалар иде.).
635 елда Дуло кабиләсенең оногур ыруыннан булган Бөек Болгар ханы Кубратның Рум (Византия) белән солых төзегәнлеге тарихта билгеле. Бу исә болгарлар иленең мәшһүр Рум дәүләте белән рәттән торырлык көчле булганлыгын күрсәтә. Кызганычка каршы, 642 елда Кубрат ханның дөньядан китүе күрше Хәзәр һаканының Бөек Болгар җирләрен сугышып алу ниятен көчәйтә. Ниһаять, болгарлар иле хәзәрләр белән сугышларда җиңелә һәм шуннан соң таркала башлый. Бу галәмәтнең тагын бер сәбәбе бар: Кубрат хан вафат булгач, аның уллары тәхет дәгъвалашып үзара низагка керәләр һәм илне көчсезләндерәләр. Хәзәрләр, шуннан файдаланып, Болгар җирләрен үз кулларына төшерәләр. Болгар халкының бер өлеше Кавказ тарафына, күпмедер өлеше Гарәбстанга күчә, ә Кубратның улы Аспарухка ияргән зур төркеме көнбатыш тарафына юнәлә һәм хәзерге Болгария дигән дәүләтнең (681 елда барлыкка килгән) төп халкын тәшкил итә. Ул, славяннар һәм Византия белән көрәшләрдә, үзенең төрки телен саклап кала алмый, берничә йөз ел эчендә башта христиан диненә, аннан соң славян теленә күчәргә мәҗбүр була. Шунсы кызык, хәзерге славян төркеменә кергән халыклар (шулай ук руслар да) үзләренең борынгы теле дип борынгы болгар телен атыйлар (өстәрәк русларның теле борынгы заманда төрки теле булганлыгы турында язылган иде инде). Ә борынгы болгар теле (шулай ук язма теле дә) төрки тел булган бит ул. Шулай итеп, өстәрәк язылган, Киев Русе төрки телле булган дигән тезис монда да ныгытыла. Ләкин тегендә көнчыгыш галимнәре тарафыннан болгарлар турында хәбәрләр бирелмәгән иде. Бу бераз аптырата төшә. Борынгы болгарларның әле Азак диңгезе яныннан таралып, күченеп беткәнгә чаклы ук бик куәтле булганлыклары, күршеләренә, шул исәптән славяннарга зур йогынты ясаганлыклары һәм славяннарның нәкъ менә болгар телендә сөйләшкәнлекләре җөпләнми. Ә бит киң таралган тарихи сәхифәләр буенча болгарларның Азак диңгезе тирәсендәге ханлыгы тарихта әйтелгәнгә караганда күпкә зуррак, киңрәк, Идел-Дон-Днепр буйларына кадәр сузылган булган. (Дөрес, монда бер шик кала: урыс тарихчылары үзләренең борынгы замандагы төркилеген болгарлыкка нисбәтле дип үзгәрткән булулары да мөмкин, чөнки бу алар өчен отышлырак, дип исәпләнә ала, чөнки болгарлар, бигрәк тә Европада урнашып калганнары, цивилизациялерәк дип саналалар бит. Ә бу инде болгар факторының татар тарихындагы ролен дә күпертү булыр иде. Ә бәлки бу шулай булгандыр да.).
Болгарларның бер өлеше, кабарда кавеме белән кысрыкланып, Кавказ таулары итәгенә сыенырга мәҗбүр булалар һәм бүгенге көнгә кадәр шул урыннарда балкар һәм карачай халыклары исеме астында яшиләр (Н. А. Караулов. “Балкары на Кавказе”.— “Сборник материалов для описания местностей и племен Кавказа”. Вып. 38, Тифлис, 1908, с. 132—133).
Тагын бер болгарлар төркеменең элек яшәгән тирәләрдә калганлыгы һәм хәзәрләр кул астында булып, тирә-яктагы кавемнәр белән сугышларда катнашуы билгеле. Болар үзләре “йомры баш сөякле һәм монголоид катышмалы халык булып, VIII – X гасырлардагы салтово-маяк археологик культурасына нисбәтле кабиләләр булганнар” (Плетнёва С.А.Хазары. 1986). Болар билгесез ф